Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда COVID-19 вирусыннан үлүчеләр арту сәбәпле крематорийлар тулган


Пекин һәм Шанхай крематорийларындагы эшчеләр COVID-19дан үлүчеләрнең җәсәдләрен тәүлек әйләнәсе яндыруларын, ә кремациягә иң якын буш урынның бары тик гыйнвар уртасында гына булуын сөйләгән. 

Кытайда коронавирустан үлүчеләр арту нәтиҗәсендә илдәге крематорийлар тулган. Бу хакта Кытайның җирләү тармагында эшләүчеләренә һәм белгечләргә таянып Bloomberg яза.

Пекин һәм Шанхай крематорийларындагы эшчеләр COVID-19 вирусыннан үлүчеләрнең җәсәдләрен тәүлек әйләнәсе яндыруларын, ә кремациягә иң якын буш урынның бары тик гыйнвар уртасында гына булуын сөйләгән.

Лунхуа крематорийларының берсендә (Шэньчжэнь шәһәре районы) безгә көн саен 500дән артык мәет килә дип белдергәннәр.

Вloomberg соңгы вакытта Кытайда мәетләр яндыру белән шөгыльләнүче соры эшмәкәрлек үсә башлаган дип искәртә.

Элегрәк кремация берничә мең юань торган булса, гыйнварда кайбер крематорийлар мәетләрне яндырганга дистәләгән мең юань ала башлаган. Әйтик кешене үлгән көнендә үк яндыру 88 мең юаньгә (870 мең сумга) төшәчәк, диелә.

Моңа кадәр Кытайда коронавирус таралмасын өчен кырыс чикләүләр гамәлдә булды: моңа кырыс локдауннар, тулы бер районнарны ябу, анда яшәүчеләргә атналар һәм айлар буе урамга чыгуны тыюлар керде. Декабрь башында Кытайда карантин белән бәйле чикләүләрне йомшаттылар һәм шуннан соң авыруны йоктыручылар саны кисәк артты. Аңа кадәр Кытай шәһәрләрендә меңләгән кеше коронавирус белән бәйле чикләүләргә каршы митингларга чыккан иде, протест чараларында ил башлыгы Си Цзиньпинга каршы да шигарьләр яңгырады.

Коронавирус йоктыручылар саны арткач Кытайда COVID-19 белән бәйле тәүлеклек белешмәләрне чыгармый башладылар. Рәсми расланмаган белешмәләргә күрә, Кытайда ковидны көн саен миллионлаган кеше йоктыра башлаган.

  • Британиянең Airfinity аналитик ширкәте Кытайда коронавирустан көненә тугыз меңләп кеше үлә дип язды. Үлүчеләр санының иң югары ноктасы 23 гыйнварга туры килергә һәм тәүлегенә 25 меңләп кешене тәшкил итәргә мөмкин, дип фаразлый Airfinity.
  • Европа берлеге Кытайга коронавирустан бушлай вакциналар тәкъдим итте.
  • Кытайда инфекцияне йоктыручылар кисәк арту сәбәпле узган атнада кайбер илләр Кытайдан килүчеләргә ковид тесты уздыруны мәҗбүри итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG