Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон телендә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде


Яңа чыккан татар теле дәреслеге, Мидзуки Сакурама-Накамура фотосы
Яңа чыккан татар теле дәреслеге, Мидзуки Сакурама-Накамура фотосы

Дәреслекне Япониядә күптәннән татар телен популярлаштырган яшь галимнәр – Юто Хишияма белән Мидзуки Сакурама-Накамура язган. Китап дөнья телләрен өйрәтү сериясендә популяр япон нәшриятында басылды.

Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә, Азатлык моның төрле мисалларын даими язып тора. Дистәләгән япон яшьләре татар телен өйрәнә, сугышка кадәр алар Казан оештырган олимпиадаларга да килеп йөрде. Бу яшьләр япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра, Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде.

Японнар арасында татар телен популярлаштыру эше башында ике яшь кеше – Юто Хишияма белән Мидзуки Сакурама-Накамура тора. Берничә көн элек алар безнең белән тагын бер күркәм эше белән уртаклаштылар: бу яшь галимнәр Япониядә беренче татар дәреслеген чыгарган.

Япониядә татар телен өйрәнү әсбабын кемнәр кулланачак һәм аны кем чыгарган? Русиянең изоляциядәге хәзерге халәте япон-татар аралашуына зыян сала аламы? Шул һәм башка сорауларны Юто белән Мидзукиның үзләренә бирдек.

— Бу нинди дәреслек? Ул нәрсә турында?

Юто Хишияма: Бу – япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге, ул үзөйрәткеч. Ул "Хакусуйся" дип аталган популяр нәшриятның "New express plus" дигән серия кысаларында чыккан, бу сериядә төрле телләр дәреслекләре басыла (хәзергә якынча 60 дөнья теле бар).

Мидзуки Сакурама-Накамура: Дәреслек 20 дәрестән тора, аларның барысы да диалог, лексика бүлеге һәм җентекле грамматик аңлатма белән бергә бара. Диалог геройлары – Казанда укучы япон егете Юки һәм аның Казан дусты Лилия. Диалогларда Казандагы тормыш өчен, аеруча студент тормышы өчен кирәк булган лексика җыелган. Гомумән алганда, дәреслек татар телендә якынча 1200 төп сүз өйрәнергә тәкъдим итә, — ди Мидзуки Сакурама-Накамура.

Дәреслекнең беренче дәресе, авторлар һәм нәшрият рөхсәте белән урнаштырылган
Дәреслекнең беренче дәресе, авторлар һәм нәшрият рөхсәте белән урнаштырылган

— Дәреслекне кем кулланачак, аның аудиториясе нинди? Китап нинди акчага басылды?

Мидзуки Сакурама-Накамура яңа чыккан китап белән
Мидзуки Сакурама-Накамура яңа чыккан китап белән

Мидзуки: Бүгенге көнгә кадәр Япониядә япон телендә язылган татар теле дәреслеге булмады. Моңарчы японнар татар телен өйрәнү өчен башта урыс яки төрек телләрен өйрәнергә мәҗбүр иде. Минемчә, кайда гына булсаң да, татар телен өйрәнү өчен материалларның булуы мөһим. Беренче чиратта, бу – дәреслекләр, сүзлекләр һәм ачык курслар. Япониядә хобби буларак та телләрне өйрәнүчеләр бик күп. Үзең өйрәнү дәреслекләре булу бик мөһим, аның ярдәмендә кешеләр кайда булуларына карамастан, телне үз тизлеге белән өйрәнә алалар.

Аудитория дип без аеруча Казанда укыган һәм татар теле белән кызыксынган студентларны, татарлар белән кызыксынган тарих тикшерүчеләрен, һәм кайбер төрки телләрне өйрәнүчеләрне күз алдына тотабыз. Дәреслекне без барысы өчен дә аңлаешлы итеп яздык, аны барлык теләгән кеше өйрәнә ала. Беләсезме, Япониядәге китапны зур китап кибетләренең киштәләренә кую гына җитә, базар зур һәм потенциаль дәреслек сатып алучылар да аз түгел дип саныйбыз.

Китапны чыгарган нәшрият – Япониядә телләр өйрәнү юнәлешендә иң танылганы. Менә хәзер алар чыгарган китаплар рәтенә татар теле дә өстәлде.

Юто: Дәреслекне без Япониядә япон телендә татар телен өйрәнү һәм өйрәтү мөмкинлеген булдыру өчен чыгардык. Безнең илдә гомумән чит телләр белән кызыксынучылар күп. Татар теле белән кызыксынучылар саны да аз түгел. Университетта мин алып бара торган татар теле курсларында моңа кадәр 100гә якын кеше татар телен өйрәнгән. Ләкин сыйфатлы дәресләр алып бару өчен дәреслек кирәк.

Дәреслек күренеше
Дәреслек күренеше

Китапны нәшрият коммерция нигезендә чыгара. Ул якынча 4000 йенага (якынча 2 мең сум) сатылачак. Үзебез акча түләмәдек, иганәче дә булмады.

— Китап чыгаруда кемнәр ярдәм итте? Казанның катнашы булдымы?

Юто: Китап язу эшендә, төрле кешеләр ярдәм итте. Без язган диалогларны КФУ доценты Рамил Йөзмөхәммәтов тикшерде, хаталарны төзәтеп бирде. Диалогларны аудиога яздыру эшендә Токиода яшәүче ике татар дустыбыз: Эльвира белән Рәйхан катнашты.

Дәреслекне мин үзем укыткан татар теле курсында сынаттым, укучыларымның сораулары бик файдалы булды. Диалогларны сынау мөмкинлеге дә булды. Китап өчен рәсемнәрне минем сеңлем Юйко ясап бирде.

— Япон телендә татар теле, татарлар турында китап чыгаруның бүген потенциалы нинди? Алга таба татар теле белән кызыксынучылар күбрәк була аламы?

Мидзуки: Әгәр дә татар теле киләчәктә алдынгы тел булып сакланып калырга тели икән, аңа тормышчанлыгын арттырырга кирәк. Моның өчен без читтән татар дөньясына стимуллаштыру да мөһим дип саныйбыз. Кеше кебек, мәдәниятләр һәм телләр төрле әйберләргә карата үсә. Япониядә татар телен өйрәнү татар дөньясы өчен зур стимул. Инде әйтеп үтелгәнчә, Япониядә телләрне өйрәнергә теләгән һәм чит телләрне хобби буларак өйрәнүчеләр бик күп. Япон телендә татар телен өйрәнү озак вакыт мөмкин булмаган, шуңа күрә ул бик күп Япония халкы кызыксынуын җәлеп итәчәк.

Бу юнәлештә мин киләчәктә японча-татарча һәм татарча-японча сүзлек бастырырга телим. Бәхеткә, японча сөйләшүчеләр арасында татар теленнән олимпиада җиңүчеләре бар, һәм без өчебез бергә эшләсәк, бу хыял һичшиксез тормышка ашачак. Моның өчен финанс кына түгел, туган тел буларак татарча сөйләшүчеләр ярдәме дә кирәк булыр, мөгаен.

Юто Хишияма
Юто Хишияма

Юто: Минем курсларда инде 100гә якын кеше татар телен өйрәнгән. Бу семестрда 30гә якын кеше татар телен өйрәнә. Кызыксынучылар бар. Димәк, дәреслекнең кирәге дә чыга. Алга таба кызыксынучылар артамы, юкмы – бу үзебездән тора. Дәреслекнең чыгуы – һичшиксез аларның артуына китерер дип ышанабыз.

Япониядә татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен татар мәдәнияте үзәген ачу теләгебез бар иде. Үткән елның декабрь азагында, мин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән онлайн аралашып, Япониядә татар мәдәнияте үзәген ачу теләгебез булуын әйттем һәм ул безгә ярдәм итәргә ризалашты. Ләкин, сугыш башлану аркасында, бу эшне башкару кыенлашты. Хәзер ни эшли алабыз, шуны эшләргә уйлыйбыз.

— Бүгенге көндә Япониядә татар телен өйрәнүчеләр кемнәр? Алар телне ни өчен өйрәнә, максат-теләкләре нинди?

Юто: Минем курска йөрүчеләр арасында студентлар һәм тикшеренүчеләр генә түгел, мәктәп укучылары, хуҗабикәләр, табиблар да бар. Аларның күбесе – гомумән телләр белән кызыксынучылар. Төрле телләрне өйрәнергә яраталар. Кайберләре татар теленә "чумалар" да, шуннан соң аны тирәнтән өйрәнәләр.

Японча татар теле дәреслеге
Японча татар теле дәреслеге

Мидзуки: Үзем татар телен укытмаганга, төгәл кешеләрне әйтә алмыйм. Ләкин татар теле белән кызыксынган яшь япон студентлары белән социаль челтәр сайтларында таныштым. Күрәсең, кайберләре төрек һәм үзбәк кебек төрки телләрне өйрәнгән, кемнеңдер татар ире яки хатыны бар, һәм кайберләре татар тарихы белән кызыксына.

— Япония Русиягә каршы кертелгән санкцияләренә кушылды, ул хәзер Русиядә "дустанә булмаган" илләр исемлегендә. Бу японнарның татар телен өйрәнүенә зыян сала аламы? Алга таба ике халык мөнәсәбәтенә киртә куймасмы?

Мидзуки: Киләчәктә нәрсә булачагын беркем белми, хәзер белгәннәребез – нинди вакыйга гына булмасын, ул һәрвакыт бетәчәк. Күпме вакыт кирәклеген белмибез, ләкин кешеләр Япония белән Русия арасында иркен сәяхәт итәчәк көн киләчәк, моңа иманым камил. Бу вакытка кадәр без телне, мәдәниятне өйрәнүне дәвам итәргә тиеш.

Татарлар, татар теле белән кызыксынган япон студентларының хәзерге вакытта Казанда укый алмаулары – зур югалту. КФУ белән академик килешүләре булган Япония университетлары хәзер халыкара студентларны кабул итүдән һәм җибәрүдән туктады. Урыс телен укучы студентлар да хәзер Казакъстанга һәм Кыргызстанга укырга бара. Аларның кайберләре анда казакъ һәм кыргыз телләрен дә өйрәнәләр. Бу студентлар өчен татар телен өйрәнү дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

Юто: Гомумән, берәр телне өйрәнгәч, кешенең шул тел кулланыла торган җирлеккә барасы килә. Кызганычка каршы, Русиягә, безнең очракта Татарстанга, Казанга бару кыенлашты. Бу да татар телен өйрәнүчеләрнең мотивациясенә зыян саладыр дип уйлыйм. Сугыш тизрәк бетсен иде. Аның бернинди файдасы юк.

Япониядә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Татар телен өйрәнгән кайбер башка япон яшьләре белән әңгәмәләрне дә укырга тәкъдим итәбез:

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG