Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә аерылучылар саны соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җиткән 


Былтыр Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, өйләнешүчеләр саны артуы хәбәр ителгән иде
Былтыр Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, өйләнешүчеләр саны артуы хәбәр ителгән иде

Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.  

Росстат 2022 елда Русиядә 625 мең парның аерылышуын теркәгән, бу – 2014 елдан башлап иң зур күрсәткеч, дип яза "Можем объяснить" Telegram-каналы.

Аңа кадәр, 2021 елда 589 мең пар аерылышкан, ә коронавирус пандемиясе чорында андыйлар саны тагын да азрак – 505 мең булган. Моңа кадәр 2014 елда да аерылышучылар саны нык күп булган. "Кырымны аннексияләү һәм Украинада хәрби хәрәкәтләр башланган мәлдә Русиядә 694 мең гаилә таркалган", дип искәртә канал.

Шул ук вакытта мобилизация игълан ителгән булуга да карамастан, узган ел өйләнешүчеләр саны әллә ни артмаган - 974 мең пар өйләнешкән. Кырым аннексияләнгән елны - 2014 елда никахлар күп теркәлгән булган, ул чакта 1,3 миллион пар өйләнешкән. 2021 елда 860 мең пар, 2020 елда 717 мең пар кушылган.

Психологлар аерылышучыларның саны күп булуын гаилә парларының сугыш аркасында талашулары белән бәйле дип аңлата. "Хатын-кызлар ирләрен яклаучы итеп түгел, киресенчә, көчсез кеше итеп күрә", дип саный социаль психолог Алексей Рощин.

Шул ук вакытта Русия һөҗүм иткән Украинада, киресенчә, аерылышучылар саны кимегән. Украина юстиция министрлыгы белешмәләренә ярашлы, 2022 елның март-декабрь айларында 2021 ел белән чагыштырган 11,5 мең гаиләгә кимрәк таркалган. Ә менә язылышучылар саны арткан, марттан декабрьгә кадәр 198 меңләп пар өйләнешкән диелә.

Росстат статистикасына былтыр аннексияләнгән Украина төбәкләре кермәгән. "Рәсми статистика Донецки һәм Луһански "халык республикалары", Запорожье, Херсон өлкәләренең статистик мәгълүматларын исәпкә алмый гына чыгарыла", диелгән оешма хисабында.

Былтыр 21 сентябрьдә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң, Русиядә өйләнешүчеләрнең артуы хәбәр ителгән иде.

"21 сентябрьдә хәрби комиссариатлар ир-атларга сугышка чакыру кәгазьләре җибәрә башлагач, бөтен ил ЗАГСларында ажиотаж башланды. Мобилизацияләнгәннәр фронтка киткәнче мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә тырыша, дистәләгән төбәк медиалары туйлар артуы турында репортажлар чыгарды. Мобилизация игълан ителгәч, никахларын теркәүчеләр саны артуы Бурятия мисалында аеруча ачык күренә. 1 сентябрьдән 21енә кадәр Бурятиядә ЗАГСлар атнасына уртача 83 никах теркәгән булса, 21еннән соң аларның саны 662гә җиткән", дип язды "Медиазона".

Басма Татарстанга кагылышлы белешмәләрне дә китерде. Әйтик мобилизация башланганчы Татарстанда атнасына уртача 645 никах теркәлгән булса, сугышка алу башлангач 800гә кадәр арткан, диелде хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG