Татар конгрессы корылтаенда Русиянең Украина сугышын хуплау резолюциясенә каршы чыгучылар арасында Мәскәүдән вәкил буларак катнашкан җәмәгать эшлеклесе, журналист Халидә Хәмидуллина да булган. Бу хакта ул LiveJournal-да "Заметки с полей юбилейного, восьмого сьезда ВКТ" язмасында язды. Хәмидуллина күп делегатлар резолюциядә язылганнар белән танышырга да җитешмәде дип саный.
— Бу резолюцияне 20 минутлык тәнәфес вакытында тараттылар. Ул вакытта кемдер бәдрәфкә барды, кемдер фотога төште. Шуңа алар бу резолюцияне карап та тормаганнардыр.
Мин карадым да, анда татарларның үзләрен яклый белмәүләрен күрдем.
Мисал өчен "Бөек Җиңү яулаган буынның варислары һәм олы югалтулар хисабына Бөек Ватан сугышында уртак җиңүгә зур өлеш керткән халыкның дәвамчылары буларак, без нацизмның дөньяда яңадан баш күтәрүенең теләсә нинди чагылышларына каршы булуыбызны белдерәбез һәм барлык милләтләрне, халыкларны милләтчелек карашлары, шул исәптән, шовинизм, фашизм, расизм, ксенофобия һәм антисемитизм яклы яисә аларның таралуын хуплаучы сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләргә каршы көрәшүдә, шулай ук тарихны "яңадан язарга" һәм аны бозып күрсәтергә омтылучыларга каршылык күрсәтүдә берләшергә чакырабыз" диелгән.
Миңнеханов, Шәйхразиев беренче чиратта үзләренә кое казымыйлармы?
Менә бу "милләтчелек карашларына каршы көрәшергә чакырабыз" дигән сүзләргә хәйран калдым. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев беренче чиратта үзләренә кое казымыйлармы? 1930нчы елларда милләтчелеккә каршы көрәшү буларак, бар татар халкының зыялылары репрессияләнде. Тарихчылар, тюркологлар, милли лидерларны юк иттеләр. Иртәгә шул ук Миңнехановны да милли конгресс уздырган өчен репрессияли алалар бит. Шулай түгелме? Резолюциядә беренче чиратта мине шул аптыратты.
Икенчедән, Русиядә таралган татарофобия, исламофобиягә каршы көрәш турында резолюциядә бер сүз дә юк. Бу мәсьәләгә игътибар итүче дә булмады. Мөселманнар пробелмнары телгә алынмады. Коллык психологиясе хөкем итә һәм җитәкчеләр шуның белән чирли.
Мәскәүдә яшәсәм дә, Татарстанда еш булам, әмма теләгәнчә иркенләп татарча сөйләшә алмыйм. Кибетләрдә дә, хакимият биналарында да "татарча аңламыйбыз, татарча мөрәҗәгать итмәгез" дип кисәтәләр. Бөгелмәдә хастаханәдә яткан идем, анда беренче көннән үк шулай кисәтеп куйдылар. Бу проблем бит башлыклардан килә. Татарстан җитәкчеләре төрле илләргә, төбәкләргә барып, татарларны таныта, әмма беренче чиратта республикада татарлар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга, аларның хокуклары якланырга тиеш.
— Димәк, сезне резолюциядә күп әйбер канәгатьләндермәгән булып чыга?
— Анда бит резолюциянең кайсы өлешен яклыйсыз, кайсы өлешен юк дип сорамадылар. Шуңа мин каршы булдым.
— Резолюцигә каршы булуын белдереп, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова залдан чыгып китте. Сез каршылыкны ни рәвешле белдердегез?
— Фәүзия Бәйрәмова сугышны яклаучы эчтәлектәге резолюциягә каршы булачагын алдан ук төрле социаль челтәрләрдә язды, журналистларга сөйләде. Аның карашын бөтенесе алдан белде.
Тавышларны санау комиссиясе эшләмәде
Мин каршы булуымны ничек күрсәтәмме? Барыбызның да мандатлары бар иде. Шәйхразиев: "Кем каршы?" дип сорагач, мин мандат тоткан кулымны өскә күтәрдем. Миңа урын зал уртасында бирелгән иде. Шуңа Фәүзия Бәйрәмова кебек басып чыгып китү мөмкинлеге булмады.
Әмма минем каршы кул күтәрүемнән дә, Фәүзия Бәйрәмова чыгып китүеннән дә файда юк, чөнки тавышларны санау комиссиясе эшләмәде. Хуплаучы һәм каршы булучыларның тавышлары саналмады. Шәйхразиев: "Күпчелек тавыш белән резолюция кабул ителде", диде дә бетте.
Җитәкчеләр бит өстән куелган. Араларында хәрбиләр күп. Алар — боерыкларны үтәүчеләр. Үтәмисең икән — сатлыкҗан. Бу совет заманыннан ук шулай бара.
Татарларда аңлатучы, үзе артыннан милләтне алып баручы лидер юк. Милли шурага да бик шикле кешеләр кертелде. Мисал өчен, Перудан татарча белмәгән Алисә Гыйләҗеваны кертүдән ни мәгънә? Баласы татарча белми, католик динендә. Андыйларга өстенлек, ә шул ук вакытта милләт өчен көрәшүне бер куркыныч әйбергә әйләндереп куйдылар. Болай да татар халкы бетү алдында тора. Азсанлы халыкка әйләнеп, башкаларга тирес булып баруыбыз артканнан-арта.
Әлбәттә, корылтай татар телендә генә алып барылды, шунысына бик шатландым. Башка документлар ике телдә булса, резолюция бары татар телендә генә иде. Моңа да сөендем. Татар телен өйрәнүгә бер этәргеч.
— Бәлкем резолюциянең татарча гына булуы, татарча белмәүчеләр укып, сугышны яклап тавыш бирүләрен аңламасыннар өчен махсус эшләнгәндер. Резолюцияне укып ишеттерделәрме?
— Юк, укымадылар. Әмма татарча гына булуына шатмын.
— Резолюцияне хуплаучыларны һәм каршыларны санамадылар, дидегез. Киләчәктә сезне дә сугышны яклап тавыш биргәннәр исемлегенә кертерләр дип борчылмыйсызмы?
— Минем намусым чиста. Видеодан барысын да күреп була. Каршы кул күтәрүем тарих өчен сакланып калачак. Болай беркем алдында да дәлилләргә җыенмыйм.
— Мәскәүдән ничә делегат катнашты, алар сезнең каршы тавыш бирүегезне белделәрме?
— Мәскәү шәһәреннән корылтайда барлыгы 35 кеше катнашты. Алар арасында делегатлар да, кунаклар да булгандыр. Мәскәү өлкәсеннән дә катнашучылар булды. Күбесе элекке корылтайларда катнашып килгән кешеләр.
Алар корылтай беткәч "Записки с полей съезда язмасын" укыдылар, әмма фикерләрен белдермәделәр. Күп татарлар пропаганда корбаннары. Дәүләт пропагандасы көчле. Татарлар һәрвакыт репрессиядән зыян күреп килде, куркуда яшәде. Хәзер тыныч тормышта яшәгәч, шуңа барысы да канәгать булып, Мәскәү сәясәтен хуплый, Путинга рәхмәт әйтә.
— Кайбер чит ил татарлары, корылтайда сугышка каршы резолюция кабул ителү мөмкинлеген чамалап, чарага килмәскә булды. Сез алар белән килешәсезме?
— Һәркемнең моңа хокукы бар. Бу да позиция. Кемдер килеп каршы кул күтәрде, кемдер килеп тормаска булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум