9 мартта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Пермь крае Октябрь шәһәр бүлгесенең татар авыллары тарихы" дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Тарихчылар фикеренчә, бу басманы башкорт хезмәттәшләре белән дискуссиядә файдаланырга, инкарь ителмәслек архив чыганакларына таянып, алар башкорт санаган авылларның да татарлыгын расларга мөмкин.
"Пермь крае Октябрь шәһәр бүлгесенең татар авыллары тарихы" китабы тарих фәннәре докторы, Русия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев һәм Пермь төбәк тарихчылары тарафыннан әзерләнеп басылган. Узган елның декабрендә, әлеге басманың электрон варианты турында хәбәр ителгән иде.
Автор-төзүче Фәйзелхак Ислаев үзе дә чыгышы белән Пермь крае Октябрь районы Уразмәт авылыннан. Китапны тәкъдим иткәндә, ул гаиләсе белән Татарстанга күчеп килүен, үз төбәгендәге татар тарихын язарга омтылуын, биредә ничек тарихчы булып җитешүен сөйләде.
— Шушы 30 ел эшчәнлек барышында, 14 китабым, 350ләп мәкаләм басылды. Үз өлкәмдә миңа кадәр беркем әйтмәгәнне әйтә алдым дип саныйм. Тарихчы буларак, миңа Пермь татарларының 1623-1624 елгы җанисәп кенәгәсен табу һәм бастыру бәхете тиде. Икенчесе, бәлки, иң мөһимедер, Мәскәү архивында, 1742-1743 елларда җимерелгән мәчетләр исемлеген таптым. Бу да уңыш дип саныйм. Бик мәшһүр тарихчылар арасында да "мәчетләрне җимерү турында указ булган, әмма ул тормышка ашырылмаган" дип сөйләнә иде. Шул исемлекне табып, дөньяга күрсәтә алдым. Казан губернасы конторасы аны Мәскәүгә хисап итеп җибәргән булган. Без моны Рәшит Галләмов белән бергә эшләп чыктык, ул иганәчеләр табып, бу эшкә ярдәм итте.
Китапны бүген күп кеше яза ала, әмма сирәкләр генә бастыра, чөнки бик кыйммәтле эш. Пермь татарлары тарихын язып бастырырга дигән уем Казанга күчеп килгәндә үк бар иде. Күпмедер вакыт элек бу хакта төбәктәге татар активистларына әйттем: "Мин әле бик карт булмаганда, әйдәгез, Пермь крае татарлары тарихын языйк. Ул тарихның беренче өлешен үзем җыйдым, ә сез үз авылларыгыз тарихын 15-20 биттә язып бирегез. Мин төзәткәләп, аны бастырырмын", дидем. Булып чыкты бит. Беренче китапны безнең Татар конгрессы бастырды. Пермь губернаторы булышып, анда да бер тираж басылды. Икенче китапны бастырганда, Октябрь район администрациясенә ярдәм сорап бардык. Безнең авторлар коллективына үз авылы тарихларын язу бик ошады, хәзер инде һәркайсы үзе аерым һәр авылның тарихын язарга тели, - дип сөйләде Ислаев.
Басма ике зур өлештән тора. Беренче өлешне автор-төзүче үзе язган. Анда Пермь крае татарларының килеп чыгышы һәм формалашуы, колонизациясе, административ үзгәрешләр, татар крестьян хуҗалыкларының социаль-икътисади хәле, төбәктәге баш күтәрүләр, фетнәләр, Гражданнар сугышы еллары тарихы урын алган. Икенче өлеше төбәк тарихчылары тарафыннан эшләнгән – алар Пермь төбәгендәге 27 татар авылының тарихын язып биргән.
"Иштәк компоненты, гайнәләр анда кайчан барлыкка килгән?" дип кызыксынды тарихчылар Ислаевтан.
— Мин Пермь татарларының бер өлеше иштәкләр булган дигән нәтиҗәгә килдем. Тик Русия тарихы шартларында караганда, анда бернинди фин-угыр эзе юк. Әгәр безнең бабалар фин-угыр булса, атамаларда бер генә сүз булса да сакланып калган булыр иде. Бездә Истәк авылы, Истәк елгасы бар, мәсәлән. Ә гайнәләр соңрак килгәндер, чөнки ул тирәдә гайнә исеме белән бернинди елга, авыл юк. XVIII гасырда башкортларның Бардым районына таба төньякка күчеше күзәтелә. Свердлау өлкәсендә, Бардым районыннан күчеп килгән Гайнә авылы бар, аның кайчан күченүе турында документлары да бар. Ә башка күрсәткечләр юк.
Ясалма рәвештә бу теманы күпертү бик җиңел, әлбәттә. Бу өлкәдә безнең башкорт хезмәттәшләр максатчан төстә эшли, акчасын кызганмый. Бер зур төркем башкортларның – тарихчы, музыкант, кул эше остасы һәм башка шуның ише белгечләрнең автобус белән килеп, ай буе татар авыллары буйлап йөрүенә үзем дә шаһит булдым. Мәктәп балалары белән атна буе эшлиләр, аларга башкорт булулары турында сөйлиләр. Менә шундый актив агитбригада эшли. Без моннан карап көләбез, әмма аның нәтиҗәләре бик җитди. Тик безнең башкорт хезмәттәшләр шуны аңламый бугай: бездә бит уртак проблем – аннан чыгу юлын да бергә генә таба алабыз. Әнгам Әтнәбаев әйткәнчә, бәла бит – татардан да, башкорттан да урыс тууда, - ди Фәйзелхак Ислаев.
"Диалект мәсьәләсе кискенләште хәзер. Пермь татарларында да аерылу тенденциясе юкмы?" дип кызыксына тарихчылар.
Монысы себер татарларының аерым милләт булырга теләвеннән туган сорау булуы аңлашыла. 21 февральдә Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды. Себер белгечләре моны хуплады.
— Юк, бездә андый әйбер юк. Бу очракта гаепне кемнәндер эзләргә кирәкми, монда үзебез генә гаепле, чөнки кирәкле эшен алып бармыйбыз. Телевизордан "Таяну ноктасы"н карыйм, ул бит таяну түгел, "Таю ноктасы". Чөнки ул вакытны ала, әмма бер мәсьәләгә дә җавап табылмый. Алты кешегә һәм алып баручыларга ярты сәгать вакыт бирелә, ул арада нинди сорауга җавап табарга мөмкин? Монда күпме әйтсәң дә, безне беркем тыңламый. Тарихи тапшыруларыбыз юк бит! Ә Башкортстанда атна саен бер авылны сөйлиләр, зәңгәр күзле сары чәчле татарны табып, мин башкорт дип әйттерәләр, нәтиҗәсен күреп торабыз. Бу тарихны язу да – халыкны берләштерә торган әйбер. Кеше үзенең кем икәнен азмы-күпме сизә, аңа шул сиземләвен дәлили алырлык менә шундый чыганаклар булырга тиеш, ди Ислаев.
"Әхәт Салихов һәм аның төркеме инде 70нче еллардан бирле ике-өч буын шул юнәлештә эшлиләр. Ә Пермь татарларына афәрин, һаман үз-үзләрен саклыйлар", - диде залда утыручы тарихчыларның берсе.
Китапның рецензенты тарихчы Радик Исхаков та басмага югары бәя бирде. Ул Тарих институтында төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның тарихын язучы аерым тарихчылар булмауга да игътибар итте.
— Бу төбәк тарихы гына түгел, җитди монография һәм, гомумән, татар тарихы өчен мөһим. Андагы җанисәп кенәгәсе – бик мөһим чыганак. Башкорт хезмәттәшләр белән дискуссиядә таянып, фәнни чыганакларга нигезләнеп күрсәтә алырлык басма. Фәнни нигезләмәләр татарларның монда җирле халык кына түгел, ә борынгыдан бу җирләрнең иясе булган төп халык булуын күрсәтә.
Көнгер өязендә дә, чикләрендә дә иштәк-татарлар яши. XVII гасырда, алар арасында, иштәк яки татар дигән аерма да булмый, тик кайдадыр алар иштәкләр дип билгеләнгән. Моның сословие булуы мөмкин. Аның каруы, бу тирәдә бернинди башкорт юк. Бик катлаулы процесслар китапта гади генә күрсәтелгән. Соңыннан миграция башлана: черемислар, удмуртлар, мишәрләр һәм башкалар килә. Алар барысы да Пермь татарлары этногенезында катнаша – 27 авыл тарихы мисалында татарның ничек формалашуы күренеп тора. XVI гасырда ук үзен татарлар дип күрсәтүчеләр барлыгы да күренә. Аларның күбесе вотчина җирләренә ия булган, утрак тормыш алып барган. Китап бик аз тираж (300 данә) белән чыкты, рецензия язучы булуыма карамастан, миңа да килеп җитмәде. Институт кысаларында аны тагын өстәмә тираж итеп бастырырга кирәк, чөнки ул киң җәмәгатьчелеккә барып җитәргә тиеш. Пермь татарларына гына түгел, Урал буе татарлары өчен мөһим китап. Безнең институтта Пермь татарлары тарихы буенча белгеч юк. Ул татарларның бу тармагын да кемдер өйрәнергә, бу ихтыяҗны үтәргә тиеш, - диде Радик Исхаков.
Тарихчылардан Әнвәр Әхсәнов Казан ханлыгын өйрәнү буенча зур проект башларга җыенулары, аны баету өчен, Пермь татарларының да Казан ханлыгы белән бәйле яки уртак якларын файдаланырга теләүләре турында белдерде.
Тарихчы Рөстәм Әминов китапны югары бәяләсә дә, берничә кимчелеген дә күрсәтте.
— Китапта ул халыкның Русия империясенең хәрби кампанияләрдә катнашу тарихларын күрмәдем. Бәлки, бу бурыч буларак куелмагандыр, ул юк. Красноуфимски турында әйткәндә, анда тоз чыгару сәнәгатенә шушы төбәктәге төрки халык нигез салган. Себер тракты, сәүдә эшләре турында да күрмәдем, диде Әминов.
Чара ахырында, Фәйзелхак Ислаев белән хәзерге вәзгыять турында аерым сөйләштек. Ул Пермь татарларының кимүен сәнәгать бетерелү, гомуми урыслашу тенденциясе белән аңлатты.
— Пермьдә татарларның иң күп чагы 1989 елда булган, якынча 150 мең чамасы татар. Аннары кимүгә таба киткән. Ул урман сәнәгате бетү, шахталар бетү белән дә бәйле. Татарларның күбесе шахталарда эшләгән. Кизил бассейнындагы шахталар инде бетте, зур-зур заводлар ябылды. Эш булмаган урыннан кеше китү ягын карый, гаиләсен туендырасы бар. Бу миграция белән дә бәйле. Татарларның күпмедер өлеше Казанга килә, безнең гаилә дә шуларның берсе. Аннан соң, мәктәпләрдә татарча укулар бетте. Пермь ягында гына түгел, хәзер Татарстанда да татар авылларында балалар урыслашуга таба бара. Арча районына хатынымның авылына кайтабыз, анда да бала-чага да үзара русча сөйләшә. Хәзер татар гына түгел, гомумән кеше саны кими, бу гомуми тенденция. Балалар ким туа, үлемнәр арта, дип аңлата Ислаев.
"Башкортлар сыман, төбәкләргә автобуслар белән килеп, татарлыкка агитация алып бару эшен Татарстанда кайсы дәүләт оешмасы оештыра алыр иде?" дигән сорауга ул: "Мәдәният министрлыгы эшләргә мөмкин" дип җаваплый.
— Башкортларда моны конгресс эшли. Аларда акча күп. Дистәләгән тарих китаплары язалар, авылларда тараталар. Бездә андый әйбер юк. Безнең акча күбрәк спортка китә. Финанслар булса, бездә моны Мәдәният министрлыгы эшли алыр иде, ди тарихчы.
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Пермь краенда татарлар 115 544 кеше исәпләнгән. Башкортлар – 32 730 кеше.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар саны - 92 472, шул исәптән 27 - керәшен, 4 - мишәр. Башкортлар - 16 105 кеше.
Күп кенә белгечләр 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен тәнкыйтьләп чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум