Истанбул. Татар мөһаҗирлегенең йөзек кашы, татар зыялыларын сыендырган башкала. Монда хәзерге көнгә кадәр сакланган татар эзләрен табарга була. Шуларны барлап, Истанбулдагы татар урыннары исемлеген төзедек. Аны әзерләүдә Төркиядә яшәүче татарларның фикерләре, истәлекләре кулланылды.
ЕВРОПА ЯГЫ
Ташхан базары
Истанбулда татарларга иң нык бәйле урын – Ташхан базары (Лаләле бистәсе). Базар эчендә аерым-аерым бүлмә-кибетләр, элек шуларда татарларның ательелары урнашкан булган. Хәзерге вакытта базар вакытлыча ябык. Төркиянең Искешәһәр янындагы Корыһөек (Госмания) авылына килеп урнашкан мөһаҗирләр нәселеннән булган, үзе Истанбулда туган Якуп Акчура әтисенең бу базарда остаханә тотуын, үзенең бәләкәйдән шунда эшләвен сөйли. Биредә Япониядән күченгән татарларның, Корыһөек татарларының, Әфәнде күпере татарларының сәнәгать цехлары булган. "Идел-Урал" җәмгыяте әгъзаларының очрашу-аралашу урыны, аннары ризык табу урыны да булган бу базар. Корыһөектән Якуп әфәнденең әтисе, башка авыл малайлары Кәбир Канбир янына Истанбулга, Ташханга эшкә киләләр, соңрак үзләренең эшләрен коралар. Төркиянең беренче нефтьчесе Кәмал Локман да бирегә татарлар янына килеп йөри торган була. Бу хакта Төркиядә яшәүче татар язучысы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура "Истанбул малае" әсәрендә искә ала. Язучы шулай ук Кәмал Локманның татар мөһаҗирләренә ярдәме хакында да яза.
Гомумән, язучы үз әсәрләрендә татарлар эз калдырган тарихи урыннарны еш искә ала. Мәсәлән, Казан әүлиясе эшләгән мәчет (Çivizâde Mescidi, Zeyrek). Әүлиянең кабере Әдирнекапы зиратында урнашкан. Абдулгазиз Беккине (1895-1952) – Төркия әүлияләре исемлегенә кертелгән хәзрәт. Ул Казан мулласы Харисның 1895 елда Төркиядәге өендә икенче җәмәгатеннән дөньяга килгән өлкән улы була. Харис әфәнде үзе Казан татары, гаиләсе белән 1880нче елларда Истанбулда яшәп, күпләп май сату белән сәүдәгәрлек итә, үзен дин һәм гыйлем иясе буларак таныта. "Абдулгазиз Беккине әл-Казани 1926 еллардан башлап 1952 елда мәрхүм булганчыга кадәр дингә хезмәт итте. Өммегөлсем мәчетендә имам булган елларда "Рамуз әл-Хәдис" китабын төрекчәгә тәрҗемә ясап укытты, аның тәрҗемәләре Төркиядә 1982 елда ике китап итеп туплап басылды" ди Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Әдирнекапы зиратында шулай ук танылган татар зыялылары – Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура каберләре дә бар, әлеге каберләрнең Истанбулга кунакка яки яшәргә килүче татарлар арасында популяр булуын да әйтергә кирәктер.
Гаяз Исхакый кабере
Йосыф Акчура кабере
Тукай паркы
Күрше Әюп солтан районында, яр буенда яңа урын – 2011 елда ачылган Габдулла Тукай паркы (Abdullah (Gabdulla) Tukay Parkı).
Парк Алтын Мөгез бугазының Әюп пристане янында урнашкан. Парк уртасындагы фонтаннан ерак түгел шагыйрьнең һәйкәле тора – нигез ташында "Туган тел" шигыренең төрекчәгә тәрҗемәсе язылган.
Элекке татар җәмгыяте бинасы
Шишли районының Фәрикөй мәхәлләсендә Истанбул татар җәмгыяте рәисләренең берсе доктор Ләбиб Каран җитәкләгән җәмгыять кайчандыр урнашкан бина. Бу бина инде юк, ул 2014 елда җимерелгән, аның урынында хәзер алты катлы яңа бина тора.
Садри Максуди урамы
Шишли – үзәк районнарның берсе санала. Монда шулай ук атаклы татар сәясәтчесе, профессор Садри Максуди Арсал исемендәге урам бар. Ике дәүләтнең парламентларында – патша Русиясенең дәүләт думасында һәм Төркиянең бөек милли җыелышында депутат булган бердәнбер шәхеснең татар кешесе булуын искә алу урынлы булыр.
Әлеге урамга Икенче дөнья сугышыннан соң Ерак Көнчыгыштан күченеп килгән татарларны урнаштырганнар.
Садри Максуди кабере
Максудиның кабере исә шушы районның Зинҗирликую зиратында.
Сүз уңаеннан, Истанбул үзәгендәге "Татар" исеме кергән урамнарның татарларга катнашы юк. "Татар" сүзенең элек халык арасында почта атчабары мәгънәсе дә булган, күп атамалар шуннан килә, ди Истанбул татары Илшат Нәҗипов. Шулай да, Истанбулдагы татар туристына кызык булыр дип татар сүзе кергән урамнарны да исемлеккә керттек.
Татар агасы урамы (Tatarağası sokak)
Татар бәе урамы (Tatar Beyi sokak)
АЗИЯ ЯГЫ
Лалә Оралоглу урамы
Истанбул татар җәмгыятенең күренекле шәхесе Ләбиб Каранның кызы, актриса, режиссер, спортчы, журналист, Төркиянең театр примадоннасы Лалә Оралоглу исемендәге урам Малтәпә районында урнашкан. Ул 1960 елда Оралоглу Театрына (Beyoğlu, İstiklal, Piremeci sokak) нигез сала һәм аның белән 43 ел җитәкчелек итә.
Рәшит Рәхмәти Арат урамы
Кадыкөй: диңгез көймәләре тупланган Йогуртчы паркка чыгучы урамнарның берсе Төркиянең алдынгы лингвистларының берсе профессор Рәшит Рәхмәти Арат исемен йөртә.
Габдулла Таймас кабере
Өскүдар: атаклы Караҗаәхмәт зиратында язучы, Финляндиядәге татар җәмгыятен оештыручыларның берсе, татар эмиграциясенең тагын бер күренекле вәкиле Габделбари Габдулла Баттал-Таймас җирләнгән. Галим 1958-59 елларда "Казан төрекләре" исемле хезмәтен бастыра. Әлеге хезмәт татар милләтенең бөек шәхесләренә багышлана: "Ризаэтдин Фәхретдин" (1958), "Муса Биги" (1958), "Галимҗан Баруди" (1958), "Ике Максудилар" (1959).
Камил Абдүш күле
Истанбулдагы бердәнбер термаль су чыганагы Тузлада урнашкан. Әлеге райондагы Камил Абдүш күленең мәйданы 300 һектар тәшкил итә. 1929 елга кадәр ул бөтен Истанбулның тозга ихтыяҗын каплап килгән. Якын тирәдәге җирләрне Камил Абдүш сатып алгач, күл дә аның исемен йөртә башлаган. Күл шулай ук Тузла күле яки Балык күле дип тә атала – әлеге күл балыклары һәм кошлары белән мәшһүр.
Камил Абдүшнең татар Мәхмәт хәзрәт Солтанов нәселеннән булуы ачыклана ("Туган җир", 2020 елның беренче саны). 1926 елның 10 декабрендә Ататөрек Тузла суларын "Камил бәйгә 77 елга куллану хакы" белән тапшыра. 1927 елда "Тузла эчә торган минераль сулар" ширкәте корыла. Әлеге ширкәтнең гамәлгә куючыларның берсе эшкуар Камил Абдүш була, 1929 елда исә бу шифалы минераль суларны халыкка сату хокукы да Абдүш әфәндегә бирелә. 1930-1934 елларда биредә Grand Hotel төзелә, 3 мең агач утыртыла. Төркиянең беренче президенты Ататөрекнең дә монда еш килүе мәгълүм, ул куна торган бүлмәдә хәзер музей.
Хәзерге көндә күлгә һәм бу җирләргә Камил Абдүш нәселенең бер катнашы булмаса да, ул һаман аның исемен йөртә.
Форум