Пермь төбәге Октябрь районы мәдәният йортында Сылва-Ирен татарлары тарихын өйрәнүчеләренең фәнни конференциясе үтте. 4 декабрьдә узган бу чарада тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаевның Октябрь районында яшәгән татарлар тарихына багышланган "Октябрь шәһәр округының татар авыллары тарихы" исемле китабының электрон версиясе дә тәкъдим ителде. Азатлык аның авторы белән Сылва-Ирен татарлары һәм аларга багышланган китап турында сөйләште.
— Сылва-Ирен татарлары кемнәр алар, аларны ни өчен мондый исем белән атыйлар?
— Пермь төбәгенең Октябрь районында Казансу чамасы зурлыгындагы Ирен елгасы ага. Барлык авыллар диярлек шушы елга кырында урнашкан. Бу елга Күнгер дигән шәһәрдә Сылва дигән елгага кушыла һәм алга таба Чулманга таба китә. Бу төбәк Уралның көнбатышында урнашкан. Районда 23 татар авылы бар. Монда яшәүче татарлар барлык халыкның 40 процентына якын. Шушы Сылва һәм Ирен елгалары буенда урнашканга күрә безнең як татарларын Сылва-Ирен татарлары дип йөртәләр.
Сылва елгасы
— Галимнәр Пермь өлкәсендә элек-электән татарларның ике этник төркеме яшәп килә, дип әйтә. Аның берсе Тол елгасы тирәсендә, ә икенчесе Ирен һәм Сылва елгалары тирәсендә яши. Алар бер-береннән аерыламы?
— Алар бер-береннән берничек тә аерылмый дияр идем. Һәр авылда үзгәчәрәк әйтелгән берничә сүз табарга була. Шуны галимнәр күреп ала да, монда икенче төрле икән, дип сөйли башлый. Дөресен генә әйткәндә, Пермь төбәге, Свердлау, Чиләбе, Башкортстанның төньягы — барысы да -кый дип сөйләшә. Бардымкый, кайттымкый дибез. Ә ул безгә Ногайлардан килгән.
— Бүгенге көндә шушы елгалар янында яшәүче татарларның саны билгелеме?
— Октябрь районында 10 меңләп татар яши. 1989 елгы җанисәптә Пермь өлкәсендә 150 меңләп татар һәм 50 меңләп башкорт яшәве теркәлгән. (2010 елгы җанисәптә — 116 меңләп татар һәм 33 меңләп башкорт - ред.) Барда районында яшәүчеләр арасында башкорт дип язылган шактый гына татарлар да бар. Шуңа күрә аларны башкорт галимнәре "гайнә башкортлары" дип атыйлар. Әмма аларның паспортта язылганнан башка, башкортлыклары юк, миңа калса. Алар нәкъ безнең шикелле татар инде. Моның тарихи нигезе дә бар. Чөнки Тол буе авыллары элек Уфа өязенә кергән. Ә безнең як Күнгер өязенә. Һәм шул сәбәпле ул үзенә күрә административ яктан аерылган. Әмма кыз алу-бирүләр дәвам иткән. Шуңа күрә бәйләнеш булган. Этник яктан, сөйләм ягыннан мин әлләни аерма юк дип уйлыйм. Кызганыч, хәзер Пермь ягыннан булуыбызны күрсәткән телебез сүнеп бара. Мине шул бик борчый. Чөнки бу — безнең байлык. Телне бит диалектлар баета.
— Сез язган китапка тукталабыз икән, аны язу фикере ничек туды, сезне нәрсә этәрде?
— Мин гомер буе тарих белән шөгыльләндем. Үзебезнең якның тарихын да язган идем. ИЯЛИга килгәч, миңа Пермь татарларының тарихын язу вазифасын йөкләделәр. Һәм мин бу темада 4 елга якын эшләдем. Китапның беренче бүлеге менә шул вакытта җыелган материаллар нигезендә эшләнде. Казанда галим Альберт Борһанов оештырган җыелышларга төбәкләрне өйрәнүчеләр җыела башлагач, безнең яклардан да төбәкне өйрәнүчеләр килә башлады. Күп тапкыр якташлар белән очрашып, сөйләшеп утырырга туры килде. Шул очрашуларның берсендә үзебезнең төбәк татарлары турында китап язарга дигән фикергә килдек. Аннан район башлыгына кереп сөйләштек һәм боз шулай кузгалды.
— Китапның эчтәлеге нидән гыйбарәт?
Икенче өлеше 23 авылның һәрберсенә багышланган аерым кечкенә очерклардан тора
— 400 биттән артыграк булган бу китап ике өлештән тора. Беренче өлештә Пермь төбәгендәге татарларның тарихы аңлатыла. Бу өлешен мин яздым. Монда Пермь татарларының килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелә. Аннары Пермь ягын колонизацияләү процессы күрсәтелә. Ничек итеп урысларның акрынлап татар авыллары янына килеп урнашуы аңлатыла. Бу өлештә шулай ук Пермь төбәгендәге милли азатлык хәрәкәте кебек темалар да язылган.
Ә икенче өлеше 23 авылның һәрберсенә багышланган аерым кечкенә очерклардан тора. Аларны һәр авылдан берничә кеше тарихи чыганакларга таянып язды. Кайбер авылныкын бер кеше, кайберсенекен 3-4 кеше язды. Аларның кайберсе 4-5 биттән тора, 20 битлекләре дә бар.
— Китапны урыс телендә язгансыз. Нигә урысча язарга булдыгыз?
— Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, китапны язар алдыннан Октябрь районы администрациясе башлыгы белән очраштып сөйләштек. Планнарыбызны аңлаттык. Бераз ярдәм сорадык. Эшләп бетергәч китапны чыгарырга ярдәм итәрмен диде. Китапны урысча язарга дип килештек. Икенчедән, балалар, яшьләр, урысча булса да, үз тарихын укысын дидек. Бу — беренче этап. Икенче этапта аны татарча чыгарырга да ниятебез бар.
— Китапта телгә алынган авыллар турында мәгълумат кайдан алынды?
Урыслар монда җанисәпне 1623 елдан ала башлаган
— Иң беренче чиратта без архив материалларыннан мәгълүмат алдык. Безнең яктагы авылларга бераз бәхет елмайган бит. Чөнки урыслар монда җанисәпне 1623 елдан ала башлаган. Менә шул елдан башлап безнең яктагы җанисәпләр мәгълүматлары барысы да сакланган. 1623-1624 еллардагы җанисәп саннарын Пермь архивыннан шәхсән үзем таптым. Аны укып, эшкәртеп "Гасырлар Авазы" журналында бастырып чыгардым. Аннан 1678, 1794 елгы елгы җанисәпләр материалы бар. Аннары 1719, 1747, 1762 еллардагы беренче, икенче, өченче ревизия материаллары кулланылды. Шулай ук 1816 елгы җанисәп материалы табылды. Мин боларның барын да үзем укып, эшкәртеп, хәзерге хәрефләргә күчердем һәм аны китапның кушымтасы итеп өстәдек. Чөнки шулар нигезендә һәркем үз нәселенең шәҗәрәсен эшли ала. Һәм шуны эшләсен дип махсус керттек. Шуңа күрә китапның күләме дә 400 биттән артык килеп чыкты.
— 1989 елгы җанисәп саннарына караганда, Пермь өлкәсендә 150 меңләп татар, 50 меңләп башкорт теркәлгән. Архивлардагы сез тапкан тарихи җанисәп материалларында татар һәм башкортлар турында нинди мәгълүматлар теркәлгән?
— Әйткәнемчә, безнең яктагы иң беренче җанисәп материалы 1623 елгы. Ул җанисәптә Пермь ягында бернинди дә башкорт юк. Монда яшәүчеләр барысы да татар дип язылган. Гомумән, элек-электән үк башкортлар безнең якта булмаган.
— Бу китапны язуның максаты нидән гыйбарәт иде?
— Максаты — борынгы бабаларыбызны онытмау. Борынгы эзләребез тау, елга, күлләрдә дә сакланган. Безнең төбәктә Пугачев баш күтәрүләренә бәйле төрле хатирәләр, риваятьләр сакланып калган, сюжетлар бар. Ватандашлар сугышы, Яшелләр хәрәкәте вакыйгалары булган. Болар документларда сакланып калган. Менә боларны яшь буын бик белми. Боларны үзем өйрәнгәч бу мәгълүматларны китапка теркисем килде.
— Китап кайчан басылып чыгачак?
Басма китап киләсе елның беренче яртысында өлгерер дип уйлыйм
— Хәзергә электрон версиядә тулысынча әзер. Китапка һәр 23 авылның фотоларын, төрле сурәтләрен, мәктәп, мәчет, танылган кешеләрнең фотоларын куярга җыенабыз. Хәзерге китапны бастыру өчен акча күчерү турында сөйләшүләр бара. Типография белән сөйләшенгән. Акча күчүгә бастыру эшенә тотынабыз. Басма китап киләсе елның беренче яртысында өлгерер дип уйлыйм.
— Тиражы күпме булачак? Аны кайдан алып булачак?
— Әлегә төгәл билгеле түгел. Шул 500 чамасы булыр дип уйлыйбыз. Китап сатуга дип уйланылмады. Беренче чиратта авылларыбызның китапханәләренә китәчәк, галимнәргә биреләчәк. Бу эш белән Октябрь районы татар җәмгыяте шөгыльләнер дип уйлыйм.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!