Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова премьеры Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәгәннәре өчен чик буе полициясенә һәм илнең министрларына рәхмәт әйтте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Молдова премьер-министры Дорин Речан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәүләре уңаеннан, Молдова вице-премьеры, тышкы эшләр министры Николай Попесканың һәм тәртип саклаучыларның яхшы эш күрсәтүен билгеләп үткән.

"Чик буе полициясенә, эчке эшләр министрлыгына һәм тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт әйтәсем килә, дип белдергән Речан хөкүмәт утырышында. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Моннан тыш, сәясәтче Русиянең Молдовадагы ике илчесенең сәфәрләрен чикләргә чакырган. "Русия илчелегенең ике вәкиленең һава аланында аккредитациясен гамәлдән чыгарырга кирәк. Вице-премьер әфәнде [Попеска], аларның [илчелек вәкилләренең] икесенең берәрсе депортациягә лаек түгелме, карарсыз", дигән Речан.

  • 17 апрельдә Татарстан президенты РөстәмМиңнехановны Молдовага кертмәделәр. Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Әмма Молдова чик сакчылары аңа очкычыннан чыгарга рөхсәт итмәгән. Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа теләнмәгән зат статусы биргән. Миңнеханов утырган очкыч Кишинёвтан кире Русиягә кайтып китте.
  • Берничә сәгатьтән Молдова чик буе полициясе Миңнеханов нон грата шәхесе дип игълан ителмәде дип белдерде.
  • Татарстан президенты Молдовада Русия яклы намзәтне хуплар өчен барган, шуңа аны чик буе полициясе илгә кертмәде, дип саный белгечләр.
  • Русия думасында Миңнехановны Молдовага кертмәүләренә "җавап булачак", дип белдерделәр.
  • Миңнеханов быел гыйнварда Путин белән очрашты. Аңа Татарстанның сугышка 2,5 млрд сум бүлеп биргәнен җиткерде. Ул җитәкләгән республика болай да аз калган хокукларыннан баш тартты. Дәүләт шурасы шушы вәкаләтләрдән ваз кичү өчен тавыш биргән көнне АКШ Миңнехановка санкцияләр кертте.
  • Узган атнада Канада да Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның хатынына каршы чикләүләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG