Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон Русия үз гаскәренең санын арттыра алмас дип фаразлый


Украинага каршы сугышта дистәләгән мең хәрбине югалтканнан соң, Владимир Путинның хәрби хезмәткәрләр санын 1 миллион 150 мең кешегә кадәр арттырырга дигән фәрманы, мөгаен үтәлмәс дип саныйлар Пентагонда. Украинага бәреп кергәнче дә Русия гаскәренә 150 мең хәрби җитмәгән булуы бар, диелә.

Украинага каршы сугышта дистәләгән мең хәрбиен югалтканнан соң, Русия хакимиятләре гаскәр санын арттыруда зур авырлыклар кичерә. Владимир Путинның хәрби хезмәткәрләр санын 1 миллион 150 мең кешегә кадәр арттырырга дигән фәрманы, мөгаен үтәлмәс, дип белдергән 29 августта, репортёрлар белән очрашуда Пентагонның исеме күрсәтелмәгән югары дәрәҗәле вәкиле.

"Бу омтылышның уңышлы булуы икеле. Украинага бәреп кергәнче дә Русия гаскәренә 150 мең хәрби җитмәгән булуы бар", дигән Пентагон вәкиле.

Аның сүзләренчә, контракт нигезендә алынган хәрбиләрнең күбесе - өлкән яшьтә, начар өйрәтелгән һәм хәрби хезмәт өчен физик яктан әзерлексез. Пентагон аналитиклары бу сәбәпләр аркасында, хәрби хезмәткәрләр санын арттырырга тырышу Русия гаскәренең сугышка яраклылыгын арттырмаячак, дип нәтиҗә ясаган.

Август башында АКШ саклану министры урынбасары Колин Кол Русия Украинада 70-80 мең хәрбиен югалтты, алар яки яраланган яки һәлак булган, дип бәяләде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

29 августта Башкортстанның Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарының хәрби күнегүләрен тәмамлап сугышка китүе хәбәр ителде.

Ә Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" белән "Тимер" милли батальоннарга кешеләрне җыю эшен дәвам итә. Бу эш киң җәелә, сугышка барырга кыстаган реклам төрле җирдә: медиа, урам элмә такталары, банерларда да чыга. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ихтыяриларга өстәмә акча түлим дип вәгъдә итә, төрле дәүләт програмнарыннан кулланырга мөмкинлек булачак дип әйтелә. Үгетләү төрлечә бара. Кемдер бу кармакка эләгә.

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышыннан Татарстанга бүгенге көнгә кимендә 109, Башкортстанга 164 кешенең җәсәде кайтарылды. Төгәл саннар беркайда да юк, бу – Азатлык төрле рәсми чыганаклардан туплаган сан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG