Атна башында Төркия һәм Сүриядә булган көчле җир тетрәү аркасында корбаннар саны арта да арта. Бу сәгатькә Төркиядә зилзиләдә һәлак булучылар саны 16 меңнән артты. Җәрәхәтләнүчеләр – 64 меңнән артык. Төркиягә килгән зыян 4 млрд доллардан арта ала дип саный белгечләр. Сүриядә һәлак булучылар 3 меңнән артты.
Төркиядә кешеләрне хәрабәләрдән чыгару эшен салкын, карлы һава торышы да катлауландыра. Әмма кешеләрне эзләү тәүлек буена туктамый.
Русиянең Украинага сугыш белән бәреп керүен хупламаучыларның зур өлеше Төркиягә килде, шактый татар белән башкорт та солтан җирендә сыену тапты. Тынычланып яши башлады, тормышын көйләргә тырышты. Азатлык 21нче гасырдагы яңа татар мөһаҗирләре тарихы, аларның тормышы, нинди мәсьәләләр, киртәләргә тап булуы хакында даими сөйли. Татарлар күпләп яшәүче шәһәрләрнең берсе - Төркиянең көньягында, Урта диңгез буенда урнашкан Мәрсин шәһәре. Ул җир тетрәвенең иң зәһәр урыннарына якын. Сугыштан, мобилизациядән качкан татарлар өчен дә бу зилзилә зур сынау булды. Алар да төрекләр белән бергә бу вакыйганың эчендә кайный, үз башларыннан кичерә.
Тынычлык һәм тотрыклылык эзләп Төркиягә китәргә булган татарларга туган якларын, өйләрен, фатирларын, эшләрен, көйләнгән тормышларын ташлап чыгып китү бер сынау булса, Төркиядәге булган бу коточкыч фаҗига эчендә калу - икенче зур тетрәнү. Алар моны ничек кичерә һәм ниләр уйлый? Төркияне сайлап оттырганнармы, алар арасында Төркиядән китү турында уйлаучылар бармы? Азатлык Мәрсин шәһәрендә яшәүче берничә татар белән сөйләште.
Сугыш башлану белән Айсылу Натфуллина гаиләсе белән Казаннан Төркиягә күченеп килгән. Яшәү урыннары – Мәрсин шәһәре. Җир тетрәүдән калган курку әле дә басылмады, әмма сейсмологик вазгыять никадәр тотрыксыз булмасын, моннан беркая китәргә җыенмаулары турында сөйләде ул.
— Җир тетрәве нинди булырга мөмкин икәнен белми идем, башкаларга да моны тоярга язмасын, чөнки ул бик куркыныч. Безнең шәһәрдә 200 чакрым ераклыктагы кебек мәхшәр булмаса да, йортлар селкенде. Без дә, кешеләр дә өйләренә керергә курыкты. Вакытны урамда уздырдык дуслар белән. Нәкъ бер ел элек булган халәт иде. Сугыш башлангач, шулай ук дуслар белән очрашып, нишләргә, алга таба ниләр булыр дип фикерләшкән идек. Бу юлы да шулай. Җир тетрәүләр булган җирдә балалар белән төпләнеп буламы дип баш ватты кешеләр. Бу урынлы сораулар. Чөнки берничә төн йоклап булмый, киенгән килеш ятабыз, нидер була калса, атылып чыгып өлгерер өчен гел әзер торабыз. Бу физик яктан да, психологик яктан да авыр. Мәрсин тыныч шәһәр иде дип яшәдек моңа кадәр.
Сагындык Казанны, әмма әлегә монда калу хәерлерәк
Ә хәзер башка халәт. Кеше гомере – бер мизгел, кешеләр үлеме дәвам итә. Каласы килми бер яктан, әмма кая барасы? Европада көтеп торалармы безне? Юк. Кире кайта алмыйбыз. Сагындык, бик юксынабыз Казанны, әмма әлегә монда, Төркиядә калу хәерлерәк.
Төркия халкы бик оешканлыгын, ярдәмчел икәнен күрсәтте. Төрекме син, юкмы – чәйләр, ризыклар белән сыйлыйлар, ярдәм итәргә ашкынып торалар. Кайгыртучаннар. Миңа тимәде бу афәт дип тормыйлар, сүз белән булса да юатырга тырышалар.
Әмир Фазлыәхмәтов хатыны белән Төркиядә инде 10 ай. Алар башта Измир шәһәрендә яшәгән, хәзер Мәрсиндә. Һөнәре белән спорт тренеры булган Әмир җир тетрәүгә берничек тә әзерләнеп тә, күнегеп тә булмый дип сөйли.
— Төркиядә жир тетрәве ягыннан Мерсин иң куркынычсыз шәһәр. Шулай дип укыдык, сораштык. Әмма 6 февраль тыныч тормыш ничек юкка чыгуын үзебез күрдек. Зилзиләнең үзәге Һатай, Каһраманмарашта булса да, без Мәрсиндә җир убыла дип курыктык. Өйлер дер селкенде. Өч көн шулай яшәдек. Җирдәге тетрәүләр йортларның югары катларында аеруча куркыныч. Анда өйләр чайкалганы нык сизелә.
Безгә төрек дусларыбыз ике катлы йортта төн кунарга рөхсәт иттеләр. Шуңа, ичмасам, башка төннәрне тынычлап йокладык. Рәхмәт яусын аларга.
Китеп тә була, әмма без Төркиядә калабыз дип килештек
Без Измирда да яшәдек, анда гел җир тетрәүләр булып тора, ятаклар кайчак чайкала, 4 баллдан артык булса, ул сизелми калмый. Моңа берничек тә ияләнә алмыйсың. Шуңа Измирдан киттек, әмма җир тетрәве монда безне куып тотты.
Кайда һәм кайчан жир тетрәве булачагын беркем дә белми. Табигать афәтләре 100 елда бер тапкыр булып тора, без менә шуңа туры килгәнбез. Китеп тә була, аның турында уйладык, әмма без Төркиядә калабыз дип килештек. Әлегә шулай. Алга таба ни булыр – белмим.
PR белгече Айгөл Дәүләтшинаның гаиләсе дә Мәрсиндә яши. Алар баштан ук бирегә вакытлыча дип, кышны уздыру нияте белән килеп урнашкан. Гаилә Европага китәргә планлаштыра, әмма җир тетрәүләр, зилзиләләр моңа сәбәпче булмаган. Табигать никадәр тотрыксыз булмасын, никадәр башка вак мәсьәләләр булмасын, Төркия безне туганы кебек кочаклап алып каршы алды һәм без монда ирекле сулыш алып яши алдык, дип сөйли ул.
— Соңгы көннәр бик киеренке булды. Йоклау куркыныч, төрекләр җир тетрәвеннән ераграк урыннарга китте, бер-ике катлы йортларда булу хәерлерәк дип имин җирләрне эзләде. Ә без, килгән кешеләр, кая китик?! Мөмкинлекләр чикле. Көндез урамда булдык, әмма кичен өйгә керергә туры килде. Өзек-өзек йоклана, чөнки җир тетрәве кешеләрнең иң татлы йокы вакытына туры килгән иде бит, шуңа изрәп йокланмый, бала өчен дер калтырыйсың.
Җир тетрәве булса да, без монда тынычлык таптык. Казанга кайтмыйбыз
Куркуны ничек бастыкмы? Дуслар белән аралашу – төп дару. Гел сөйләшеп тору, тәмле ризык, чәй эчү – болар барысы да игътибарны читкә юнәлтә. Әмма хәбәрләрдән, интернетта таралган йөрәкөзгеч видеолардан читтә калып булмый. Кечкенә балаларны хәрабәләрдән чыгарсалар, күз яшьләремне тыя алмыйм. Бөтен балалар коткарырлган дип уйлыйсы килә.
Без исән калдык, йортларга зыян килмәде, без хәтта башкаларга ярдәм итә алабыз. Җир тетрәве булса да, без монда тынычлык таптык. Шулкадәр мәрхәмәтлелек белән уратып алдылар, туганнар кебек кабул иттеләр, игътибарлылар. Бу җир тетрәве булса да, булмаса да Төркия татарлар өчен тормыш алып барырга иң уңайлы дәүләт. Киләчәктә без Төркиягә кайтырга телибез. Ирем белән кайчан да булса диңгез буенда яшәрбез дип хыялланабыз.
Әмма Казанга кайтмыйбыз. Монда җир тетрәү куркынычы бар, бу – табигать карары, без аның белән идарә итә алмыйбыз. Әмма Русиядә теләсә кайчан өйгә бәреп керә алалар, анда менә тынычлыкны кешеләрдән хакимият тартып алды. Ниндидер мәдәни чикләр куелды, токсик вазгыять булдырылды, кешеләрне бүлә торган җәмгыятьтә яшәү дә авыр, гел репрессив кануннар чыгарылган дәүләттә баланы да үстерәсе килми. Төркиядә, Казакъстанда кешеләр күпкә мәрхәмәтлерәк кебек тоелды, бу илләрдә иреклерәк итеп үземне тойдым. Киеренкелектә яшисе килми.
Режиссер, язучы Ренат Хәбибуллинның Төркиягә килеп урнашуына 5 ай, ул да гаиләсе белән Мәрсиндә яши. Төркия - татарлар өчен уңай дәүләт, ди ул. Куркып утырырга вакыт юк, җир тетрәвеннән каза күрүчеләргә ярдәм эше әлеге вакытта мөһимрәк, дип сөйләде ул Азатлыкка.
— Безгә, татарларга, Төркия мохитенә, җәмгыятенә кереп китәргә бернинди дә киртә юк. Шулкадәр дустанә мөнәсәбәт, шуңа да биредә татарлар диңгездәге балык кебек яши. Дөрес, барысы да шома гына узмый. Татарлар бирегә килде, әмма соңгы өч айда Төркия яшәргә рөхсәт итә торган документларны бирми башлады. Кемдер китте, китеп өлгермәгәннәре менә җир тетрәве кебек коточкыч вакыйгаларны кичерә. Бу да зур сынау.
Дөресен генә әйткәндә, мин дүшәмбе булган җир тетрәвен хатыным уятмаса, сизмәс идем дә. Без яшәгән йорт ныклы төзелгән булып чыкты. Бераз селкетеп алды, була торган хәл дип кабул иттем. Күршеләремнең өйләре исә ул кадәр нык түгел булып чыкты. Алар нык курыккан иде. Уянып беткәч тә фаҗига масштабларын аңлап җиткермәгән идем. Икенче көнне инде биредәге егетләр белән оешып ярдәм эшенә тотындык. Качмадык, китмәдек, хәзер кешеләргә ярдәм күрсәтү кирәк.
Бу ил безне җылы кабул итте, төрекләрнең фаҗигасеннән читтә калып булмый
Ничектер интернетта Русиядән паника күбрәк тарала дигән хис калды. Арттырып та сөйлиләр, ничектер оешмаганлык итеп тә күрсәтәләр. Менә качтыгыз, шулай була ул дигәнрәк фикерләр дә бар. Аңа игътибар итмим. Төрекләр үзләре дә бик оешкан халык икәнен исбатлады. Әйе, мәсьәлә катлаулы, даими нәрсәдер кирәк, көн саен кешеләр һәлак була, нидер җитми, вакытында килеп тә җитмәскә мөмкин, әмма тулаем алганда ярдәм һәм коткару эшләре бердәм бара. Бу ил безне җылы кабул итте, алар безнең иң якын кардәш, төрекләрнең фаҗигасеннән читтә калып булмый.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум