Татарстанда һәм Башкортстанда коронавирус янә баш калкыта башлады. Татарстанда рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә 828 кешедә вирус ачыкланган, 86 кеше хастаханәгә салынган, үлүчеләр юк. Башкортстанда узган тәүлектә 503 кеше ковид йоктырган, 53 кеше һоспитальгә китерелгән, 3 кеше үлгән.
Татарстан хастаханәләренә Covid-19 йоктырып авыручылар өчен өстәмә 100 ятак булдырылган. Республикада битлек кию тәртибе кертү тәкъдиме белән хөкүмәт карары чыкты. Роспотребнадзор вәкилләре, эпидемиологлар, президент Рөстәм Миңнеханов вакцина ясатауның мөһимлеге турында әледән-әле чыгышлар ясый.
Ләкин халык аптырашта: күпләр инде өчәр доза ясатты, чирләп алучылар да бихисап, ярты ел саен диярлек вакцина ясату дөресме? Ике ел элек уйлап табылган вакциналар бүгенге штаммнарга каршы тора аламы? Коронавирусның яңа төрләре җиңел уза дигән сүзләр йөри, бу хакмы?
Коронавирусның нинди төре тарала
Роспотребнадзор мәгълүматынча, Русиядә бүгенге көндә "Омикрон" штаммының BA.4/BA.5 төрләре тарала. Моңарчы беренче урыннарда торган BA.2 төре азайган. Экспертлар BA.4/BA.5 төрләре тизрәк йога, ләкин авыр узмый ди. Шулай да элек вакцина ясатмаган яки ковид белән чирләмәгән һәм яшьләре 65тән арткан, хроник авырулары булган кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин дип кисәтәләр.
"Омикрон"ның BA 2.75 ("Кентавр") субварианты Русиядә әлегә күп теркәлми, ләкие дөньяда ул да ныклап тарала.
Татарстанның баш инфекция табибы Халит Хәертдинов сүзләренчә, әлегә ковид җиңел формада уза.
"Республикада коронавирус йоктыручылар саны август уртасыннан арта башлады. Ләкин күпләрнең чир җиңел формада уза. Хастаханәгә башлыча йөрәк, үпкә чирлеләре яки башка төрле хроник авырулары булган кешеләр китерелә. Компьютер томографиясе үпкәләрдә үзгәреш күрсәтми диярлек, кайберләрендә генә пневмонит күзәтелә", дип сөйләде белгеч Азатлыкка.
Яңа вакциналар бармы?
Бүгенге вакциналар коронавирусның беренче төренә каршы ясалган иде. Вирус тиз үзгәреп торса да, вакциналарны үзгәртү, киресенчә, озакка сузыла. Күптән түгел Американың даруларны күзәтү идарәсе (FDA) Pfizer һәм Moderna ширкәтләренең COVID-19дан ревакцинация ясату өчен үзгәртелгән вакциналарын куллануны хуплады. Алар "Омикрон"ның ВА.4 һәм ВА.5 төрләреннән саклый ала диелә.
FDA әлеге вакциналарны икенче вакцинадан соң ким дигәндә ике ай узгач ясатырга рөхсәт итте. Бу элекке тәкъдим ителгән интервалдан кыскарак.
Pfizer һәм Moderna-ның яңартылган вакциналары Европа берлегендә дә кулланылачак.
Русиядә әлегә башлыча "Спутник V" ясала. Ләкин аның да яңа төре барлыкка килде — борынга тамыза торганы. Чынлыкта вакцинаның эчтәлеге үзгәрми, аңа бары тик борынга сиптергеч — атомайзер гына куела.
Татарстанга бу вакцина килеп җитте. 5 сентябрьдән аны поликлиника һәм сәүдә үзәкләрендәге махсус урыннарда ясатырга була дип хәбәр итте республика сәламәтлек саклау министрлыгы. Татарстанга барлыгы 600 мең атомайзер кайтарылачак.
Борынга сиптерелүче вакцинаны бустер буларак кулланырга тәкъдим ителә. Галимнәр назаль вакцинага өметләр баглый. Инъекция белән беррәттән ул организмны ныграк саклаячак, гадиләштереп әйткәндә, инфекция кермәс өчен борында ук иммунитет барлыкка китерә диләр.
Хәлит Хәертдинов назаль вакцинаның үзенчәлекләре турында сөйләде.
— Татарстанда бүген ике төрле вакцина кулланыла: "Спутник V" инъекция буларак һәм шул ук Спутник V" борынга тамыза торган. Аермасы шунда: вакцинаны кадаган очракта берничә атнадан антитәнчекләр барлыкка килә һәм алар вирустан саклый башлый. Назаль вакцина мукозаль иммунитет, ягъни җирле иммунитет барлыкка китерә. Соңгы айларда ковид җиңел формада, ОРВИ кебек уза, шуңа күрә җирле иммунитет булдырган очракта вирус таралмас дигән өмет бар, — ди ул.
31 августта Гамлалея үзәгенә коронавирустан яңа төр назаль вакцинага клиник сынауларның беренче һәм икенче фазасын уздырырга рөхсәт бирелде. "Фармвестник" порталындагы мәгълүматка караганда, ул "VLP-корона" дип атала һәм вирус кебек кисәкчәләр (инглизчә virus-like particles, VLP) нигезендә ясала. Сынауларга Мәскәү, Петербур шәһәрләрендә, Киров һәм Новосибирски өлкәләрендә 600 ихтыяри җәлеп ителәчәк. Аларның борыннарына өч атна ара белән ике доза вакцина тамызылачак.
Вакцинада вирусның генетик материалы юк. Препарат вирусны кабатлый (имитацияли). VLP аксымын кешенең иммун системы танып ала һәм адаптив иммун җавап барлыкка китерә.
Вакцинаны ничә тапкыр ясатырга ярый
Бүгенге көндә бу иң катлаулы сорауларның берсе. АКШ һәм Европа берлегендә Pfizer һәм Moderna-ның яңартылган вакциналарын өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә икенче ревакцинация буларак (дүртенче доза була) ясатырга киңәш ителә.
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының анык кына җавабы юк. Бу темага соңгы тапкыр 7 сентябрьдә узган матбугат очрашуында WHO белгечләре әлегә тикшерүләр бара дип кенә белдерде.
Төрле илләрдә барган тикшерүләр Pfizer һәм Moderna-ның элекке вакциналарын дүртенче тапкыр ясату үлем куркынычын киметүен күрсәтә.
The New England Journal of Medicine басмасында чыккан тикшерүгә караганда, мРНК нигезендә ясалган вакциналарның дүртенче дозасы инфекциянең авыр үтүеннән саклый.
Ә Израильдә медицина хезмәткәрләре арасында узырдылган тикшерү нәтиҗәсеннән күренүенчә, дүртенче доза алган кешеләрнең 6,9 проценты коронавирус йоктырган. Ә өч доза ясатучыларның - 19,8 проценты.
"Спутник V" вакцинасында килгәндә, иммунолог Николай Крючков сүзләренчә, 180 көннән соң антитәнчекләр титры якынча 10 тапкырга кими. Шул ук вакытта иң көчлеләре - нейтральләштерүче антитәнчекләр кала. Димәк, күпмедер калкан бар. Ләкин аңа гына ышанырга ярамый ди ул.
"Вакциина ясатучыларның якынча дүрттән бер өлешендә антитәнчекләр ярты елдан юкка чыга, тагын 10 процентының бик әз күләмдә кала. Әгәр кабаттан вакцина ясатмасалар, бу кешеләр сакланмый дигән сүз. Бу бигрәк тә сәламәтлекләре начар һәм карт кешеләргә кагыла", ди Крючков.
Хәлит Хәертдинов тә ревакцинация мөһим дип саный. "Русия сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләренә караганда, алты ай саен ревакцинация ясату кирәк. Ковид беркая китмәде, аның яңа төрле штаммнары чыгып тора. Яңа штамм барлыкка килгәндә ковидның яңа дулкыны күтәрелергә мөмкин", ди ул.
"Спутник V" аденовирус векторы нигезендә эшләнгәнлектән, иммунитет аденовируска да антитәнчекләр эшкәртеп чыгарырга мөмкин диелгән иде. Бу әлеге вакцина белән кабат-кабат ревакцинация ясап булмас дигән сүзләр чыгарды.
Ләкин вакцина ясаучылар аденовируска иммунитет ясалуга карамастан, тикшерүләр бустер дозасының да эшләвен күрсәтте дип белдерә.
"Спутник V" вакцинасы WHO тарафыннан хупланмаган. Аны хуплау эше былтыр кыш башланып, инде тикшерүләр активлашканда, Русия Украинага каршы сугыш башлады, Көнбатыш илләре Русиягә санкцияләр кертте. Бу WHO вәкилләренә Русиягә килүне катлауландырды.
Коронавирус нәрсә ул?
Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркемен атыйлар. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза ала, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кеше үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы конкрет вирусның төре һәм штаммыннан, агуланган организм үзенчәлекләреннән тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум