5 ел элек, 2017 елның 11 августында Татарстан белән Русия арасындагы Шартнамәнең мөддәте чыкты. Мәскәү аерым татар активистлары тарафыннан чираттагы алдау дип бәяләнгән бу килешүне яңартудан баш тартты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Чехиягә килгәч, Азатлыкның Шартнамәне озайту турындагы соравына җавап биреп, чираттагы күргәзмәдә пәрәмәч турындагы сорауга җавап биргәндәй, кашларын сикертүле гадәти елмаюы белән, "әле вакыт бар" дип җавап биргән иде. Әмма аның Мәскәү алдында бу мәсьәләне күтәрүе турында хәбәрләр булмады.
Татарстан дәүләт шурасы рәисе вазифасын биләүче Фәрит Мөхәммәтшин да халыкны "әле вакыт бар" дип тынычландырды.
Мөхәммәтшиннең да Шартнамә мөддәтен озайту мәсьәләсендә вәгъдә ителгән "интенсивлыгы" күренмәде. Татарстанда президенттан соң икенче иң җаваплы кеше булырга тиешле Дәүләт шурасы рәисе "әле вакыт бар" дигәннән соң бер ел узгач, Мәскәү шартнамәне гамәлдән чыгарганда да, ул тагын "легитимлык" сүзләрен кабатлау белән генә чикләнде.
Татарстан конституциясенең беренче маддәсендә үк республиканың Русия белән, шул исәптән Шартнамә нигезендә, "берләшүе" язылган. Бу маддә әлегә кадәр гамәлдә санала (дөрес, Татарстан җитәкчелеге инде Конституциянең үзгәртеләчәген белдергән иде).
1990нчы еллар башында, Татарстан суверенитеты дип баш күтәргәндә республика белән Русия арасында тигез хокуклы килешү төзү тирәсендә зур бәхәсләр туды, Шартнамә Татарстан киләчәге өчен Конституция һәм Суверенлык турында декларациясе белән беррәттән мөһим документ буларак кабул ителде. 1994 елның 15 февралендә имзаланган беренче Шартнамә Татарстанның суверен ролен билгеләде, күп кенә өлкәләрдә республика мәнфәгатьләрен яклады.
2007 елның 26 июнендә икенче Шартнамә кабул ителде, аны Русия президенты Владимир Путин белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев имзалады, 24 июльдә ул федераль канун белән расланды. Бу Шартнамә текстында элекке казанышлар юкка чыкты диярлек, шулай да, аерым мөһим позицияләр калды: татар теле статусы, президент вазифасы һәм башкалар.
2017 елда, Шарнамә мөддәте тәмамлануга Татарстан җәмәгатьчелеге бу мәсьәләне янә күтәрергә тырышты, яңа Шартнамә кирәклеген белдерде. Ләкин федераль үзәк инде Татарстанның аерым статусы белән килешә алмады, яңа килешү төзелмәде.
Татарстан Мәскәү белән аерым шартнамәсез инде 5 ел яши. Бу төрле өлкәләргә тәэсир итте, Татарстан нәрсәләр аерым тармакта югалтулар кичерде, артка чигенде.
Мәктәпләрдә татар теле
2017 елда ук, Шартнамәнең мөддәте тәмамлану белән, республикада тел низагы калкып чыкты. Путин таләбе белән мәктәпләргә прокурорлар юл тотты, татар теле укытучыларын һәм мәктәп мөдирләрен куркытып, татар телен кысарга куштылар. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теле бары ихтыяри рәвештә, ата-аналар гаризасы нигезендә һәм атнага ике сәгать кысаларында гына укырга рөхсәт ителәчәген белдерде. Татар балаларының мәктәптә үз ана телләрен элеккечә өйрәнүгә хокукы булуын яклаучыларны экстремизмда гаепләү дә яңгырады.
Татарстан көрәшеп карады, ләкин федераль үзәк үзенекен итте: 2017 елдан татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылмый, аны ата-аналар гаризасы белән генә укып була, күп кенә мәктәптә татар теле атнага 2 сәгать кенә укытыла.
Президент атамасы
2010 елдан бирле федераль үзәк милли республика башлыкларын президент дип атауга каршы чыкты, моның өчен Русия парламенты махсус канун да кабул итте. Татарстан канун кушканча 2015 елда да, 2016да да президент вазифасы бетермәде, каршы тора алды. Моны шул исәптән Шартнамә Татарстанга биргән махсус статус белән аңлаттылар. Ахыр чиктә Шартнамәсез махсус статус та юкка чыкты, 2021 елның азагында кабул ителгән "Русия субъектларында хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында" исемле канун төбәк башлыкларын президент дип атауны тыя. Татарстан канунга буйсыначак дип белдерелде, төзәтмәләр сентябрьдә булыр дип көтелә.
Федератив мөнәсәбәтләрнең тәмам юкка чыгуы
Шартнамә булган чакта республика рәсмиләре тарафыннан еш кына федерализм турында ишетергә мөмкин булды, Татарстан президенты берничә тапкыр федераль дәрәҗәдә төбәкләрдән акча тартып алмагыз дип тә белдерде. 2017 елдан соң республиканың үзендә дә федерализм сүзен сирәгрәк куллана башладылар, федераль дәрәҗәдә исә аны гомумән оныттылар диярлек.
Югарыда инде телгә алынган "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" кануны да төбәкләрнең күп кенә хокукларын юкка чыгарды. Белгечләр Русиянең унитар дәүләткә таба баруын кисәтә.
"Хәзер барысы да җитәкчелекнең үзара ничек килешүенән тора"
Заманында Татарстан белән Русия арасында Шартнамә төзү эшендә актив катнашкан дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан президентының элекке дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов фикеренчә, соңгы 5 елда Татарстан күп юнәлештә алга бара, аеруча икътисади яктан үсеш сизелә. "Ниндидер өлкәдә яхшы, ниндидер өлкәдә начар, бу кешенең карашыннан тора", ди ул.
Рәсми рәвештә мондый документның хәзер кирәге, кызганыч, юк
— Шартнамә мәсьәләсе бүгенге көндә кызык түгел. Барысы да җитәкчелекнең үзара ничек килешүе, акчаны ничек бүлүеннән тора бит. Әйтик, Татарстан җитәкчелеге Русия җитәкчелеге белән ничек килешә – менә шул хәзерге шартнамә. Рәсми рәвештә мондый документның хәзер кирәге, кызганыч, юк.
Татарстан җитәкчесе кем дип аталуы бик әһәмиятле түгел, иң мөһиме республиканың үзенең булуы, — ди Хәкимов.
Президент атамасы мәсьәләсендә баш ватарга кирәкми, ди ул.
— Бүген республика өчен иң зур сорау: акчаны кайдан табарга. Мәскәү Татарстанга җыйган салымнардан акчаның бер өлешен аерым бирә, чөнки Татарстан бүген Мәскәү өчен таяныч. Тагын кемгә таянырга тиеш ул? — ди Хәкимов.
Татарстан мәктәпләрендә татар теленең дәрәҗәсе төшүе дә беренче чиратта Татарстанның үзеннән тора, дип саный галим.
Балаларның татарча сөйләшү, сөйләшмәве Мәскәүдән түгел, үзебездән тора
— Татар теле бездә барыбер бар, без аның язмышын үзебез хәл итәбез. Хәзер бөтен мәсьәлә – балалар татарча сөйләшәме, юкмы. Бу Мәскәүдән тормый, үзебездән тора. Мәктәпләрдә аны укыту сыйфатыннан, дәрәҗәсеннән тора. Мәҗбүр итеп кенә аны укытып булмый. Безнең мәктәпләрне күргәнсездер, Америкадагыдан да ким булмаган авыл мәктәпләре дә бар бит безнең! Эчтәлеген әйтә алмыйм, анысы башка мәсьәлә, ләкин безнең мәктәпләр шәп, — дип сөйләде Азатлыкка Рафаэль Хәкимов.
"Шартнамәсез 5 ел эчендә Татарстан дәүләтчелек символларын югалта бара"
Татарстан белән Русия арасында Шартнамәне юкка чыгуның төп нәтиҗәсе – Татарстанның махсус сәяси статусын югалтуы, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин. Шартнамә юридик һәм хокукый яктан мөһим документ иде, ди ул.
Шартнамәнең юкка чыгуы республиканың төрле юнәлештә югалтуларына сәбәпче булды
— Шартнамәнең юкка чыгуы республиканың төрле юнәлешләрдә югалтуларына сәбәпче булды. Мәгариф системы өлкәсендә чигенүләр, мәктәптә татар телен югалту да моңа бәйле, чөнки тел – сәяси күренеш. Татарстан президенты атамасының бетерелүе дә шул чылбырның дәвамы. Татарстан Шартнамәсез 5 ел эчендә дәүләтчелек символларын югалта бара, — ди Айсин.
Федераль үзәктән басым моның белән генә чикләнмәячәк, сентябрь аенда Татарстан конституциясен үзгәртү дә планлаштырыла, дип искәртә ул.
— 2020 елда Русия Конституциясе үзгәрешләре белән Татарстан да үз Конституциясен һәм кануннарын үзгәртергә мәҗбүр. Шунда безнең президент атамасы да алып атылачак, Татарстанның Русия белән мөнәсәбәтләрне Шарнамә нигезендә төзелү дигән сүзләр дә юкка чыгачак дип уйлыйм, — ди сәясәт белгече.
Хәзерге вазгыятьтә Татарстан җитәкчелеге килешү темасын күтәрә алмый, ләкин киләчәктә аңа кайтырга мөмкин булачак, дип саный ул.
Русиядәге хәзерге сәяси режим вакыты чикләнгән, барыбер яңа федерализм кирәк булачак
— Алга таба Русиядә сугыш нәтиҗәсендә булачак үзгәрешләр федерализм, төбәкләр хокуклары, милли республикалар мәсьәләләрен көн кадагына кайтарачак. Русиядәге хәзерге сәяси режим вакыты чикләнгән, барыбер яңа федерализм кирәк булачак. Русияне хәзерге чикләргә бары тик Путин системы гына тота, ул киткән очракта режим үзгәрәчәк.
Җәмәгать эшлеклеләре, ирекле булган сәясәтчеләр федерализм һәм Татарстанның Русиядәге урыны турында фикер алышырга, бу теманы даими күтәрергә тиеш. Русиянең киләчәге Татарстан киләчәгенә дә бәйле. Татарстан – федерализмның әйдәманы, республикага бу статусны югалтырга ярамый. Ходорковский һәм башка либераллар да Русия киләчәге турында сөйләшкәндә, федерализм һәм республикаларга урын табылмый. Ачыктан-ачык республикаларны бетерергә кирәк диючеләр дә бар. Шуңа Татарстан җәмәгатьчелеге, экспертлар аларга каршы үз тавышын яңгыратырга, республика хокукларын якларга тиеш, — диде Азатлыкка Руслан Айсин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!