Мәскәүнең Щербински районы мәхкәмәсе Украина президенты Владимир Зеленский турында әйткән сүзләре өчен 70 яшьлек пенсионер Ольга Слегинаны Русия гаскәрен "кимсетүдә" гаепле дип тапкан һәм 40 мең сум штраф салган. Бу хакта "Мемориал" хокук яклау үзәге хәбәр итә.
Былтыр 24 декабрьдә Нальчикның Киров исемендәге шифаханәсендә Слегина Одессада туган хатын-кыз белән сөйләшеп утырган. Ул аннан "паляниця" дигән украин сүзен ничек дөрес итеп әйтергә дип сораган, шулай ук Украина президентын телгә алган. "Зеленский – яшь, матур ир-егет, юмор хисе яхшы, элек аның шаяруларыннан бөтенесе көлә иде", дигән ул. Шулай ук Слегина официант кыз белән Зеленский турында бәхәсләшкән булган.
27 декабрьдә Слегина урнашкан бүлмәгә гади киемнән бер ир-ат килеп кергән, "ниндидер документ" күрсәткән, дип хәбәр итә "Мемориал". Күзләре начар күргәнгә, пенсионер моның нинди документ икәнен әйтә алмый. Әлеге ир Слегина өстеннән өч кешенең полициягә гариза язуын җиткергән. Шул ук көнне пенсионерга Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр.
Слегинаның адвокаты мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйткән.
"Медиазона" исәпләүләренә күрә, 2022 елның мартыннан башлап Русия мәхкәмәләренә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" (Административ кодексның 20.3.3 маддәсе) турында 6003 беркетмә кергән, аларның 6001е - район мәхкәмәләрендә, икесе – хәрби мәхкәмәләрдә каралган.
Иң "сәер" очраклар арасында сугышка каршы ачык хат чыгарганга, автобус тукталышында кычкырганга һәм Чита егетенең Украина президентын төшендә күрүен сөйләве өчен төзелгән беркетмәләр бар.
Югары мәхкәмә белешмәләренә күрә, узган ел Русия мәхкәмәләре гаскәрне "кимсетү" турында төзелгән беркетмәләр нигезендә русияләргә 151,2 миллион сум штраф салган.
- 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре дә Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум