Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.
Бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла
Моны районнарның социаль-икътисади торышы белән аңлатырга мөмкин. Кайда эшсезлек, хезмәт хакы түбән, мәктәп-бакчалар ябылган — шул авыл-бистәләрдә яшәүче халык йортларны да юн бәягә сатып калырга тырыша.
Азатлык Avito алып сату сервисына куелган игъланнарга күзәтү ясап, Татарстан районнарында, аеруча, авыл җирлекләрендә торак бәясенең ничек үзгәрүен өйрәнде һәм санап чыгарылган уртача хакларның нәрсә аңлатуын ачыкларга тырышты.
Анализ ясар өчен сатуга чыгарылган 90-110 дүрткел метрлы йортлар каралды. Бу исәпкә иске торак та, әле генә төзелеп беткәннәре дә керә. Торак бәяләре югары булган районнарда сату игъланнары да бермә-бер күбрәк, ә менә арзан хакка сатарга әзер булучы районнарда сатучылар да, алучылар да азрак.
Иң кыйммәтле торак Казан тирәсендә урнашкан районнарда сатыла. Лаешта 100 дүрткел метрлы йортны сатып алыр өчен якынча 7,43 млн сум сарыф итәргә кирәк. Биектау һәм Яшел Үзән районнарында — 6,9 млн сум. Чаллы шәһәре чигенә җәелгән Тукай районында бәяләр уртача 6,3 млн сум тирәсе. Аның артыннан Әлмәт районы (Әлмәт шәһәре исәпкә алынмады) килә — 5,9 млн сум.
Питрәч районының 6нчы урынны гына биләве бу җирлектә нигездә эконом йортлар сатылуы белән аңлатырга мөмкин
Иң кыйммәтле тораклар исемлегендә Питрәч районының 6нчы урынны гына торуын бу җирлектә нигездә эконом йортлар сатылуы белән аңлатырга мөмкин. Алабуга районында бәяләрнең югары булуы биредә махсус икътисади зона урнашуы һәм районның Чаллыга якын булуы белән бәйле, күрәсең. Кайда яхшы хезмәт хакы түлиләр — халык шул якка тартыла, бу үз чиратында торакка бәяләрне дә арттыра.
Бүген иң арзанлы тораклар Татарстанның күрше төбәкләр белән чиктәш районнарында сатыла. Иң түбән бәяләр — Чүпрәле районында. 100 дүрткел метрлы торак анда якынча 1 млн сум тирәсенә чыга. Бу җирлектә иң кыйммәтле йортны 1,85 млн сумга сатып алырга мөмкин. Иң арзанын 250 мең сумга бирергә әзерләр. Сүз ташландык йорт турында түгел, ә газ кергән агач йорт турында бара.
Удмуртиягә терәлеп торган Әгерҗе районында да без караган торакның уртача бәясе 1,6 млн сум тирәсе тора. Аның артыннан Башкортстан белән чиктәш Мөслим районы бара — 1,85 млн сум. Күрше республика чигендә урнашкан районнарда торак шактый түбән бәягә сатыла: Ютазы — 2,4, Актаныш — 2,9, Баулы — 3,09 млн сум. Шундый ук хәл Чуашстанга якын урнашкан көнбатыш районнарда да күзәтелә: Кайбыч, Апас, Кама Тамагында ызбалар 2-2,3 млн сумга сатыла.
Бүген иң арзанлы тораклар Татарстанның күрше төбәкләр белән чиктәш районнарында сатыла. Иң түбән бәяләр — Чүпрәле районында.
Казан арты районнарында бәяләр шәһәрдән читләшкән саен төшә бара. Биектаудагы хакларны исәпкә алмаганда, Арчада йортлар 3,9 млн сум торса, Балтачта 3,65 млн тирәсенә җитә. Аларның күршесе Сабада исә торак — 2,8 млн сумга, Теләчедә — 2,5 млнга сатыла. Шул ук вакытта Казаннан тагын да читтәрәк урнашкан Кукмарада торак бәяләре 3,8 млн сумга менә. Моны районда эшкуарлыкның чагыштырмача алга китүе һәм авыл хуҗалыгы казанышлары белән аңлатырга була.
Бер үк зурлыкта һәм шул ук материаллар белән төзелгән йортларның төрле районда төрле бәягә сатылуы ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Бу үз чиратында авыллардагы эшсезлек, түбән хезмәт хакы, түрәләрнең мәктәпләрне ябуы нәтиҗәсе. Татарстан икътисад министрлыгы төзегән рейтинг та шуны дәлилли. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, социаль өлкәсе һәм икътисады начар хәлдә булган районнарда нәкъ без күзәткән иң арзанлы тораклар сатыла.
2021 ел җанисәбе шуны күрсәтте: халык Татарстанның авыл районнарыннан йә зур шәһәрләргә, йә зур шәһәр янындагы районнарга күченә. 10 елда Казан тирәсендә урнашкан Питрәч районында халык саны 113 процентка, Лаешта — 69%, Биектауда — 30%, Чаллыны чолгап алган Тукай районында — 28%, Әлмәттә 8% процентка артты. Ә менә Чүпрәле һәм Аксубайда 18 процентка, Тәтештә — 16%, Нурлатта — 11 процентка кимеде.
- 2021 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, республикада яшәүчеләрнең шәһәрләшүе дәвам итә. Татарстанда халыкның 23% гына авылларда яши (2010 елда бу күрсәткеч — 25%, 2002 елда — 26,2% булган).
- Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум