Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Верстка": Кремль губернаторларга сайлауга кадәр Украинадагы сугышка барып кайтырга киңәш итә


Мәскәү мэры Сергей Собянин узган елның декабрендә фронтка баруы турында хәбәр иткән иде (фотода уңда)
Мәскәү мэры Сергей Собянин узган елның декабрендә фронтка баруы турында хәбәр иткән иде (фотода уңда)

Быел көздә Русиянең 20 төбәгендә җитәчеләрне сайлау узачак.

Кремль Русия төбәкләре башлыкларына сентябрьдә узачак сайлаулар алдыннан Украинадагы сугыш зонасына барып кайтырга киңәш иткән. Әлеге киңәш сайлаулар узачак төбәк башлыкларына кагыла. Бу хакта "Верстка" басмасы Мәскәү хакимиятенә якын чыганакларга сылтанып язды.

Бу көздә Русиянең 20 төбәгендә башлыклар сайлау узачак, тагын бер төбәктә парламент сайлана, моннан тыш, Украинаның аннексияләнгән төбәкләрендә дә тавыш бирү каралган. "Верстка" язуынча, сайлаулар узачак егерме төбәктәге губернаторларның сигезе узган ел сугыш зонасына инде булган, шуларның җидесе декабрьдә генә барган.

Беренче булып сугыш зонасына декабрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин барды. 2 декабрьдә аның телеграм-каналында окопларда төшкән фотосурәтләр чыкты. Ул саклану ныгытмалары "төзүдә" ярдәм итүен белдерде.

Декабрьнең икенче яртысында фронтка Самар, Иваново, Амур, Орел өлкәләре, шулай ук Ямал-Ненец автономияле бүлгесе һәм Приморье җитәкчеләре булып кайтты. Соңгысы өчен бу сугыш башыннан бирле фронтка алтынчы сәфәр иде. Калганнары анда беренче тапкыр барды. Аларның фронт сызыгына никадәр якын килгәне хәбәр ителми.

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре әлегә фронтта булмады. Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора.

Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 218, Башкортстаннан кимендә 324 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG