Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Литва сәясәтчеләре Русия халыкларының үзбилгеләнү көрәшен хуплау юллары турында сөйләште


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Азат милләтләр лигасы" платформасы "Азат милләтләр клубы"ның беренче утырышын үткәрде. Украина һәм Литва сәясәтчеләре Русиянең милли хәрәкәтләре вәкилләре белән "Урыс-украин сугышы: Русиядән соң нәрсә булачак" дигән темага сөйләште.

11 ноябрьдә Вильнюста "Азат милләтләр клубы"ның беренче утырышы узды, ул – Русия милли һәм төбәк хәрәкәтләренең Европа сәясәтчеләре белән багланышлары өчен оештырылган бәхәс мәйданчыгы булып тора.

Беренче утырышта "Урыс-украин сугышы: Русиядән соң нәрсә булачак" темасына сөйләштеләр.

Очрашуны Литва республикасының тышкы эшләр министры урынбасары Мантас Адоменас алып барды. Чараны "Азат милләтләр лигасы" оештырган иде.

Катнашучылар арасында Литваның сәнәгатьчеләр конфедерациясе рәисе Видмантас Янулявичюс, Украинаның сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге вице-президенты Александр Билецкий, Украинаның Литвадагы илчесе урынбасары Виктор Гамоцкий, Украина халык депутаты Юлия Клименко, Украина Югары радасы тышкы эшләр комитетының 2014-2019 еллардагы башлыгы Ганна Гопко һәм башкалар бар.

"Азат милләтләр лигасын" исә Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасы лидерларының берсе Руслан Габбасов, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов, Ойрат-калмык халкы конгрессы рәисе урынбасары Владимир Довданов, ингерманланд активисты Майк Ингрем, бурят милли хәрәкәте лидерларының берсе Доржо Дугаров, эрзя активисты Сыресь Боляень вәкиллек итте.

Утырышта, әйтик, Русиядәге коллаштырылган милләтләрнең үзбилгеләнүгә хокукы өчен көрәшен Украина һәм Литваның кануннар белән хуплавы, хәрби ихтыяриларны әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Мәскәү колллаштырган милләтләрнең мәсьәләләрен караучы институт оештыру ихтималы турында сөйләштеләр.

5 ноябрьдә Польша башкаласы Варшау янындагы Яблонна авылында Русиянең халык депутатлары җыены узган иде. Бу уңайдан "Азат милләтләр лигасы" белдерү ясады. Лига "Русиянең хәзерге шәкелендә саклануын аклаучы бернинди сәяси көчләрне һәм үзәкләрне дә" танымавын белдерде.

"Без Мәскәү хөкемдарларына мохтаҗ түгел - хакимиятнекенә дә, оппозициянекенә дә. Без коллаштырылган халыкларның бәйсез дәүләтләр төзүгә хокукын хуплаучылар белән генә диалогка һәм элемтәгә ачык", диелә белдерүдә.

Лига фикеренчә, яңа Русия дәүләтен формалаштыру процессы ихтыяри булырга һәм канун чыгару оешмалары яңа федерациягә керүне хуплаган төбәкләр нигезендә генә башкарылырга тиеш.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG