Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Зубаревич Башкортстан белән Татарстанда керемнәр кимиячәген әйтте


Икътисадчы Мәскәү республикадагы нефть ширкәтләренең керемен күбрәк алачак дип саный.

Татарстан белән Башкортстанның бюджет керемнәре кимиячәк. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич 16 фервальдә чыккан "Аспекты - Башкортстан" каналына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2023 елда төбәкләрнең иң элек табышка салымы азаер дип көтелә. Бу Европаның Русия нефтенә санкцияләр кертүе белән бәйле.

"Башкортстанда нефть һәм нефть эшкәртүдән табышка салым кимиячәк. Сез моны бик яхшы аңлыйсыз дип уйлыйм. 2023 елда төбәкләрнең бюджетка керем җыюда тискәре күренеше көчәячәк. Башкортстанда табышка салым өлеше керемнең 20 процентын алып тора. Ә бит табыш салымы 30, 40 процентка җиткән төбәкләр бар. Менә анда кызык булачак, чөнки бу салым кимиячәк. Давыл 5 февральдә башланды. Алга таба ни булачагы санкцияләргә яраклашуга бәйле булачак. Белүемчә, Башкортстанда нефть эшкәртү заводы яхшы модернизацияләнми. Алар күпләп авыр нефть тауары - мазут ясый. Мазутны сату авыррак булачак. Башкортстанда үзгәреш вакыты 2023 елда башланды. Нефть продуктларын да сату кыенрак. Аларны элек Европа сатып ала иде", ди ул.

Табыш салымы Татарстан кеременең төп өлешен тәшкил итә. Узган ел нефтькә бәя югары торганлыктан республикада табыш салымы 39 процентка, Башкортстанда - 1 процентка арткан. Зубаревич моны "Татнефть" ширкәтенең салымнарны Татарстанда калдыруы белән аңлата. Башкортстанга ул "кызгану хисләремне белдерәм" дип "Роснефть"нең салымнарны Мәскәүгә күчерүен әйтте.

Зубаревич сүзләренчә, Русиядә нефть чыгару кимиячәк, димәк, салымнар да азаячак. Мәскәү хәзер нефтьчеләрдән керем алуның формуласын үзгәртә. Алардан "керем китермәгән салымнарны түләтәчәк" ди ул. Бу "Татнефть"кә дә кагылырга мөмкин.

"Дәүләт нефтьчеләрне ташламалар ясамаска мәҗбүр итәчәк. Ул арзан булганда сату кулайрак. Бәяләрне югары тотарга теләмәсәгез, без сездән керем китермәгән салымнарны да алачакбыз дип әйтәчәкләр. Бу - нефть ширкәтләренә дисконт ясамау өчен мәҗбүр итү коралы. Салымнарны сатып алучы белән төзелгән килешүгә карап түгел, ә Европадагы Brent нефть бәясеннән 25 доллар чигереп түләячәксез диячәкләр. "Роснефть" Башкортстанга дивидентлар түләдеме? Элек бу түләүләр бик соңарып түләнә иде", диде ул.

Моннан тыш, Зубаревич төбәкләрне үз бюджетыннан Русия оккупациясендә калган Украина җирләренә ярдәм итәргә мәҗбүр итүен әйтте. Моны ул федераль бюджеттан төбәкләргә икътисади проектлар өчен күчерелгән акча ярдәмендә эшләнүен сөйләде. Мәсәлән, юл төзелеше өчен Русиядә чыгымнар 27 процентка, Башкортстанда - 38, Татарстанда - 33 процентка арткан. Нәкъ шушы финанслар басып алынган шәһәрләрне төзекләндерүгә киткән дип уйлый ул. Аның сүзләренчә, "бу үзенә күрә бу җирләргә салым (дань) түләү" булып тора.

Зубаревич федераль бюджет зур кыенлыклар белән очрашты дип саный.

"Ел ахырында нефть-газ керемнәре кими башлады. Чыгымнар исә, артты, аеруча декабрь аенда. Нәтиҗәдә, ел азагында бюджет кытлыгы 2,9 процентка, яки 3,3 трлн сумга җитте. Декабрьдә нефть һәм газ керемнәре нык кимеде. Бу гадәти кризис ел ахырында гына күренде", ди ул.

Русиядә сугыш һәм социаль яклауга акча кимемиячәк дип саный ул. Ә менә икътисади проектлар, аерым алганда, юл төзелеше аксаячак. Хәзер федераль бюджет керем алуның төрле юлларын эзли. Иң элек нефть ширкәтләренә, шулай ук ашлама, күмер җитештергән оешмаларга басым башланачак дип фаразлый ул.

Узган ел ахырында Наталья Зубаревич Татарстанның нефть химиясе өлкәсе өчен февраль ае хәл иткеч булачак дип белдергән иде.

• 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.

• Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.

• Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

• 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.

• Нәтиҗәдә, 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

• 2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җитте. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG