Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырым күперендәге шартлау эше нигезендә тоткарлаулар турында хисап бирде


Кырым күперендә шартлау. 8 октябрь 2022
Кырым күперендә шартлау. 8 октябрь 2022

Русиянең – биш, Украинаның – өч, Әрмәнстанның – бер ватандашы тоткарланган. ФСБ бу хәлгә катнашы була алырдай барлыгы 12 кешенең шәхесен ачыклаган диелә.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Кырым күперендәге шартлау уңаеннан ачылган җинаять эше кысаларында Русиянең – биш, Украинаның - өч, Әрмәнстанның бер ватандашы тоткарлануын хәбәр итте.

Алар барысы да шартлау әзерләүдә шикләнелә. ФСБ бу хәлгә катнашы була алырдай барлыгы 12 кешенең шәхесен ачыклаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Федераль иминлек хезмәте һәм тикшерү комитеты фаразынча, шартлауны Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе һәм аның җитәкчесе, шулай ук оешманың хезмәткәрләре оештырган.

Тикшерүчеләр шартлаткыч төзелеш материаллары төягән йөк машинасының кузовындагы 22 паллетка яшерелгән булган дип фаразлый. Бу йөк августта Одессадан Болгарстанга, аннан Грузиягә, соңрак Әрмәнстанга китерелгән, ә инде Әрмәнстаннан Грузия аша Русиягә килгән диелә.

Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов Русия федераль иминлек хезмәтенең бу гаепләүләрен "сафсата" дип атады. "ФСБ һәм Русия тикшерү комитетының бөтен эшчәнлеге - сафсата. Бу - Путин режимына хезмәт күрсәтүче ялган оешмалар, шуңа күрә без аларның чираттагы белдерүләрен шәрехләмәячәкбез", диде Буданов.

Элегрәк Болгарстанның премьер-министры вазифаларын үтәүчесе Гылыб Донев Кырым күперендә шартлаган йөк машинасының Болгарстанда була алу ихтималын тулысынча кире какты. Бу хакта Азатлыкның болгар хезмәте язган иде.

  • Кырым күперендә шартлау 8 октябрь иртәсендә булды. Русия террорчылыкка каршы дәүләт комитеты күпердә йөк машинасы шартлатылган дип белдерде. Нәтиҗәдә күпернең бер өлеше җимерелде һәм ягулык тутырылган цистерналы поездга ут капты.
  • Русия президенты Владимир Путин шартлауны теракт дип атады һәм аңа заказ бирүчеләр, аны оештыручылар – Украинаның махсус хезмәтләре диде.
  • Киев берничә тапкыр бу күперне хәрби һәдәф дип белдерде, әмма андагы шартлауга рәсми фикер белдермәде, җаваплылыкны үз өстенә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG