21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итү белән хәрби комиссариатлар кешеләрне Украинага каршы сугышка җыярга кереште. Бу сугышка инде иң күп корбан биргән Дагыстанда мобилизациягә каршы киңкүләм протестлар башланды. Бабаюрт районында яшәүчеләр 22 сентябрьдә район үзәге янындагы федерал юлны япты. Соңрак күрше Хасавюрт районында кумыкларның зур гына Эндирей авылында да күпләр ризасызлык белдерергә чыкты. Киңкүләм протестлар республика башкаласы Махачкалада да кабатланды. "Idel.Реалии" сугышка ризасызлык белдереп иң башта нигә нәкъ менә кумыклар яшәгән урыннарда чыгуларын ачыклаган.
16 меңнән артык кеше яшәгән Бабаюртта ризасызлык белдерү 22 сентябрьдә үк башланды, халык район үзәге янындагы федерал юлны япты. Район үзәгендә күпчелекне Төньяк Кавказдагы иң зур төрки халык булган кумыклар тәшкил итә. 2010 елгы җанисәп татарларга якын бу халыкның Русиядә ярты миллионнан артуын күрсәткән иде. Соңгы берничә дистә елда кумыклар илдә иң нык арта баручы халыкларның берсе.
Протест чарасы узган көндә "Idel.Реалии" Бабаюртта яшәүчеләр белән элемтәгә кергән. Алар әйтүенчә, халык күтәрелү белән үк районның хәрби комиссары вазифасыннан алынган. Әмма рәсмиләр бу хәбәрне расламады.
Район үзәгендәгеләр әйтүенчә, "күнегүләргә алабыз дип, кешеләрне алдарга маташалар".
Әңгәмәдәшләрнең берсе сүзләренчә, күнегүләр турында сүз — ялган. Ул җирле халыкның үз кешеләрен хакимияткә бирмәячәген әйтә.
Соңгы сулышыбызгача көрәшәчәкбез
— Соңгы сулышыбызгача көрәшәчәкбез, — ди Патимат (исеме үзгәртелгән)
Бабаюрт вакыйгаларыннан соң ук күрше Хасавюрт райорынының иң зур авылларыннан берсе булган Эндирейда яшәүчеләр дә күтәрелеп чыкты. Анда 8 меңнән артык кеше яши. Интернеттагы видеога караганда, протест җыенында йөздән артык кеше катнашкан. Алар да машина юлын япкан. Полиция һавага ут ачса да, протест белдерүчеләр таралмаган. Җирле "Черновик" басмасы республикадагы мәгълүмат чараларына сылтанып хәбәр итүенчә, бу авылдан 110 кешене, шул исәптән армиядән әле генә кайтканнарны да хәрби хезмәткә чакырганнар. Эчке эшләр министрлыгының Дагыстан бүлеге басманың бу хәл турындагы соравына җавап бирмәгән.
28 сентябрьдә исә Дагыстан хакимиятләренең мобилизацияне яклау митингына укытучыларны һәм башка бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүри рәвештә җыюы турында хәбәр чыкты.
"Idel.Реалии" Эндирейның 2нче мәктәбе мөдире белән элемтәгә кергән. Үзен Муратбек (рәсми сайтларда бу мәктәп мөдиренең Айдемиров Муратбек булуы язылган) дип таныткан мөдир ул сөйләшү вакытында мобилизацияне яклау митингында булуын әйткән. Анда катнашучылар турындагы сорауга ниндидер саннар әйтми генә, "күп" дип җавап биргән.
Русиягә кем һөҗүм итүе турындагы сорауны исә "превентив сугышырга карар иттек, һөҗүмгә кадәр үк" дип җаваплаган.
Айдемиров шулай ук үзенең дә сугышка китүен һәм "ватан өчен" сугышачагын әйткән. Аның фикеренчә, узган дүшәмбе көнне мобилизациягә каршы митингта Эндирей халкы катнашмаган, ә кешеләр күрше авыллардан җыелган.
Эндирейда яшәүче башка кешеләр исә протест чарасында шушы авыл кешеләре катнашуын әйтә.
Кавказдагы блогерлар язуынча, мобилизацияне яклау митингларын оештыру "төбәк башлыгы Сергей Меликов вазгыятьне контрольдә тота һәм бу юнәлештә Путин линиясен алып бара дигән легенданы ныгыту өчен" кирәк булган. Дагыстанның "Спросите у Расула" Telegram каналы язуынча, Эндирейда мобилизацияне яклап ашыгыч рәвештә оештырылган митингка башка авылларның да укытучыларын җыйганнар. Моның өчен кайбер мәктәпләрдә хәтта ял көне дә оештырылган.
ҖИҺАДЧЫЛАР ҺӘМ МИЛЛӘТЧЕЛӘР?
Эндирейда да, Бабаюртта да мобилизациягә каршы чараларда катнашучылар хакимият мобилизацияләп алып китәргә теләгән егетләрен көч белән тартып алып калды.
Пропагандистлар безне "ваһһабилар" дип күрсәтергә тырышты
— Пропагандистлар безне "ваһһабилар" дип күрсәтергә тырышты, Кавказдагы күп кенә пабликлар куркаклыкта гаеләргә маташты. Гәрчә бөтен нормал кешеләр безнең ни өчен чыгуыбызны аңлый, — ди Бабаюртта яшәүче Замир (исеме үзгәртелгән).
Аның сүзләренчә, халык бу сугышның ни өчен баруын аңламый һәм сугышырга теләми.
Блоглар гына түгел, Русиянең төрле пропаганда чаралары да бу протестларны җиһадчылар һәм милләтчеләр күтәрелеше дип аңлатты һәм янәсе аларны Украинадан идарә итәләр дип күрсәтергә тырышты. Алар сүзләренчә, Эндирейда "ныклап яшеренгән җиһадчы төркем бар".
"Idel.Реалии" белән әңгәмәдә Замир "Русиянең Украинага каршы агрессив сугышын" аңламавын әйткән һәм аны "мәгънәсез" дип атаган.
— Үзем дә беренче категориядә, әмма мин сугышырга һәм Путин хакына үләргә бармаячакмын, — ди ул.
Ул шулай ук "ике районда кумыкларны күбрәк алуларына" игътибар иткән.
Гаскәргә алуның 90 проценты нигәдер кумыкларга туры килә
— Гаскәргә алуның 90 проценты нигәдер кумыкларга туры килә. Хәтта Хасавюрт районында да шулай. Башка милләтләр кайда? Алар кутаннарга (тауларда яшәүчеләрнең көтүлекләргә якын урында төзелгән, рәсми теркәлмәгән торак урыннары - ред.) тимиләр, — ди ул.
Хасавюрт хакимияте мәгълүматларына караганда, районда 40 меңнән артык кумык, 39 меңләп авар, 32 меңнән артык чечен, 7,5 меңләп лезгин һәм 6 меңнән артык даргин яши.
"Idel.Реалии" кумыкларның сугышка башкалардан күбрәк җибәрелүе турындагы сүзләргә аңлатма бирүне сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, әмма җавап булмаган.
КУӘТ СТРУКТУРАЛАРЫНА КАРШЫ НИЧЕК КӨРӘШКӘННӘР
"Idel.Реалии" ачыклавынча, Бабаюрт районындагы яшьләр үзләренең бөтен гамәлләрен үзара координацияләү өчен чатлар булдырган. Хакимият вәкилләре районнан кемнедер алып китәргә җыенганда яшьләр шул чатлар аша хәбәрләшеп тиз генә реакция күрсәткән.
Җирле чатлардан билгеле булганча, Бабаюрттагы чараларда район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, районның төрле авылларыннан килгән кешеләр дә катнашкан.
Районда яшәүче бер әңгәмәдәш сүзләренчә, повесткаларны кичке сәгать җидедән соң китерә торган булганнар. Шуңа күрә авыллардагы кешеләр җыелышып, авылга керү юлларын яба, повестка китерүчеләрне кертми башлаган.
Бабаюрт районындагы башка бер чыганак белдерүенчә, райондагы авылларга район хәрби комиссариаты 3 меңләп повестка җибәргән. Аның сүзләренчә, районда 20дән артык повестка таратылмаска тиеш булган. Кешеләрнең ачуы кайнап чыгуы шуның белән аңлатыла.
Бабаюрт районы хакимияте "Idel.Реалии"ның бу мәгълүматны раслау яки кире кагу турындагы язма мөрәҗәгатенә җавап бирмәгән, хакимиятнең матбугат хезмәте телефонны алмаган.
НИГӘ НӘКЪ МЕНӘ КУМЫК АВЫЛЛАРЫ?
Бабаюрт һәм Эндирейдагы протестлар Дагыстандагы беренче шундый чаралар булды, соңрак республика башкаласы Махачкалада да мобилизациягә ризасызлык белдерергә күпләп чыктылар. Махачкалада күп кенә милләтләр вәкилләре яшәсә дә, бу шәһәр — кумыкларның күптәннән тупланып яшәгән урыннарының берсе.
Хакимият протестларны бастыру өчен кырыс чаралар кулланды, Эндирейда хәтта автоматтан һавага ату да булды. Кумыклар яшәгән урыннар көчле протест чаралары белән төбәктәге башка районнардан аерылып торды. Бабаюрт белән Эндирей Дагыстанда нигә шулай аерылып тора соң? "Idel.Реалии"ның бу турыдагы соравына Free Russia Foundation вәкиле Денис Соколов җавап биргән. Ул Дагыстанда озак вакыт яшәп төбәкне өйрәнгән белгеч.
Аңламый торган кешеләрне пропаганда белән мобилизацияләп була. Ә бу кешеләр барысын да яхшы аңлый
— Бабаюрт белән Эндирей — кумык авыллары. Алар зур. Бабаюрт — район үзәге. Хасавюрт районындагы Эндирей да зур, борынгы кумык авылы. 42нче дивизиягә бу авылдан контракт белән китүчеләр күп булды. Бу — Шали (Чечнядагы Шали районы үзәге - ред.) һәм Борзоедагы (Чечнядагы авыл. Борзое янында 291нче мотоукчылар полкының хәрби шәһәрчеге урнашкан - ред.) мотоукчылар полклары. Һәм күп кенә кумыклар бу сугышта инде булган. 200ләр (сугышта һәлак булганнар - ред.) дә бар, хәрби контрактны өзүчеләр дә күп. Һәм менә алар бу сугыштан кайтуга аларны яңадан мобилизацияли башлыйлар. Һәм алар аннан кайту нык авыр булачагын бик яхшы аңлый. Аларның әниләре, хатыннары һәм апа-сеңелләре моның ни белән тәмамланачагын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә бу низаг котылгысыз. Аңламый торган кешеләрне пропаганда белән мобилизацияләп була. Ә бу кешеләр барысын да яхшы аңлый. Бу — беренче сәбәбе, — ди ул.
Әмма икенче сәбәбе дә бар. Соколов фикеренчә, мобилизициянең Кумык яссылыгында инде дистәләрчә ел дәвам иткән милләтара низагка килеп кушылуы.
Бу җир низагына мобилизация килеп кушыла
— Бу очракта аварлар белән кумыклар арасындагы низаг. Кумык яссылыгында күчмә көтүчелек белән шөгыльләнүчеләрнең торакларыннан инде авыллар үсеп чыкты. Бабаюрт һәм Хасавюрт районнарында аварлар белән кумыклар сан ягыннан тигезләште диярлек. Хакимият оешмаларында, көч структураларында аварлар күп. Аңлавымча, районнарда хәрби комиссарлар итеп күбрәк аварлар куела. Һәм бу инде сәясиләшкән борынгы җир низагына килеп кушыла. Чөнки Кумык яссылыгында кумыклар контрольне югалта. Шушы җир низагына мобилизация килеп кушыла. Мобилизация — кешеләрне үлемгә җибәрү, һәм моны бөтен кеше дә аңлый. Хәрби комиссар — авар, мобилизацияләнүчеләр кумыклар икән, низаг тагын да кискенләшә, ди Соколов.
Дагыстанның авыл хуҗалыгына яраклы тигез өлешләрендә җир низаглары бар. Русия каннуры нигезендә авыл хуҗалыгы җирләре статусына ия җирләрдә торак йортлар төзү тыелса да, күпләр таудан төшеп биредә йортлар төзегән. Таудан төшкәннәр белән бу яссылыкта электән яшәгәннәрнең төрле милләтләрдән булуы проблемны тагын да кискенләштерә. Биредә күптән яшәүче кумыклар тау кешеләренең биредә тораклар төзүе үзләренең этномәдәни киңлегенә куркыныч тудыра дип борчыла.
Кумыклар һәм нугайлар бу проблемга хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итү өчен вакыт-вакыт төрле протестлар һәм башка чаралар оештырып килә. Таудан күченеп килгәннәр исә үзләре яшәгән бу урыннарны рәсми рәвештә теркәүне сорый.
2017 елда кумыкларның җир проблемына бәйле чираттагы чарасыннан соң "Кавказ.Реалии" ул чакта Цумадин районы шурасында шундый рәсми теркәлмәгән Шава авылын вәкиллек итүче Исмаил Газимагомедов белән сөйләшкән иде. Бу авыл да авыл хуҗалыгы биләмәсендә рәсми теркәлми генә үсеп чыккан. Авыл хуҗалыгы биләмәләре статусындагы бу җирләрдә мондый авылларның ничек үсеп чыгуын Газимагомедов совет чорында шундый сәясәт алып барылуы белән аңлата.
Хакимият булышты, яссы җирләргә күченергә үгетләде
— Чеченнарны депортацияләгәннән соң, белүебезчә, күп кенә дагыстаннарны Чечняга күчергәннәр, ә чеченнар кайткач аларның барыр урыны калмый, чөнки таулардагы авыллары инде җимерелгән була. Болар — авыл хуҗалыгы җирләре. Ул чакта безгә булыштылар, хакимият тә ярдәм итте — акча бирде. Совет чорында сәясәт шундый иде. Хакимият булышты, яссы җирләргә күченергә үгетләде, — ди Газимагомедов
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
- Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.
Язманың оригиналы: Idel. Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!