Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент сайлау: намзәтләр, хәрәмләшү ихтималы, көрдләр роле


Төркиянең берләшкән оппозициясе уртак намзәтне тәкъдим итә. Кәмал Кылычдароглу уң яктан икенче
Төркиянең берләшкән оппозициясе уртак намзәтне тәкъдим итә. Кәмал Кылычдароглу уң яктан икенче

Төркия президент һәм парламент сайлавына әзерләнә. Оппозиция берләшкән килеш җиңү яулый алачакмы? Сайлауда көрдләрнең роле нинди булыр? Төркиядә сайлауда хәрәмләшү мөмкин булачакмы? Болар хакта журналист, Төркияне актив күзәткән Яшәр Ниязбаев белән сөйләштек.

14 май көнне Төркиядә президент сайлавы узачак. Җиңгән намзәт киләсе 5 елга Төркия президенты булып сайланачак. Шул ук көнне парламент сайлавы да узачак.

14 май – Төркия өчен символик көн, 1950 елда бу көнне сайлауда Төркиянең мөселман карашлы Демократик фиркасе җиңү яулаган, үзләрен Ататөрк варислары дип саналган кемалчылар дәүләт белән үзләре генә идарә итүдән туктаган.

Сайлау көне якынаю белән Төркиядә сәяси-иҗтимагый вазгыять тә киеренкеләнә бара. Кибет-кафеларда еш кына сәяси каналлар һәм радиолар кабызылган, урамда "сез кем яклы" дигән даими сораштырулар үткәрелә. Коронавирус пандемиясе, илдәге икътисади кризис, соңгы ике елда төрек лирасының бәясе нык төшүе җәмгыятьтә күп проблемнар тудырды, алар сәяси яссылыкка күчә бара. Русиянең Украинага каршы сугышы да тәэсирсез калмый, бу да бәя арту, инфляциягә йогынты ясады. Февраль башында Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган көчле җир тетрәү дә илгә зур тәэсир ясады.

Төркия президенты сайлавында 4 намзәт катнашачак: хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган, берләшкән оппозиция вәкиле Кәмал Кылычдароглу, сәясәтчеләр Мөхәррәм Инҗе һәм Синан Оган. Белгечләр төп көрәш Эрдоган белән Кылычдароглу арасында булыр дип көтә, калган ике намзәт "спойлер" вазифасын үтәргә мөмкин диелә.

Оппозициядән бердәм намзәт тәкъдим итү Төркия өчен зур уңыш, уртак намзәтне сайлаганда 6 фирка альянсы хәтта таркала язды, ләкин ахыр чиктә уртак намзәт дип Җөмһүрият халык фиркасенең башлыгын Кылычдароглуны тәкъдим итте. Гомумән, бу альянста катнашучы сәяси көчләрнең идеология һәм карашлары шактый төрле, алар төп максат итеп Эрдоганны җиңүне алга сөрә. Эрдоган илне авторитаризм юлыннан алып бара, Төркия демократия юлына кайтырга тиеш, ди алар.

Оппозициянең җиңү ихтималы, сайлауда көрдләрнең роле, Кылычдароглуның азчылык аләвиләр төркеменнән булуы турында Азатлык Төркиянең иҗтимагый тормышын актив күзәткән журналист, "Повестка дня Турции" Telegram-каналы авторы Яшәр Ниязбаев белән сөйләште.

— Яшәр әфәнде, социология нинди саннар китерә, сайлауда кемнең җиңү ихтималы зуррак дип санала?

Яшәр Ниязбаев
Яшәр Ниязбаев

— Хәзерге вакытта төгәл статистиканы әйтеп булмый. Сораштырулар, кем тарафыннан үткәрелүенә бәйле, үз намзәтләренең зур саннарын бирә, социологик сораштырулар нәтиҗәләренең аермасы бик зур.

Мәсәлән, бер социологик ширкәт Эрдоганга 40% бирә, башкасы 30% бирә. Бу бит бик зур аерма! Димәк, методология бик төрле, яки бу сораштырулар объектив түгел. Хакимият яклы ширкәтләр, әлбәттә, Эрдоган өчен югары процентны күрсәтә. Опозицион көчләр Кылычдароглуның алда баруын белдереп килә.

Мин үзем төрле социологик сораштыруларны чагыштырып, урта саннарны чыгарып карадым. Шулай килеп чыкты: көрдләр фиркасе оппозициягә теләктәшлек белдерсә, күпчелек Кылычдарогуга тавыш бирәчәк. Ләкин бу минем исәпләвем генә, рәсми социология түгел, әлбәттә.

— Мөхәррәм Инҗе белән Синан Оганның сайлауда катнашуы нинди роль уйный? Алар кемнән тавыш алырга мөмкин?

— Оганның сайлауда катнашуы әле күптән түгел генә билгеле булды, бу кем файдасына булачагын әлегә әйтү кыен. Оган яхшы оратор. Ул үзен парламентта моңарчы бик үк чагылыш тапмаган милләтчеләр вәкиле булып таныта, бу электоратны үзенә аудара. Әлегә аның сайлауда катнашуы Эрдоган файдасынамы, Кылычдароглу файдасынамы булачагы билгесез, күп нәрсә намзәтләрнең сайлау алды риторикасыннан тора.

Мөхәррәм Инҗе
Мөхәррәм Инҗе

Мөхәррәм Инҗе турында да бәхәсләр күп. Аны кемдер спойлер дип атый. Башкалар исә ул, киресенчә, Эрдоганнан тавышларны тартып алачак дип саный. Эрдоган өчен икенче тур үтүе уңышлы булыр дип санаучылар да күп, янәсе икенче турда аның җиңү яулау шанслары югары. Оппозиция дә икенче турга җитмәскә тырышачак.

Шуңа күрә сайлауда Инҗенең дә, Оганның да катнашуы икенче тур ихтималын арттыра. Ә бу Эрдоган файдасына дип саный күпчелек күзәтүчеләр.

Шуны әйтергә кирәк, президент буларак Эрдоганның сәяси пиар алып бару мөмкинлекләре чикле. Канун аңа митинглар, аерым агитация алып бару форсатын нык чикли. Шуңа күрә ул еш кына төрле объектлар, биналар ачылышында катнаша, бу аңа һәрвакыт эфир вакытын күбәйтә, үзенчә пиар ясый. Эрдоган үзе яхшы оратор. Ул матур сөйли, үзе харизматик сәясәтче, һәм ул моны оста кулланачак дип уйлыйм.

— Бу сайлауда көрдләр яклы фиркаләр үз намзәтен тәкъдим итмәде. Бу кем файдасына булачак дип саныйсыз?

Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

— Көрдләр яклы дип саналган Халыклар демократик фиркасе (HDP) үз намзәтен чыгармады һәм бу оппозиция өчен, Кылычдароглуга өстенлек бирер дип көтелә. 22 март көнне Төркия медиа чараларына биргән әңгәмәсендә Эрдоган бу фиркане Көрдистанның эшче фиркасенә тиңләде (ул Төркиядә экстремистик оешма дип танылган). Бу фирканең гомум рейтингы 8-13% чамасы дип исәпләнә.

Икенче яктан, шулай ук көрдләр яклы дини Hüda-par фиркасе Эрдоганны яклап чыкты. Ләкин бу сәяси оешманың рейтингы югары түгел.

— Кылычдароглу гаиләсе чыгышы белән аләвиләр кабиләсенә карый. Бу сайлау алды кампаниясендә яңгыраш табамы? Моны аның файдасына, яки, киресенчә, аңа каршы кулланалармы?

Аләвиләр – Төркия (шулай ук Албания, Болгарстан кебек илләрдә) субэтник, дини һәм мәдәни азчылык. Гомум саннары берничә миллион дип исәпләнә. Аләвиләр шигыйләргә якын дип санала, ләкин күпчелек аләвиләр моны инкяр итә. Белгечләр аләвиләр динендә исламнан тыш яһүд дине, гарәп мәҗүсилеге төсмерләре бар дип саный.

Кәмал Кылычдароглу
Кәмал Кылычдароглу

— Әйе, бу фактор һичшиксез аңа каршы кулланылачак. Бу төрекләр өчен мөһим фактор. Төркиядә күпчелек халык сөнниләр, шуңа халыкта шигыйга якын аләви өчен тавыш бирмәү теләге дә туарга мөмкин.

Эрдоган һәм аның тарафдарлары моны ачыктан ачык эшләр дип уйламыйм. Моны астыртын гына, социаль челтәрләрдә, аноним кешеләрдән, тролльләрдән махсус кулланачаклар дип уйлыйм, Кылычдароглу аләвиләрдән дигән тезис азмы-күпме сайлау алдыннан яңгыраячак.

— Узган елларга караганда, Төркия сайлавында хәрәмләшү, административ ресурс куллану була аламы? Бу никадәр реаль?

— Тавышлар фальсификациясе, төрле хәрәмләшүләр Төркиядә булмый диярлек, мин хәтта юк дәрәҗәсендә дияр идем. Моны башкару бик кыен. Төркиядә ике йөз меңгә якын сайлау бүлгесе бар, аларның барысында да диярлек төп фирка вәкилләре бар. Күзәтүчеләр бары тик бик ерак урнашкан һәм аз тавыш бирүче булган сайлау бүлгесендә юк. Күпчелегендә төрле фирка күзәтүчеләре бар һәм алар сайлау барышын бик игътибарлы күзәтә.

Тавышларны санау вакытында барлык фирка вәкилләре дә параллель рәвештә үз тавыш санауны алып бара, аны шунда ук үзәккә җибәрә. Шуннан соң оппозиция сайлауның үз нәтиҗәсен чыгара. Узган сайлауда бу нәтиҗәләр рәсми нәтиҗәләрдән аерылмады диярлек, бер үк саннар булды.

Сүз уңаеннан, шуңа күрә Төркиядә экзит-поллар да юк, төп фиркаләр үз саннарын яңгырата.

— Сайлау алдыннан намзәтләр тышкы сәясәт турында ниләр сөйли? Хәзергә Төркия Русия белән дә, Көнбатыш белән дә актив хезмәттәшлек итә, ике як белән дә дус калырга тырыша. Оппозиция килсә, Русия һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр ничек үзгәрә ала?

Синан Оган
Синан Оган

— Кылычдароглу тышкы сәясәттә ниндидер зур үзгәрешләр турында сөйләми, киресенчә, хәзерге "кво статусы" калыр дип көтелә. Оппозиция җиңү очрагында, ул Русия белән хәзерге мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышачак. Бу мөнәсәбәтләр яхшы дивидендлар китерә икән, алардан нигә баш тартырга?

Көнбатыш илләре үзләре бу сайлауда оппозиция җиңүен тели дип күренә. Кылычдароглу җиңсә, Көнбатыш яңа ил идарәсенә ярдәм кулын сузачак дигән сүзләр йөри, беренче чиратта, сүз матди ярдәм турында бара. Хәзергә Көнбатыш финанс оешмалары Төркиягә карата бик үк ачык түгел, шуңа акча җиңел бармый. Төркия президенты алышынса, бу финанс оешмалар Төркиягә күбрәк тартылыр.

Кем җиңсә дә, Төркиянең тышкы сәясәте артык үзгәрмәс дип күренә. Төркия Якын Көнчыгышта, Африкада, төрки дәүләтләрдә үз тәэсирен арттырырга омтыла, бу тренд дәвам итәчәк. Төркия – НАТО иле, Көнбатыш илләренә дә Төркиянең бу төбәкләрдә тәэсире файдалы.

***

Яшәр Ниязбаев парламент сайлавы турында 16 сораштыруны берләштереп, шундый уртак саннар тәкъдим итә (рәсми сораштыру нәтиҗәсе түгел, журналистның исәпләве):

  • Ак фиркә (Ak Parti, Эрдоган фиркасе) – 33,36%,
  • Җөмһүрият халык фиркасе (CHP, кемалчылар фиркасе) – 27,95%,
  • Халыклар демократик фиркасе (HDP, көрдләр яклы фирка) – 10,38%,
  • Яхшы фирка (İyi Parti, милләтчел консерватив фирка) – 10,18%,
  • Милләтче хәрәкәт фиркасе (MHP) – 6,56%.

Әлеге исәп нигезендә башка фиркаләр 5%тан кимрәк тавыш җыярга мөмкин, алар белән түбәндә таныша аласыз:

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG