14 декабрьдә Русия думасында өченче укылышта кабул ителгән канун өлгесе Русия төбәкләрендәге дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны, аерым алганда, төбәк җитәкчеләрен "Русия федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимиятне — "Русия федерациясе субъекты хөкүмәте" дип атауны күз уңында тота. Бу Татарстанда президент атамасы кала алмый дигән сүз. Моннан тыш, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк тапкыр сайлана алачак.
Документта шулай ук төбәк норматив актлары Русия конституциясенә һәм федераль кануннарга каршы килмәскә тиеш диелгән.
Азатлык сораштырган белгечләр әлеге канунның кабул ителүен федераль үзәкнең төбәкләр вәкаләтләрен тагын да кысарга тырышуы дип саный.
Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко президент атамасын саклап калу өчен Татарстан, аерым алганда депутатлар мөмкин кадәр үз каршылыгын күрсәтте дип саный.
— Русия инде федерация сыйфатларын югалта бара. Ил империя унитаризмына таба омтыла. Федерация ул төбәкләр хокуклары. Төбәкләр хокуклардан мәхрүм кала. Барысы да үзәкләштерелә. Бу аяныч сәясәт илнең таркалуына китерәчәк.
Татарстан каршы торырга теләген күрсәтте. Ул аны конституцион, цивилизацияле юл белән эшләде. Нәкъ шул теләк бүгенге көндә төбәк буларак Татарстанның статусын билгели. Татарстан Дәүләт шурасындагы тавыш бирүне (Татарстан парламенты канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты - ред.) читләтеп узу мөмкин түгел. Шуңа һәрбер төбәк белән ул төбәк рөхсәт иткәнчә мөгамәлә корачаклар.
Каршы торырга тырышу факты үзе үк Казанны сәясәттә киләчәкне формалаштырачак стратегик нокта буларак күрсәтә
Татарстан, Саха республикасы яисә Ненец бүлгесенең каршы чыгуы аларга карата хөрмәт һәм тирән ихтирам уята. Минемчә, бу киләчәктәге ирекле Русия федерациясе нигезенә салына торган ташлар. Төбәкләр берлеге, халыклар берлеге, барысына да тигез карашны күздә тотучы хокуклар булачак. Шуңа бу хәлгә хәзер бәя бирү кирәкми. Каршы торырга тырышу факты үзе үк Казанны сәясәттә киләчәкне формалаштырачак стратегик нокта буларак күрсәтә, - ди Шевченко.
Cәясәт белгече Руслан Айсин бу канунның кабул ителүе федерализм калдыкларыннан арыну дип саный.
— Бүгенге вакыйга рәсми рәвештә Русиянең федератив нигездән баш тартуын аңлата. Моны кабул итү авыр, әмма дәүләт унитаризмга таба бара. Узган ел Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, бу канун да шул кысаларга сыя. Русия президенты вазифасын көчәйтү, төбәкләрнең вәкаләтләрен киметү, бөтен идарәне федераль үзәккә алу, муниципаль хакимиятне кулсыз калдыру — системлы эшнең дәвам итүе. Русия постимперия статусына күчә.
Киләсе адым — республикаларны бетерү
Киләсе адым — республикаларны бетерү. Путинның Русия кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән очрашуында режиссер Сергей Сокуров белән сөйләшү дә моны күрсәтте. Имеш, республикалар урыс милләте мәдәнятен, рухи тормышын көйләргә авырлыклар тудыра дигән фикер яңгырады. Бер милләт, бер патша, бер дин концепциясен тормышка ашыру Мәскәү өчен уңай идарә итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан соңгы булып федерализм, демократик принциплар өчен көрәш алып барды, әмма аның көче чикләнгән. Президент иснтитуты символик мәгънәгә ия, әмма төбәкләрдә бернинди вәкаләт калмаса, Татарстанның сәяси вәкаләтләре чикләнсә, ул республика булудан туктаячак, - дип белдерде Айсин Азатлыкка.
Элекке совет илләре белгече, АКШта яшәүче Пол Гобл бу канунга кадәр дә Русия инде күптән федератив дәүләт түгел иде ди.
— Инде хәзер дә Русияне федерация дип атап булмый. Путин 1993 елгы Конституциядән калган аз санлы маддәләрне дә йолкып бетерде. Хәзер ул сакланып калган берничә символга һөҗүм итә. Чынбарлык үзгәрде инде, - ди сәяси аналитик. Ул шулай ук Русия президентының бик тупас эшләвенә игътибар юнәлтә. — Путин моны шул кадәр тупас һәм каты кул белән эшли ки, ул нәкъ менә үзе теләмәгән нәрсәгә — төбәкләрдә, республикаларда каршылыкның көчәюенә һәм хәтта сепаратизм турында сүзләрнең яңадан әйләнеп кайтуына ирешергә тырыша диярсең. Сокуровның күптән түгел әйткәннәре моңа бер мисал, - ди Гобл.
Riddle аналитик журналы белгече Павел Лузин да американ эксперт белән килешә. Аның фикеренчә, бу канун Русия Конституциясенә 2020 елда кертелгән үзгәрешләрнең дәвамы.
Яңа канун бу яңа системны эшләтеп җибәрү өчен кирәк
— Бу канун 2020 елда Конституция үзгәртелгәннән соң кануннарны яңарту контекстында кабул ителә. Нәкъ менә Конституциядә җирле үзидарә Русиядәге бердәм хакимият системының бер өлешенә әверелүе турында язылган. Шулай итеп, ул инде үз автономиясен югалтты, һәм яңа канун бу яңа системны эшләтеп җибәрү өчен кирәк, - ди сәясәт белгече.
Аның сүзләренчә, автономлыкны де-юре югалту бары гамәлдәге нәрсәләрне теркәп кую гына.
— Шул ук вакытта автономияне де-юре югалту — узган 15 елда урнашкан нәрсәне, Русиядәге җирле үзидарәнең финанс ягыннан төбәк хакимиятенә бәйлелеген теркәп кую гына. Икенче төрле итеп әйткәндә, 2000нче еллар урталарыннан Кремль губернаторларны төрле сәяси механизмнар аша контрольдә тота, ә губернаторлар җирле үзидарәне акча ярдәмендә контрольдә тота, - дигән фикердә Лузин.
Ул шулай ук җирле үзидарә турында канунны үзгәртүне дә искә ала.
— 2019 елның язында Русиядә үзгәртелгән җирле үзидарә кануны гамәлгә керде. Ул 2025 елга кадәр күчеш чорын күздә тота. Шул вакыт эчендә Русиядәге ике өлештән торган җирле үзидарә системы (муниципаль район —> шәһәр/авыл җирлеге) бер генә өлештән торган системга (шәһәр/муниципаль бүлге) үзгәртелә. Төбәк башкаларында мэрларны турыдан-туры сайлауның инде күптән бетерелүен дә онытмагыз. Нәтиҗәдә бу канунның Русиядә җирле үзидарәне юк итү эшен формаль рәвештә тәмамлаучы документ кына булуы күренә, - ди аналитик.
Лузин илдә агломерацияләрне күтәрүне дә шул сәясәтнең бер өлеше итеп күрә.
Хакимият илдә булган социаль-икътисади процессларны үз контроленә алырга тырыша
— Моннан тыш, Кремльнең агломерацияләрне үстерү идеяләре һәм проектлары да шул ук сәясәтнең бер өлеше. Русия хакимияте сәяси яктан бәйсез җитәкчеләре булган зур шәһәрләрнең һәм бәйсез җирле үзидарәләрнең киләчәктә үзенә каршы чыга алуыннан бик курка. Шуңа күрә, хакимият илдә булган социаль-икътисади процессларны үз контроленә алырга тырыша, - ди Павел Лузин.
Сәясәтче, Русия яшь сәясәтчеләр шурасы әгъзасы Дмитрий Бридже шулай ук Русия хакимиятенең үзәкләштерелүен әйтә. Ул моны федарализм кризисы дип атый. Аның фикеренчә, Русия җитәкчелеге илнең күп проблемнарын үзе генә чишә ала дип санап, үзәкләштерү сәясәтен актив алып бара.
— Хәзер хакимият узурпациясе бара. Федераль хакимият үз позициясен ныгытырга тели. Күпчелек төбәкләр Кремль белән килешми. Куркудан, Кремль барысын да үз кулына алырга тырыша, - ди ул.
Бридже сүзләренчә, Кремльнең контрольне югалтудан куркуы һәм мөмкин "тәртипсезлекләр" төбәкләрне үзәкләштерүгә генә түгел, ә медиа һәм журналистларны эзәрлекләүгә һәм аларга "ят агент" дигән тамгалар тагуга китерә.
- 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы каршы чыкты.
- Хәзер канун өлгесе Ферерация шурасында расланырга һәм Русия президенты тарафыннан имзаланырга тиеш. Президент имзалаганнан соң аның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
- Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калды.
Татарстанда президент атамасы
Татарстанда президент вазифасы республиканың Югары шура президиумы рәисе вазифасын алыштырды. 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Ул шулай ук 1996 һәм 2001 елгы сайлауларда җиңде. Русиядә төбәк башлыкларын сайлау кире кагылгач, 2005 елда Шәймиев президент вазифасына Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан расланды. Ул президент вазифасында 4 мөддәт булды.
2010 елда Татарстан президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кереште. 2015 һәм 2020 елларда халык сайлавында ул икенче һәм өчен мөддәткә президент булып сайланды.
2010 елда Чечня президенты Рамзан Кадыйров төбәк башлыклары президент дип аталырга тиеш түгел дип белдерде, үз республикасында бу атаманы юкка чыгарды. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде.
2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде. Татарстан исә үз җитәкчесе исемен алыштырмады, Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде.
Татарстан түрәләре республиканың үз җитәкчесе президент дип атау хокукы бар дип белдереп килде. Әйтик, Татарстан парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү – фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый" дип әйткән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде.
2015 елда Русия президенты Владимир Путин да "Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен" дип белдерде. “Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу – Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте икән... Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татартстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме”, диде ул.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!