Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Укытучы укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтергә тиеш"


Мәскәү мәктәпләренең берсендә Русия байрагын күтәрү чарасы, 2022 елның сентябре
Мәскәү мәктәпләренең берсендә Русия байрагын күтәрү чарасы, 2022 елның сентябре

Укытучыларга мәктәптә пропаганда алып барырга кушылса да, дәрестә укытучының нәрсә сөйләгәне контроль ителми. Укучыларның күпчелегендә вазгыятьне тулысынча күзаллау юк. "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләрнең ничек узуын белер өчен Азатлык Казанда эшләүче бер укытучы белән сөйләште.

Узган атна билгеле булганча, Русия мәгариф министрлыгы "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләрен балаларга гына түгел, ата-аналарга да уздырмакчы. Бу хакта министр Сергей Кравцов белдергән. Моннан тыш, Русия байрагын күтәрү һәм "Мөһим нәрсә турында сөйләшү" дәресләрен педагогия уку йортларына да кертәчәкләр.

Русия мәктәпләрендә зур үзгәрешләр 2022 елның сентябрендә башланды. Украинага каршы барган сугыш фонында дәүләт мәктәпләргә "ватанпәрвәрлек"не тәрбияләү сылтавы белән агрессив пропаганданы тага башлады. Мәктәпләрдә "Разговоры о важном" ("Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр") дип аталган яңа дәресләр кертелде, һәр атна мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрү һәм гимнны җырлау белән башлана. Яңа дәресләр сыйныф сәгате форматында үтә, аларга йөрү мәҗбүри.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" сайты
"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" сайты

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре методик яктан яхшы уйланылган, укытучылар өчен барлык мәгълүмат, презентация, текстлар әзерләнеп бирелгән. Бу дәресләр өчен махсус сайт та эшләп килә, анда һәр дәрескә сценарий, методик материаллар, видеолар, плакатлар, хәтта интерактив биремнәр дә бар. Әйтергә кирәк, мәктәптә укытылган күпчелек фәннәрдән дәүләт андый методик яктан сыйфатлы эшкәртелгән материаллар тәкъдим итми.

Дәресләр эчтәлегенә килгәндә, Азатлык узган елны алар турында язган иде. Алар нигездә тулысынча Русия телевидениесе пропагандасын һәм киң таралган уйдырмаларны кабатлый. Кулланмаларда шактый агрессив терминология кулланыла, "махсус хәрби операция" мәсьәләсендә (дәүләт Украинага каршы башлаган сугышны шулай атый) Русия гаскәре һәм сәясәтчеләре каһарман итеп сурәтләнә.

УКЫТУЧЫНЫҢ НӘРСӘ СӨЙЛӘГӘНЕН КОНТРОЛЬ ИТМИЛӘР

Азатлык "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләрнең ничек узуын белер өчен Казанда эшләүче укытучы белән сөйләште. Алия (чын исеме иминлек максатыннан үзгәртелгән, Азатлык укытучының чын исемен белә, аның уку йортында эшләү фактын раслады) Казан мәктәпләренең берсендә яшүсмерләрне укыта. Ул үзе сугышка һәм дәүләтнең хәзерге сәясәтенә тәнкыйди карашта тора.

— Уку елы башында мин дә, кайбер фикердәш булган укытучылар да бик борчылды: нәрсә сөйләргә кушачаклар, ничек контроль итәчәкләр. Чынында, хәзер мин тынычрак, чөнки бу дәресләрне беркем дә контроль итми. Дәресләр үзләре мәҗбүри, безгә сайттан дәрес сценариен алырга кушалар, ләкин дәрескә кереп, укытучы нәрсә сөйләгәнен карап тормыйлар, — ди ул.

Дәрес эчтәлеге дә бераз иркенлек бирә, ди ул. Пропагандадан тыш анда Русиядә фәнни ачышлар, мәдәни казанышлар турында мәгълүматлар да бар, кайбер укытучылар күбрәк ул темаларга басым ясый.

— Мисал өчен, күптән түгел генә "Дөньяда Русия" темасына дәрес булган иде. Әйе, анда да "хәрби операция" телгә алынган, аны уңай яктан аңлату максаты бирелгән иде. Ләкин шул ук вакытта дәрестә Русиядә ясалган төрле фәнни ачышлар турында мәгълүмат та бар, бу очракта күбрәк алар турында сөйлибез, — ди Алия.

Иң мөһиме – контроль юк, һәр укытучы дәресенә кереп тыңлау да мөмкин түгел

"Безнекеләрне яклау, җиңү өчен" дигән тезислар булса да, тәнкыйди карашлы укытучылар бу темаларны читләтеп уза. Иң мөһиме – контроль юк, һәр укытучы дәресенә кереп тыңлау да мөмкин түгел, ди Казан укытучысы. Шуңа күрә, укытучыларга, теләк булганда, пропаганда белән шөгыльләнмәү мөмкинлеге дә бар.

— Бу дәресләр эчтәлегенең бер өлеше сәяси яктан нейтраль дип тә әйтә алам, менә шул материалларны рәхәтләнеп өйрәнеп була. Башлангыч сыйныфларда, гомумән, нинди кош сайрый дигәнрәк биремнәр дә бар. Шундый эчтәлек булганда, әлбәттә, мондый дәреснең зыяны юк, — дип саный без сөйләшкән мөгаллимә.

УКУЧЫЛАР СУГЫШНЫ ХУПЛЫЙМЫ?

Олырак яшьтәге балалар нинди вакыйга булганын аңлый. Алар кызыксына, сораулар бирә, укытучылар фикерләрен сорый. Ләкин, барыбер, аларда вазгыятьне тулысынча күзаллау юк, тулы картинаны укучылар аңламый, ди Алия.

Укучылар сораулар бирсен, эзләнсен, төрле чыганакларны укысын

— Укучыларның бу мәсьәләгә бәйле сораулары күп, һәм, дөресен әйткәндә, алар олы кешенең теләсә нинди позициясен кабул итәргә әзер. Демократия, тоталитар режим, НАТО нәрсә икәнен аңлап бетермәүчеләр дә бар бит. Күпчелек укучы кызыксына, сораулар бирә, һәм бу яхшы. Мин чамалап сөйләргә тырышам, шулай да укучыларның тәнкыйди фикерләвен үстерергә телим: сораулар бирсеннәр, эзләнсеннәр, төрле чыганакларны укысыннар – мәктәп өйрәтергә тиешле асыл нәрсә шул бит, — ди укытучы.

23 февральгә багышланган дәрескә укытучыларга тәкъдим ителгән сценарий: "урыс җирләрен яклау", "бөек урыс гаскәр башлыклары"...
23 февральгә багышланган дәрескә укытучыларга тәкъдим ителгән сценарий: "урыс җирләрен яклау", "бөек урыс гаскәр башлыклары"...

Мәктәп идарәсе сугыш башында укучылар белән бу темага сөйләшмәскә кушкан булса, хәзер, киресенчә, барган вакыйгаларны аңлатырга әйтә. Аңлашыла ки, вакыйгаларны Русия рәсмиләре күзлегеннән аңлатырга кушыла.

Сак кына булса да, укучыларны вакыйгаларга тәнкыйди күзлектән карарга өндим

— Башта бик курыккан идем. Укучыларга пропаганданы, ялганны сөйли алмаячагымны бик яхшы белә идем, нишләрмен дип курыктым. Вакыт узгач, мин тынычландым, сак кына булса да, укучыларны вакыйгаларга тәнкыйди күзлектән карарга өндим. Минем укучылар белән җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр, шуңа күрә алар мине аңлый, каядыр әләкләячәкләр дип уйламыйм. Шулай да мин үзем яклый алмаган сүзләрне әйтмәскә тырышам, укучыларның сораулары булса, мин аларга өстәмә мәгълүмат өчен нәрсәдер карарга, укырга тәкъдим итәм, — ди Алия.

Укучыларның күпчелегендә сугыш турында анык позиция булмаса да, күпчелек укучыда "дәүләт артыгы белән кылана, ул күп өлкәгә кысыла" дигән хис яши, дип саный без сөйләшкән мөгаллимә. Хәзерге хәлләр яхшыга түгел, дәүләттә дөрес булмаган вазгыять урнашты, дигән фикерләрне еш ишетеп булды, ди ул.

ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ УКЫТУЧЫЛАР НИГӘ ТЫНА БАШЛАДЫ?

Олы яшьтәге укытучылар белән яшь, яңа буын укытучылары арасында аерма зур, ди без сөйләшкән укытучы. Элекке буын укытучылары күбесенчә сугышны да, дәүләт сәясәтен дә хуплый, бу идеяләргә ихластан ышана һәм укучыларны да бу идеяләргә күндерергә тырыша. Яшь укытучылар исә, күбесенчә, тәнкыйди карашта, ләкин алар бик дәшмәскә тырыша.

Тынган кешеләр бераз күбрәк уйлана башлады, күрәсең, аларның да сораулар барлыкка килде

— Мобилизациядән соң бераз үзгәреш сизелде. Олы яшьтәге кешеләрнең туганнарын, танышларын сугышка ала башлагач, алар күпмедер тынды дип әйтимме. Укытучылар җыелышында моңарчы бик актив булган хезмәттәшләрем бераз тынды. Барысы да түгел, әлбәттә. Тынган кешеләр фикерләрен үзгәртте дип тә әйтә алмыйм, ләкин бераз күбрәк уйлана башлады, күрәсең, аларның да сораулар барлыкка килде, — дип сөйли Алия.

23 февраль дәресенә тәкъдим ителгән сценарийдан өзек: Русия армиясе "тынычлык китерә", Көнбатыш илләре исә "киресен эшли"
23 февраль дәресенә тәкъдим ителгән сценарийдан өзек: Русия армиясе "тынычлык китерә", Көнбатыш илләре исә "киресен эшли"

Мобилизацияләнгән кешеләр арасында беренче корбаннар барлыкка килгәч, курку, борчылу хисләре дә артты. Шулай да, "бу кирәкле хәлләр, дәүләт яхшырак белә, безгә һөҗүм бара" дип әйтүчеләр, ихластан моңа ышанучылар хәзер дә аз түгел.

Яшь укытучылар арасында да сугышны хуплаучылар бар. Ләкин алар күбесенчә дәшми тора. Олырак укытучылар бик актив, башкаларга да үз фикерен тагарга омтыла, яшь укытучылар күбрәк агымга ияреп бара, ди укытучы.

ДӘҮЛӘТ БУ ДӘРЕСЛӘРНЕ НИГӘ ОЕШТЫРА

— Мин дәүләтнең мантыйгын аңлыйм, хәзерге шартларда, әлбәттә, аңа "махсус операция"не хуплаучылар кирәк, яшьләр һәм укучылар арасында хуплау тәэмин итү кирәк. Шуңа күрә дәүләт мәктәпләрдә пропаганданы актив тага. Башкача була да алмый, дәүләт бу кысаларга үзе үзен кертте бит.

Мин укучыларның тәнкыйди фикерләү оешуын телим

Минем моңа мөнәсәбәтем нинди? Әлбәттә, миңа ошамый, әлбәттә, мин укучыларның тәнкыйди фикерләү күнекмәсе оешуын телим. Укытучы укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтергә тиеш. Әлегә, әйткәнемчә, андый мөмкинлек бар, әзме-күпме иркенлек бар. Ирекнең соңгы тамчылары бетсә, нишләячәгемне әле дә белмим, — ди Алия.

Мәктәп дәрестә пропаганда тагуны контроль итә башласа, ул нишләр дигән сорауга Алия җавап бирә алмады. Бер яктан, күкрәк кагасы, каршы чыгасы килә, ди ул. Икенче яктан, аның башка һөнәре юк, мәктәптән куылу очрагында ул кайда һәм ничек эшләячәген әлегә күз алдына китерә алмый.

— Төгәл әйтә алмыйм, алга таба безне ни көтәр – билгесез. Мондый авыр сайлау алдына каласы булса, намусым җиңеп чыгар дип өметләнә, — диде ул.

2022 елның 1 сентябреннән Русиянең барлык мәктәпләрендә "дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында" яңа факультатив курс кертелә. "Мөһим әйбер турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дип аталган бер елга сузылган курс "патриотик, әхлакый һәм экологик юнәлештәге" дәресләр циклы дип тасвирлана. Бу дәресләр һәр атна саен (дүшәмбе, беренче дәрес) беренчедән алып унберенчегә кадәр барлык сыйныфларда да үткәрелергә тиеш булачак. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәзер аның кулланмасын барлык төбәкләргә тарата. Яңа кулланмада экология әллә ни күп түгел, аның каравы "патриотизм" һәм "әхлаклылык" төшенчәләре тулып ята.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG