Азатлык сезне Казанның татар бишеге саналган Иске бистәгә сәяхәткә чакыра. 2023 елда бистә ничек яшәп ята? Биредә татар мохите әле дә бармы? Казаннар һәм туристлар бу хакта ни уйлый?
Татарстан башкаласына килүче туристлар бирегә типик шәһәр күрергә түгел, башка атмосфера, яңа хис-кичерешләр артыннан килә. Татарларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте белән танышырга, үзгәрәк яшәү рәвеше күрергә телиләр. Ә Казанда татар мохите булган урын бармы соң? Андый җирләр бар икән, берсе, һичшиксез, Иске бистә булырга тиеш.
Иске бистәнең Каюм Насыйри урамына керү юлында 5-6 зур автобус һәм берничә микроавтобус каршы алды — туристлар төркемнәр белән экскурсиягә килгән. Гидлар аларга Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарының бер өлешен күрсәтә. Үз машинасында килүчеләр дә бар, алар өчен биредә түләүле машина кую урыннары җайланган. Сәгате — 50 сум.
Автобус юл буена гына баскан булыр иде — анда болай да тулы, ә биредә ул башкаларга комачау итә
Урам башында ук бер автобус йөртүче белән машинада килгән туристның бәхәсенә шаһит булдык. Урам яңгыратып, урын бүләләр. Машина кую мәйданчыгына озын автобус кереп басканга, башка машиналар махсус бүленгән боксларга керә-чыга алмый. Автобус юл буена гына баскан булыр иде — анда болай да тулы, ә биредә ул башкаларга комачау итә. Туристлар күпләп йөри торган нокта буларак, биредә туристик автобуслар өчен махсус өстәмә мәйдан оештырылса дөресрәк булыр иде. Мисал өчен, "Ашказан" дип язылган ашханә каршында шактый зур буш урын бар.
Шунда күз салгач, ашханәнең язулары да күзгә чалынды. Атамасы татарча булса да, бу йортның бер ягына зур итеп "Столовая" дип кенә язып элгәннәр. Керү юлында да "Национальная кухня вкусно и доступно" дигән язу гына ялтырый.
Юлны чыгарга уйлап, сул якка карадык. Анда да, йортның билен буып, зур итеп "Музей чая" дип язып куйганнар. Монда да татарчасы юк.
Каршыбызга экскурсоводка ияргән бер төркем мәктәп укучылары очрады. Алар XIX гасырда икенче гильдия сәүдәгәре булган Муллин йорты ишегалдына кереп бара иде. Аларга иярдек.
"Татар йортларында балконнар булган, алар анда чәй эчәргә яраткан. Казанда яшәгән Карл Фукс та татарларның чәйләргә яратуы турында язып калдырган. Бу — гореф-гадәт кенә түгел, бу — тормыш рәвеше. Минем өчен бер җәза төре кебек күренеш иде. Аларга керсәң, 10 чынаяк чәй эчерми чыгармыйлар иде", дип язып калдырган К.Фукс", дип сөйли гид.
Биредә "Кунак бистәсе" дип аталган туристик комплекс ясалган.
Бер генә телдә язылган элмә тактадагы язудагы мәгълүматтан күренгәнчә, монда "Кунак" дип аталган һостел, шул ук исемдә каһвәханә белән милли чәй галереясе, мичтә пицца пешерү урыны, кое, умарталык, кошлар йорты, ат арбасы, йорт хайваннары сыннары һәм тагын әллә ниләр бар икән.
Туристлар күп булгач, җыештырып та җитешә алмыйлардыр, көн уртасы гына җитеп килүгә карамастан, ишегалдында утырган чүп чиләге дә шыгрым тулы иде.
Хәер, эшкуар Фәрит Зарипов әйтүенчә, туристлар сезоны башланмаган әле, май-июньдә "урак өсте" көтәләр. Аның Каюм Насыйри урамында кибете, сувенирлар сату ноктасы бар икән.
"Бирегә килүче туристлар күбрәк нәрсә сатып ала?" дип кызыксындык.
Менә синең акчаң күп булса, Түбән Новгородка, Самарга барасыңмы, әллә чит илгә диңгезгә очасыңмы? Казанга да череп баеган кешеләр килмидер
— Күбрәк милли ризыклар, тәм-том алалар. Туристларга сатыла торган продукциянең 70 процент чамасы үзебездә җитештерелгән ризык: чәкчәк, талкыш каләве, казылык ише әйберләр. Менә синең акчаң күп булса, Түбән Новгородка, Самарга барасыңмы, әллә чит илгә диңгезгә очасыңмы? Казанга да череп баеган кешеләр килмидер. Сувенир әйберләрен акчасы күбрәк булган кеше ала, ә алар күп түгел. Менә май бәйрәмнәрендә сезонны ачып җибәрәбез инде, май-июньдә туристлар күп була, Аллаһ боерса, — диде Фәрит Зарипов.
Шушы ук ишегалдындагы бер чатырда сатылган сырларга, казылыкларга күзебез төште. Якынрак килүгә, сатучы егетләр тауарын үтереп мактарга тотынды. Татарстан хуҗалыкларында җитештерелә, авыз итеп карарга да мөмкин икән. Алар — чын шәрык базарындагы сәүдәгәрләр сыман — әле сыр, әле казылык кисәген сузды.
Муллин бай ишегалдындагы төрек кафесында журналист Искәндәр Сираҗины очраттык.
Ул биредә еш булуы, янәшәдәге урамда гына редакциясенең офисы урнашуын сөйләде.
Казанда шуннан да татаррак урам юк. Гәрчә, язуларның күбесе урысча булып, татар мохите булмаса да
— Бу урамда күбрәк төркем-төркем туристлар йөри дә мөселманнар йөри, чөнки ике мәчет рәттән урнашкан. Мин бу урамны, кыяфәтенә күрә, иң татар урамы дип саныйм, Казанда шуннан да татаррак урам юк. Гәрчә, язуларның күбесе урысча булып, татар мохите булмаса да. Миллилек өстәр урыннар күп әле монда. Менә бу дүрт катлы сталинка йортны күр! Аны миллиләштереп, бизәкләр өстәп булыр иде. Совет чорында, шәһәрне заманчалаштырабыз дип шушы йортлар уртасына салып куйганнар инде аны. Хәзер сүтеп атып булмый, ничектер миллиләштерергә кирәк.
"Рамазан Фест" дигән шушы язуны карагыз! Бар җирдә урысча язып куйганнар. Шәһәр мэриясеннән оештыручыларга шарт куймыйлар икән, алар аны үзләре белеп эшләми. Татарлык турында уйлау гомумән юк. Хәтта Иске бистәдә уза торган чарага да шыр урысча игъланнар эшләгәннәр. Менә шуны татарча язсалар, Мәскәү агай килеп артка тибәме? Юк, типми.
Һәр җирдә милли код булырга, һәр эштә бу мәсьәлә уйланырга, һәр чара шуны исәпкә алып әзерләнергә тиеш
Һәр җирдә милли код булырга, һәр эштә бу мәсьәлә уйланырга, һәр чара шуны исәпкә алып әзерләнергә тиеш. Мисал өчен, үтеп барышлый, ниндидер йортка күзең төшә икән, андагы милли бизәкне яисә язуны күреп, татарлыгың исеңә төшәрлек булсын. Ул вак кына детальләр, ешрак очраган саен, чеп-чи маңкорт татарда да ниндидер милли хис уятырга сәләтле. Ул милли код яңа Камал театры бинасында да, яңа салынасы Җәмигъ мәчетендә дә булырга тиеш. Ә без менә театрдан япон мәдәнияте объекты ясыйбыз, Җәмигъ мәчете дә татарлыгы булмаган арт-объектны хәтерләтә. Боларның берсе дә милли кодны арттыруга китерми. Шул ук "Татарстан" кунакханәсенең түбәсендә янып торган түбәтәй-калфак яисә бизәк булса артыкмы?! "Татарстан" дигән сүзне дә мөмкин булган бар җиргә урнаштырырга кирәк. Һәркем үзенең Татарстанда яшәгәнен белеп, гел исенә төшеп торырлык булырга тиеш. Ә без, киресенчә, бар әйберне үз кулларыбыз белән аларга бирәбез. Инде Камал театры бинасына да урыс театрын (ТЮЗ — ред.) кертергә ризабыз. Юк, ризалашырга ярамый моңа! — ди Сираҗи.
Аның белән аралашканны читтән бер апа тыңлап торган икән, ул безне бер йорт янына алып килде.
— Менә, шушы йортка да Каюм Насыйри турында урысча гына язганнар, күрегез әле. Шуңа гел эчемнән сызып йөрим, кемгә әйтергә белмим, — диде ул. Үзе исемен әйтергә курыкты.
— Аның каравы, урам исемнәрен башта татарча, аннан урысча бик матур итеп язганнар, — дидек без.
Ул арада бер экскурсоводның "Татар көнкүреше музее"на туристлардан акча җыюын ишетеп, төркемгә якынрак елыштык. Болай билет бәясе 200 сум тора, гид та кирәк булса — 250 сум түлисе.
Алар музейга кереп киткәч, шуның икенче ягындагы сувенир кибетенә кереп, 15 меңлек читекләргә, 3-4 мең сумлык милли бизәкле сумкаларга карап тел шартлатып чыктык. Миллилек бигрәк кыйммәт тора икән.
Әкрен генә мәчеткә таба юнәлдек. Каршыбызга элегрәк Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, милли хәрәкәттә актив катнашкан Зөфәр Сафин очрады.
Ул үзе Татарстан урамында яшәгәч, җомга саен Мәрҗани мәчетенә намазга килә икән. Ул әйтүенчә, бу урам "татарча кәртинкә" булып күренсә дә, чынлыкта биредә бернинди татар мохите юк.
Татар йөрәге булып бетә алмады бу урам
— Татар йөрәге булып бетә алмады бу урам. Биредә елына берничә тапкыр: 30 августта Татарстан республикасы көнендә, Сабантуй алдыннан шау-гөр килеп татарча бәйрәм итеп алалар да шуның белән татарлык төгәлләнә. Иске бистә ул туристлар өчен махсус эшләнгән кәртинкә. Бауман урамында нинди халык булса, монда да шундый. Биредә татар мохите эзләргә кирәкми. Аннан соң, Иске бистә ул шушы ике урам белән генә төгәлләнми бит. Берничә урам гына теге тарафка атласаң, анда җимерекләр, пычрак. Сез Нариман, Гаспринский урамнарын карагыз. Зәңгәр мәчет янәшәсе дә ташландык хәлдә. Әйе, эшләнгән эшне дә күрә белергә кирәк. Бу ике урамны бик матур итеп төзекләндерделәр, буядылар, ләкин калганнарын да бераз карасыннар иде, — ди Зөфәр Сафин.
Ул биредә милли мохит булмауда татар халкы үзе гаепле дип саный.
Сез Нариман, Гаспринский урамнарын карагыз. Зәңгәр мәчет янәшәсе дә ташландык хәлдә
— Мин милләт өчен бик борчыла торган кеше. Без Мәскәүләрне гаеплибез, әмма безгә аларны гына гаеплисе юк, үзебездә дә гаеп зур. Эчке дөньябыз татар булып бетә алмаганга гаепле без. Менә мин Татарстан урамы буйлап түбәтәй киеп йөрим, түбәтәеңне сал дигән кеше юк! Татарча сөйләшмә дигән кеше юк! Авыз тутырып сөйләшәм. Урамдагы кешеләргә карагыз, берәрсендә түбәтәй бармы? Бер татар киемле кеше күрәсезме? Берәр кыз милли бизәкле кием кигәнме? Ул бит музейда гына булырга тиеш түгел, — дип уфтанды Зөфәр Сафин.
Гид башта ике җөмлә әйтеп үзе белән татарча таныштырды. Башка беркайда да татарча сөйләшкәннәрен ишетмәдек
"Чәк-чәк Сувенир" кибетендә күчтәнәчкә тәм-том алырга кергән турист ханымнар белән сөйләшеп киттек. Сарытаудан өч көн элек килгәннәр икән. Зөя утравында булганнар, Кирмәндә, Бауман урамында йөргәннәр. Кайтып киткәнче дип, Иске бистәне килеп күрергә булганнар.
"Шушы көннәрдә татарча сөйләм ишеттегезме? Казанда татарча сөйләшәләрме?" дип сорадым алардан.
— Гид башта ике җөмлә әйтеп үзе белән татарча таныштырды. Шунда ишеттек. Башка беркайда да татарча сөйләшкәннәрен ишетмәдек, — диде апаларның берсе.
Ул арада безнең сөйләшүгә кибеткә кергән икенче туристлар кушылды. Алары да, ялларга дип, Петербурдан килгән булып чыкты.
— Без дә өч көн элек килдек. Урамда да ишетелә, сез игътибар итмисездер. Бургер сата торган бер кафега кергәч, кассир белән официант үз телләрендә нәрсәдер санап, сорап, сдача эзләделәр. Татарча сөйләштеләр, — диде бер ир.
Бу кибеттә тәм-том, самавырлар, татар язулы магнитлар да сатыла икән.
"Такмач" дип язылган открыткага игътибар иттек. Токмач ашы рецепты язылмаган булса, "такмач"ның мәгънәсенә төшенеп тә булмый кебек.
Мәрҗани мәчете янына җитәрәк, кулларын сузып, хәер сораучы балалар сарып алды. Мәчет ишегалдында да хәер сораучылар утыра булып чыкты.
Аннан чыгып, Кабан күле буена юл тоттык.
Каюм Насыйри урамыннан аермалы буларак, биредә милли ризык тәкъдим итүче кафе-рестораннар да бар икән. "Аш бабай" кафесының исеме аеруча милли тоелды, авыз ерылды. Кызыксынып, шунда кердек. Монда тәгаен татарча меню да, татар телле хезмәткәрләр дә булырга тиеш иде.
Өметләр акланмады: меню да, дивардагы язулар да җирле татарларга түгел, килгән турист, урысларга исәпләнгән иде, мөгаен. Хезмәткәрләре дә татарча белми.
"Гусь" ресторанына да кереп чыктык. Анда да шул ук хәл.
Аның каравы, Кабан күле буенда тормыш кайный. Катамараннар, көймәләр арендалау сезоны ачылган, халык шунда кинәнә. Чагыштырмача кыйммәт тә түгел, катамаран яисә көймәне ярты сәгатькә алып тору 350-450 сум тора.
Икенче берәүләр Кабандагы үрдәкләрне ашата.
Сәфәребез Камал театры артындагы "Түбәтәй" кафесында төгәлләнде. Эзләгән татар мохитенең бер кыйпылчыгын монда таптык — кассир татарча белә булып чыкты.
Форум