10 февраль кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Аерым алганда, аңа җырчы Земфира өстәлде.
Җырчы исемлеккә "Украинаны ачык рәвештә хуплавы, сугышка каршы өндәмәләр белән дустанә булмаган илләрдә концертлар оештыруы, чит ил чыганакларыннан акча алуы" өчен кертелде, ди Юстиция министрлыгы.
Земфира Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан ук аңа каршы чыкты, сугышны туктату өндәмәләрен ясады. Сугыш башланганнан соң ул Русиядән китте, хәзерге вакытта Франциядә яши.
Җырчы сугышка каршы берничә җыр һәм клип чыгарды. 2022 елның мартында ул Русиядә сугышка каршы чыккан тыныч протестчыларны тоткарлау сурәтләре белән клип чыгарды. Ул җырда "атмагыз" һәм "дәшми тормагыз" дигән сүзләр бар иде.
Май аенда Земфира "Ит" ("Мясо") дип аталган җыр чыгарды. Ул Украинадагы сугышка багышланган, анда мәсәлән: "календарьдә - яз, ә чынлыкта окоплар һәм югары төгәллекле, еракка һөҗүм итүче ракетлар. Мариупольдә төн ярысы" дигән юллар бар.
Шулай ук "ят агентлар" исемлегенә оппозиция сәясәтче, Русия Думасының элекке депутаты Дмитрий Гудков, сәясәт белгече Аббас Галямов, активист Татьяна Намазбаева, журналист Сергей Асланян, физик, аналитик, Русия сайлавын өйрәнүче Сергей Шпилькин, "Насилию. нет" фондын оештыручы Анна Ривина, OMGYES мөхәррире Александра Казанцева кертелде.
- 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде.
- "Ят агентлар" өчен тыюлар саны арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
- 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум