Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасы "Азат милләтләр лигасын" теләнмәгән оешма дип атады


"Азат милләтләр лигасы" оешмасы 2022 елда төзелгән.

Русия баш прокуратурасы Литвада теркәлгән "Азат милләтләр лигасы" ("Free Nations League") исемле гайре рәсми оешманы теләнмәгән оешма дип атады. Бу хакта прокуратураның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Карарны, гадәттәгечә, оешманың эшчәнлеге "Русия федерациясенең конституцион төзелеше һәм иминлеге нигезләренә куркыныч тудыра", ә аның җитәкчеләре "Литва, Британия һәм Украинада даими яшәүче чит ил ватандашлары, Русия федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакыра һәм сепаратистик милләтчел шигарләр белән чыгыш ясый", дип аңлаттылар.

Февраль башында Русия хакимиятләре Вильнюста теркәлгән Ирекле Русия форумын теләнмәгән оешма дип игълан итте, шулай ук быел баш прокуратура "Медуза" басмасынның юридик заты — SIA "Medusa Project" оешмасын теләнмәгән оешма дип таныды.

"Азат милләтләр лигасы" 2022 елның язында булдырылды. Анда татарлар мәнфәгатьләрен Рәфис Кашапов, Фәрит Зәкиев һәм Иршат Хәби,​ ә эрзян халкын - Боляень Сыресь вәкиллек тәкъдим итә. Оешманы төзүчеләр арасында Владимир Довданов, Батыр Бормонгаев, Эренцен Доляев (калмык халкы вәкилләре), Руслан Габбасов (башкорт халкы вәкиле), Виталий Ромашкин (эрзян халкы вәкиле), Доржо Дугаров, Раджан Дугар-Де Понте (бурят халкы вәкилләре), Павел Суляндзыга (удэгей халкы вәкиле) бар.

Шушы көннәрдә "Азат милләтләр лигасы" лига әгъзалары Русия төбәкләре вәкилләре Мүнһен конференциясенә чакырылмады дип зарланды.

  • Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы закон 2015 елда кабул ителде. "Теләнмәгән" оешма дип танылу аның Русиядә эшчәнлеге тыелуга, ә андый оешма белән хезмәттәшлек итү җинаять эше ачылуга һәм иректән мәхрүм ителүгә китерә ала.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG