Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эчкечелеккә әзер булырга кирәк". Сугыш йогынтысы: Татарстанда хәмер сату арта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр Икенче дөнья сугышы вакытында һәм аннан соң чәчәк аткан эчкечелекнең кире кайтуы күзәтелә дип саный.

2022 елның беренче 9 аенда Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 5 процентка, аерым районнарда – 20 процентка арткан. Белгечләр моның сәбәпләрен Украинадагы сугыш йогынтысында килеп чыккан курку хисе, эшсезлек, социаль-икътисади тотрыксызлык белән бәйли. Мобилизация шаукымы аракыга ихтыяҗны тагын да арттырырга мөмкин. Ә инде сугыштан соң эчкечелек чәчәк атуы ихтимал.

Белгечләр Икенче дөнья сугышы һәм аннан соң күзәтелгән эчкечелекнең кире кайтуын кире какмый. Бу урында "татар сугыштан эчәргә өйрәнеп кайткан" дигән гыйбрәне искә төшерергә кирәк. Бу фронтта солдатка көн дә 100 грамм салып бирү гадәте белән аңлатыла. Аңа кадәр авылларда эчү сирәк күренеш булган. Соңгы елларда Татарстанда һәм татар авылларында аракы эчү күренеше кимеде. Русиянең Украинада алып барган сугышы республикада эчкечелекнең чәчәк атуына китермәсме?

Татарстан дәүләт алкоһоль инспекциясе мәгълүматынча, быелның тугыз ае эчендә республикада яшәүчеләр уртача 10,8 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми. Узган ел бу күрсәткеч 10,2 литр булган. Хәмер сату аеруча Югары Ослан районында нык арткан — 20 процентка җиткән. Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарында алкоһоль белән сәүдә итү – 18 процентка, Тукай районында – 14, Лаешта — 12, Кайбыч һәм Спасста 11 процентка үскән.

Казан белән Чаллыда алкоһоль сату дүрт процентка арткан һәм 1,57 млн далга (дар - бер декалитр, 10 литрга тиң - ред.) җиткән, бу республикада сатылган хәмернең 37 проценты. Татарстанның һәрбер районында да аракы сату үскән диелә.

Әйтергә кирәк, Татарстанда аракы сату елдан-ел кими барды. 2021 ел нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда "Татспиртпром"ның барлык хәмерен сату - өч процентка, шул исәптән аракы сату – биш процентка азайган булган.

Узган ел аракы сату кимегәннән соң Татарстан хакимияте җирле аракыны авылларда сатуны арттырырга кирәклеген әйтте. Моның өчен түрәләр һәм депутатлар кулдан килгәннең барысын да эшләде: хәмер сатучы кибетләрне арттырачагын әйтте (күпмегә артканы әлегә билгеле түгел) һәм март аенда спиртлы эчемлекләр сату вакытын үзгәртте. Элек аракыны иртәнге 10нан кичке 10га кадәр сатарга яраса, соңгы җиде айда иртәнге 8дән кичке 11гә кадәр сатарга рөхсәт ителә. Эчемлекләр күбрәк сатылган саен, республика бюджетына күбрәк керем керә.

Теләче районының Алан авылы кибетчесе Алсу Фәизова аракы сатуның артуын сөйләде.

"Алкоһоль сату артты. Хәзер кибеткә аракыны ешрак китерәбез. Мин аны процентлап әйтә алмыйм, әмма районда артуы күренә", ди ул.

Аракыны иртәнге 8дән сатарга рөхсәт иттеләр

Моның сәбәбен ул төгәл генә әйтә алмады. "Беренчедән, хәзер аракыны иртәнге 8дән сатарга рөхсәт иттеләр. Бу шуның белән бәйле булырга мөмкин. Кеше хәзер сәгать 10 тулганын көтеп утырмый", дип исәпли ул.

Алан авылында якынча 450-500 кеше яши. Фәизова әйтүенчә, көненә уртача 20 аракы сатыла. Халык нигездә арзанлысын һәм гадиен сайлый ди ул. Бераз кыйммәтрәк – 310-400 сумлык аракыны сирәк сатуын әйтә.

Шуңа өстәп, тугыз айда русияләрнең антидепрессентларга киткән чыгымнары былтыргы шул чор белән чагыштырганда 70% арткан һәм 5 млрд сум тәшкил итүен әйтергә кирәк. Аларны күбрәк Мәскәүдә, Петербурда, Мәскәү өлкәсендә, Карелиядә һәм Ростов өлкәсендә сатып алганнар. Зур шәһәрләрдә кеше дару эчеп дәваланса, авыл җирлегендә шешәгә ябыша, шуннан юаныч таба.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә психологик халәтнең үзгәрүе, социаль-икътисади хәлнең кискенләшүе, мобилизациянең киерекелек тудыруы – Татарстанда аракы сатуның артуына китергән төп сәбәп булырга мөмкин, дип саный социолог Искәндәр Ясәвиев.

Сугыш йогынтысы белән туган борчу, курку хисе спиртлы эчемлекләр эчүне арттыруга китерә ала

"Сугыш һәм хәмер куллану арасында элемтә бар дип уйларга була. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкта борчу хисе артты. Бу хисне бетерер өчен аракыга ябышырга мөмкиннәр. Социологик яктан караганда, барлык наркотик маддәләр кебек үк алкоһоль дә кешенең хис-тойгыларына алмаш булып күренә. Кеше үзенең киләчәген күреп, тормыштан канәгать булса, спиртлы эчемлекләр куллану кими. Әгәр киләчәген күрмәсә, бар да томанлы, борчулы булса, ул алкоһоль һәм наркотик тудырган халәткә бирелә. Минем уйлавымча, сугыш йогынтысы белән туган борчу, курку хисе спиртлы эчемлекләр эчүне арттыруга китерә ала. Сату арткан районнарны, андагы икътисади тормышны аерым карарга кирәк. Эшсезлек, оешмаларда эшнең тукталып торуы да моңа тәэсир итә ала", ди ул.

Социолог фикеренчә, тулы бәя биреп булсын өчен мобилизация вакытында аракы сату күләмен аерым карарга кирәк. Шулай да киләчәктә эчкечелеккә сабышу артачак ди ул. Ясәвиев Икенче дөнья сугышы вакытын искә төшерә.

"Киләчәктә аракы эчүчеләр артачак, дип уйлыйм. Минем бу фикерем Икенче дөнья сугышын кичергән кешеләрнең мемуарын укуга нигезләнә. Сугыштан соң вазгыять спиртлы эчемлекләр эчүчеләрнең артуына китергән. Бу фронтның хәремләшүе, "наркомның 100 граммы" дип ир-атларны даими эчүгә ияләштерүе белән генә бәйле түгел. Моның сәбәбе – хәрби рухи зыян алуда. Шуңа да сугыштан кайтканнан соң аракы эчү артачак дип уйлыйм", диде ул.

Психолог Солтания Гатауллина да киләчәктә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.

Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр

"Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта. Үзләрен тынычландырыр өчен андый хәлнең булуы мөмкин. Элек сугыш вакытында курку халәтеннән чыгарыр өчен кешегә аракыны махсус биргәннәр бит", ди ул.

Шулай да, психолог сүзләренчә, соңгы 9 айда аракы сатуның арту сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

"Бу хәзерге вакыйгалар белән генә бәйле түгел. Аракы сатуның вакытын арттырдылар. Ул болай гына килеп чыкмады. Моннан тыш, бу эшсезлектән килеп туарга мөмкин. Кеше эшләмәсә, үзен кая куярга белми. Аеруча, авылларда кешенең хуҗалыкта мал-туары булмаса. Монда сәбәпләр күп", ди ул.

Солтания Гатауллина антидепрессантлар эчәргә киңәш итми. Эчке проблемны психолог белән дәваларга кирәк дип саный.

"Антидепрессант – ул химия, аңа ияләшергә киңәш итмим. Монда башка чаралар да бар. Кеше үзенең организмын үзе дәваларга сәләтле. Хәзер яхшы белгечләр җитми. Халык психологтан курка", ди ул.

  • 2022 елның гыйнвар-сентябрендә русияләрнең антидепрессентларга киткән чыгымнары былтыргы шул чор белән чагыштырганда 70% арткан һәм 5 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Перспектив технололгияләр үзәге хәбәр итә.
  • Быел 9 ай эчендә русияләр барлыгы 8,4 млн кап антидепрессант сатып алган. Аларны күбрәк Мәскәүдә, Петербурда, Мәскәү өлкәсендә, Карелиядә һәм Ростов өлкәсендә сатып алганнар.
  • Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге белдерүенчә, 2021 елда республикада хәмерле эчемлекләр белән каты агулану очраклары 2020 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан.
  • Иң еш агуланулар (73%) этанол белән бәйле. Метанол белән агулануларга 9,4 процент туры килә. Шулай ук башка төрле ялган хәмер эчемлекләре белән агуланучылар да булган.
  • 2021 елда барлыгы 695 агулану очрагы теркәлгән. Хәмердән агуланып үлүчеләр 5,2 процентка арткан.
  • Агуланучыларның 81 проценты ирләр. Шулай ук агуланучыларның 43 проценты — эшсезләр, 14,7 проценты — эшләүчеләр, 10,9 — проценты пенсионерлар, 6,9 проценты — мәктәп укучылары диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG