2023 ел башланды. Азатлык үз укучыларын узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды, хәзер исә яңа елга фаразлар кылырга, мөмкин буласы сценарийларны барларга вакыт.
Русиянең Украинага каршы сугышы быел тәмамлана аламы, моның нинди алшартлар кирәк? Милли республикаларны, татар-башкортны бу елда нәрсәләр көтә? Русиядә сугышка, илгә кайтучы табутларга каршы киңкүләм протестлар туарга мөмкинме?
Бу һәм башка бик күп сорауларны сәясәт белгече Руслан Айсинга бирдек.
ДӨНЬЯ: СУГЫШ ДӘВАМ ИТӘЧӘК, КҮП НӘРСӘ РУСИЯНЕҢ ЭЧКЕ ВАКЫЙГАЛАРЫНА БӘЙЛЕ
— Сөйләшүне күпчелек кешене кызыксындырган сораудан башлыйк: Русиянең Украинадагы сугышы кайчан бетәр? 2023 елда моны көтеп буламы?
— Төгәл генә моны фаразлап булмый, әлбәттә, сугыш бетүе бик күп төрле фактордан тора. Шулай да, киләсе елга аерым тенденцияләрне билгеләп була.
2023 елда сугыш әле бетмәс. Моны бик күп украин аналитиклары да, АКШның хәрби белгечләре дә әйтә. Аларның фаразларына нигезләнеп, сугыш якынча ике елга сузылырга мөмкин дип фикер йөртәм. Ләкин бит сугыш төрлечә уза, шуны да истә тоту мөһим. Әйтик, кышкы айларда аның интенсивлыгы төшә, хәрби бәрелешләр әзрәк булырга мөмкин. Язның җылы көннәре, җәй җитүе белән актив фаза башланырга мөмкин, чөнки һава шартлары яхшыра.
Путин хакимиятән киткәнче сугыш дәвам итәчәк
Сугыш тәмамлануы Русиянең эчке сәяси хәленә бәйле. Владимир Путин китсә, йә аны китәргә мәҗбүр итсәләр, сугыш шул ук көнне туктарга мөмкин. Путин бу сугышны үз "тормыш сугышы" итеп күрә, шуңа ул бөтен көчен, ресурсларын корбан итәргә әзер. Путин хакимиятән киткәнче сугыш дәвам итәчәк.
— Сугыш тәмамлануы нинди сценарий белән барырга мөмкин? Моның өчен Украинаның 2014 елга кадәр чикләренә кайтуы кирәкме, Русия үзе чигенерме, ничек уйлыйсыз?
— Монда да төрле юллар бар. Беренче чиратта, Украинаның җиңүе Русиянең эчке халәтенә дә бәйле була ала, әйтик, инкыйлаб, түнтәрелеш кебек вариант. Инкыйлаб үзе генә барлыкка килми, аның ике мөһим алшарты бар: элита эчендә ызгыш-талаш һәм астан, гади халыктан күтәрелгән ризасызлык, бәрелешләр. Бу ике тенденция тоташса, инкыйлаб барлыкка килә, бу тарихи канун, Франциядә дә, XX гасыр башында Русиядә, 1979 елгы Иранда да шулай булды.
Бу илдә теләсә нинди вакыйгалар булырга мөмкин, шуны исәптә тоту кирәк
Хәзерге вакытта Русиядә элита эчендә кечкенә каршылыклар бар, ләкин алар зур түгел. Халык арасында да әлегә күтәрелеш, ризасызлык көтелми. Шулай да, Русия бик үзенчәлекле җир, ул кара упкын сыман. Заманында Дзержинский да Русиянең бернинди мантыйкка сыймавын әйткән. Бу илдә теләсә нинди вакыйгалар булырга мөмкин, шуны исәптә тоту кирәк.
Путин урынына килгән хакимиятнең дә тотышы билгесез, ләкин, миңа калса, ул ничек тә булса Көнбатыш белән уртак тел һәм килешү табарга тырышачак. Ник дигәннән, хәзер илдә икътисади вазгыять авырлаша бара, социаль-демографик яктан да кыен, илдән иң яхшы кадрлар, белгечләр китүе дә күзәтелә, илдә технологияләр үсеше туктады – бу шартларда илнең Көнбатыш белән дуслашудан башка юлы юк.
Украина чикләре һәм Кырым мәсьәләсенә килгәндә, танылган дипломат һәм АКШның элекке дәүләт сәркатибе Һенри Киссинджерның күптән түгел генә чыккан мәкаләсенә игътибар итә алам. "Русия белән нишләргә?" дигән язмасында ул Кырым һәм Русия басып алган фетнәчел ДНР, ЛНР кебек җирлекләргә махсус статус бирү, киләчәктә килешү нигезендә анда референдум үткәрергә тәкъдим итә. Димәк, дөнья күләмендә инде ниндидер бәхәс, сәүдә башланды. Киссинджер – Путин белән электән үк аралашкан дипломат, ягъни, Мәскәү дә ниндидер сәүдә, сатулашу эшен башларга мөмкин. Икенче яктан, күптән түгел генә Зеленский Вашингтонга барып кайтты, анда ул Байден белән очрашты. Медведев исә Кытайга барып, анда Си Цзиньпин белән күреште. Ягъни, сәүдә, сөйләшүләр бара.
Халыкның абсолют күпчелеге Кырым, фетнәчел республикалар Украинага кайтырга тиеш дип саный
Украинада фетнәчел республикалар, Кырым мәсьәләсендә иҗтимагый консенсус көчле – халыкның абсолют күпчелеге алар Украинага кайтырга тиеш дип саный. Шул ук вакытта, Украинаның көче чиксез түгел, аңа бик авыр. Сугышка Беларус та кушылган очракта, турыдан кушылмыйча, үз мәйданчыгын, техникасын, җиһазларын Русиягә бирү очрагында, тагын да катлаулырак булачак. Шуңа мин ниндидер фетнәчел республикалар, Кырым өчен ниндидер "күчеш" хәлен, алар тирәсендә ниндидер консенсусны да инкярь итмим, бу да мөмкин вариант.
— Русиянең таркалу ихтималы никадәр зур? Соңгы вакытта Украинаның сәясәтчеләре дә бу хакта сөйли, чит илләрдәге милли оешмалар да мондый максат куя. Дөнья илләре бу сценарийга ничек карый дип уйлыйсыз?
— Шул ук Киссинджерның мәкаләсенә кайтсак, ул үзе "безнең өчен Русиянең таркалуы яхшы түгел" диде. Минемчә, алар Путинны көчсезләндерәләр, ләкин ахыргыча Русияне дәүләт буларак юк итү максатын куймыйлар. Шул ук вакытта, Украинага да әлегә көчле һөҗүм коралын бирмиләр, бирелгән коралның күпчелеге – саклану һәм яклану өчен. Шуңа күрә вазгыять бик авыр, киләчәк вакыйгалар Украина һәм Русиядән генә тормый дип уйлыйм.
РУСИЯ: СӘЯСИ СИСТЕМ ДЕГРАДАЦИЯСЕ, СӘЯСИ БУЛМАГАН ПРОТЕСТ АРТУЫ
— 2023 елда Русия эчендә ниләр көтергә була? Сәяси систем белән ни булачак, бу гади халыкка ничек тәэсир итәчәк?
Сәяси һәм иҗтимагый институтлар көчсезләнүен дәвам итәчәк, алар хәзер дә бернәрсә дә хәл итми
— Сәяси яктан Русиядә деградация дәвам итәчәк дип уйлыйм. Сәяси һәм иҗтимагый институтлар көчсезләнүен дәвам итәчәк, алар хәзер дә бернәрсә дә хәл итми. Шул ук Федерация шурасы, Дәүләт думасы, мәхкәмәләр һәм башкалар. Алар формаль яктан эшен дәвам итсәләр дә, сәяси яктан берни хәл итмәячәк.
Шул ук вакытта, аерым көчләрнең, аерым кешеләрнең сәяси аренага чыгуын да күрербез дип уйлыйм. Яңа лидерлар, яңа әйдәманнар барлыкка килергә тиеш. Алар башта сугышка каршы артык чыгыш ясамаса да, вакыт узу белән солыхка өнди башларга мөмкин.
Путин үз кулында бөтен хакимиятне тотса да, алдагы елда ул әкренләп сәяси көчне югалта барыр, дип уйлыйм. Моны без инде 2022 елда күрдек, аның сәяси рейтингы түбәнәя, каршы чыгучылар арта, хәтта элита да аның бөтен яктан көчле булмавын күрде. Минемчә, Путинны Чаушеску "синдромы" көтә. Беләбез, Чаушескуның рәсми рәвештә рейтингы югары булган, телдән аны барысы да хуплаган, ләкин бер көндә аны бәреп төшергәннәр һәм атып үтергәннәр. Путинны да мондый язмыш көтә ала.
Сәяси кискенләшү артачак, ризасызларга карата басым һәм репрессияләр көчәячәк
2023 елда сәяси кискенләшү артачак, ризасызларга карата басым һәм репрессияләр көчәячәк, тыюлар һәм репресив кануннар тагын да күбрәк кабул ителәчәк дип фаразлыйм. Хәзер дөрес хаританы чыгару турында канун да кабул ителде, ишеткәнсездер. Ләкин бу кануннарга киләчәктә игътибар итмәячәкләр, чөнки аларның мәгънәсе юк. Бер дәүләт институты да тиешенчә эшләмәячәк. Сәясәт белемендә шундый тенденция бар: репрессив кануннар күбәя барган саен, алар эшләми башлый, чөнки сәяси систем үзе эшләми. Монда да шулай булыр дип уйлыйм.
— Сугыш башланганнан соң, халык тормышы кискен авырлашачак, халык протестларга чыгачак дигән фаразлар булды. Мобилизация башланганнан соң да "табутларны күргәч, халык чыдамаячак, илкүләм ризасызлык булачак" дигән сүзләр булды. Әлегә кадәр алар тормышка ашмады, Русиядә киңкүләм протестлар юк. Сәясәт белгече буларак моны ничек аңлата аласыз?
— Моны психологик яктан аңлатып буладыр, бу Русиянең тарихи һәм милли үзенчәлеге белән бәйле, "коллык психологиясе" бар, аны инкярь итеп булмый. Тарихка карасаң, Русиядә крепостной хокукы, ягъни коллык, әле 1861 елда гына рәсми юк ителде. Халык аңында исә бу коллык кануннары, системы Сталин вакытында да күзәтелде. Әйтик, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчмәү киртәләре, аерым кешенең дәүләт эшендә катнаша алмавы һәм башкалар.
Халыкны оештыру, протестка күтәрү өчен интеллектуаль, зыялы катлам кирәк
Икенче мөһим сәбәп: Русиядә интеллектуаль катлам, зыялылар йә илдән чыгып китте, йә хакимият структураларында эшли. Халыкны оештыру, протестка күтәрү өчен интеллектуаль, зыялы катлам кирәк, кешеләр үзләре генә оешмый, чыкмый.
Мәгълүмати кырда да хөкүмәтнең тоталь хакимлек итүен дә истә тотарга кирәк. Тоталь пропаганда бара, бөтен альтернатив фикерләр тамырдан юк ителә, илдәге һәр кешегә "Путинны коллектив хуплау" турында фикер сеңдерелә. Мондый дәрәҗәдә пропаганда хәтта Совет берлегендә дә юк иде дияр идем.
Чынбарлыкта, халыкта ризасызлык зур дип уйлыйм, ләкин ул сәяси төсмер алмаган. Кухняларда утырып, бәяләр үсүе, эш юк, ЖКХ кыйбатлана, урамда кар чистартмыйлар кебек мәсьәләдә барысы да диярлек зарлана. Ләкин бу хисләр сәяси протестка әйләнер өчен әйдәманнар, лидерлар кирәк. Әлегә бу күренми, ләкин, алдан әйткәнемчә, мондый лидерлар барлыкка килергә мөмкин.
ТАТАРСТАН ҺӘМ БАШКОРТСТАН: ЭЧКЕ ДОШМАННЫ ЭЗЛӘҮ ШАУКЫМЫ БУЛЫРГА МӨМКИН
— Татарстан белән Башкортстанны, гомумән, милли республикаларны киләсе елда ниләр көтә?
— Уңай үзгәрешләрне көтәсе юк дип уйлыйм. Ел азагында гына без Татарстан президенты атамасы тирәсендә булган вакыйгаларны күрдек. Әле аларга кадәр мин Татарстан ничек тә булса "президентлыкны" саклап калырга тырышыр дип уйлаган идем, алар соңгы атнага кадәр суздылар. Чынлыкта, бу да протест, бу да позиция. Күрәсең, Мәскәү үзенекен итте. Әле алдагы айларда Конституция үзгәрешләре дә булыр, аннан суверенитет, ватандашлык сүзләрен алып атарга телиләр.
Без Татарстанның әзме-күпме символлар өчен көрәшеп алуын күрергә мөмкин
Миңа калса, Путинга "президент" сүзе барыбер. Ә менә Татарстан өчен, халык өчен бу мөһим, чөнки ул символ. Суверенитет, ватандашлык сүзләре дә – символ, аларның реаль эчтәлеге булмаса да, халык өчен, Татарстан элитасы өчен алар мөһим. Димәк, без Татарстанның әзме-күпме алар өчен көрәшеп алуын күрергә мөмкин.
Башкортстанга килгәндә, Радий Хабиров республика мәнфәгатьләре өчен көрәшергә теләми дә, җыенмый да, ул тулысынча Мәскәү кешесе. Ул сугыш белән яши, сугыш темасын күтәрә. Ул башкорт мәнфәгатен дә, татар мәнфәгатен дә якларлык кеше түгел. Ул ачыктан балаларының чукынганын әйтте, аның миллилеге юк. Шуңа Башкортстанда вазгыять авыррак.
Башкортстанда иҗтимагый көчләр активрак, Татарстанда иҗтимагый хәрәкәт билгеле кысаларда яши
Шул ук вакытта, Башкортстанда иҗтимагый көчләр активрак. Татарстанда иҗтимагый хәрәкәт билгеле кысаларда яши. Татарстанда бернинди иҗтимагый иницитива астан чыга алмый, ул очракта шунда ук башка сугалар. Шуңа күрә без Татар конгрессының бары тик җыр-бию тирәсендә генә эш итүен күрәбез.
— Татарстанда президент атамасы юк ителде, хәзер чират республиканың үзенә килә аламы? Бу елны федераль үзәк милли республикаларны юкка чыгару омтылышын ясарга мөмкинме?
— Украина белән сугышта җиңүләр, уңышлар булмаса, Русия бөтен куәтен һәм ачуын янә милли республикаларга, азчылык халыкларга, мөселманнарга юнәлтәчәк дип уйлыйм. Аңа "эчке дошман" кирәк булачак, украиннарга җиңелүне күрсәтмәү өчен бу дошман Русия эчендәге азчылык халыклар булачагы көн кебек ачык.
Путин куәт оешмаларына мөрәҗәгать итеп, шымчыларны һәм экстремистларны табыгыз дип кушты, бу аның боерыгы
Милли мәктәпләрне яңадан тикшерү, җәмгыятьтә сепаратистларны эзләп "ачыклау", милли мәсьәләгә бәйле җинаять эшләре һәм башкалар – болар бик ихтимал. Декабрьдә генә Путин куәт оешмаларына мөрәҗәгать итеп, шымчыларны һәм экстремистларны табыгыз дип кушты бит, бу аның боерыгы. Ә без куәт структураларның ничек эшләвен бик яхшы беләбез: боерык килгән икән, аларны табарга кирәк, алар бармы, юкмы – икенчел мәсьәлә.
— Башкортстан җитәкчелеге, аерым алганда Хәбиров баштан ук сугышны хупласа, Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдә үзен саграк тотарга тырышты. Соңгы айларда исә Татарстан җитәкчелегенең дә сугыш темасында активлашуы, белдерүләрне ешрак ясавы сизелә. Бу нәрсәгә бәйле?
— Белүемчә, Мәскәүдән төбәкләргә махсус фәрман килде: җитәкчеләргә мобилизацияләнүчеләр белән очрашырга, аларга ярдәм итәргә, гаиләләрен тынычландырырга кушылды. Бу күз буяу өчен махсус эшләнә торган нәрсә.
Татарстанның, Башкортстанның кебек сугыш мәсьәләсендә агрессив риторикасы юк
Татарстан чыннан да сугыш башында бу темадан читләшергә тырышты. Ләкин Мәскәүдән боерык килсә, аннан баш тартып булмый, бу Путинның турыдан туры күзәткән мәсьәләсе. Шуңа күрә Татарстан хакимияте тә сугыш, мобилизация темасына катнашырга мәҗбүр. Шулай да, Башкортстандагы кебек агрессив риторика юк, үзен әзме-күпме тынычрак тотарга тырышалар.
Бу Мәскәүгә ошамый, әлбәттә. Мәскәү барыбер милли республикаларны потенциаль сепаратист итеп күрә, һәрвакыт аларда куркыныч күрә. Шуңа күрә Мәскәү мөмкин кадәр актив рәвештә милли республикаларны, төрле милләтләрне сугышка "буярга" тырыша, соңрак аларның сугышка каршы баш күтәрергә мораль хокукы булмасын дигән теләкләре бар.
— Бер яктан, сугыш шартларында Русия эчендә милли хокуклар, милли телләр мәсьәләсе югала кебек, моны сез дә элек әйткән идегез. Икенче яктан, сугыш фонында "мин урыс түгел" дигән белдерүләр ешайды, антиколониализм шаукымы да пәйда булды. Бу ике тенденциянең кайсысы җиңеп чыгар дип уйлыйсыз?
— Федераль үзәк милли мәсьәләне барыбер тулысынча бастыра алмаячак. Социаль челтәрләрдә бу шаукым нык күзәтелә: "мин урыс дөньясын, аның сәясәтен хупламыйм" диючеләр, үзендә милли тамырларны табучылар күбәйде. Минемчә, бу милли азчылыкларга бирелгән бүләк, һидаят. Бу милли яңарышка өмет тудыра һәм моны бернинди дәүләт тә юкка чыгара алмаячак.
Путин режимы барыбер юкка чыгачак, ә менә күтәрелеш дулкынының җимешләре булыр
Тышкы басым булачак, алда әйткәнемчә, Русиядә милли азчылык халыклар дошманга әйләнергә мөмкин, ләкин эчке яктан үзаңны, милли хисләрне берничек тә бастырып булмый. Бу мәсьәләдә мин күтәренке рухта, Путин режимы барыбер юкка чыгачак, ә менә күтәрелеш дулкынының җимешләре булыр.
Бу чорда милли активистларга, лидерларга, медиа чараларына активрак эшләргә кирәк. Татар-башкортларның дөнья буйлап сибелеп яшәвен исәпкә алсаң, берләшү, бергәләп төрле файдалы проектлар тудыру заманы хәзер, менә бу милли күтәрелешне ул яктан кулланып өлгерергә кирәк дип саныйм.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум