Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә бер айдан артык Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше карала. 26 апрельдәге утырышта прокурорлар Олег Лавров һәм Рөстәм Сарсембәков Чанышевага 12 ел гомум тәртипле колония сорады.
Чанышеваны "экстремист берләшмә төзү һәм аның белән җитәкчелек итү"дә гаеплиләр. Адвокатлар якындагы берничә атна эчендә Чанышевага хөкем карары чыгарга мөмкин дип фаразлый.
Чанышева төрмәдән "Idel.Реалии"гә әңгәмә бирде.
Белешмә: Лилия Чанышева
Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.
"Гаепләүнең абсурдлыгын күрсәтмәс өчен мәхкәмә ябык тәртиптә уза"
— Лилия ханым, сезне хөкем итү эше озакка сузылды. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
— Миннән, волонтерлардан, Штабтан алынган документларда, телефоннарда, техника, видео һәм без элгән постларда бернинди экстремизм таба алмадылар. Шуңа күрә барлык гаепләү моңа кадәр аерым кешеләргә чыгарылган хөкем карарларына нигезләнеп ясала. Аларга ачылган җинаять эшләре шуны күрсәтә, бу гамәлләрне алар төркем әгъзасы буларак түгел, ә мөстәкыйль рәвештә кылган. Моннан тыш, тикшерү минем кайчан, кайда, нинди экстремистик гамәл кылуымны билгели алмады. Хәтта тикшерү вакытында сораштырылган шаһитлар да бу мәгълүматларны китермәде.
— Мәхкәмә утырышына нинди кәеф белән керештегез?
— Кәефем яхшы да, начар да түгел. Яхшы түгел, чөнки бу эш сәяси генә түгел, абсурд та. Начар да түгел, чөнки, ниһаять, абсурдлыкны күрсәтү мөмкинлеге бар. Әлбәттә, бу чараның [мәхкәмә эше] ябык рәвештә узуы борчу тудырды. Шулай да якыннарым һәм битараф булмаган кешеләр миңа хатлар яза, процессны яктырта, ярдәм сүзләрен җиткерә, яклый. Болар барысы да мине бик шатландыра һәм кәефемне күтәрә.
— Хәзерге вакытта эш материаллары белән тулысынча таныша алдыгызмы?
— Эш материаллары белән мин тулысынча таныша алмадым. Күпчелек дәлилләр өйрәнелмәгән килеш калды. Алар Мәскәүдәге (Русия тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе) электрон чыганакларда саклана.
— Мәхкәмә эшенең алып барылуын ничек бәялисез?
— Әлбәттә, атнага өч утырыш үткәрү — күп. Өстәвенә, утырыш иртәдән кичкә кадәр рәттән көн саен бара (мәхкәмә утырышлары һәр атнаның сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уза). Бигрәк тә мәхкәмәгә барган көннәрдә нинди шартларда яшәргә туры килүен исәпкә алсак, сак астындагы кеше өчен бу физик яктан авыр. Ләкин хөкемдар [Азамат Бикчурин] безнең эшне "приоритетлы" дип саный.
— Хөкемдар мәхкәмә эше ябык тәртиптә узуын игълан иткәч, сез нинди хис кичердегез? Сезнеңчә, бу ни өчен эшләнгән?
— Мин алдан ук мәхкәмә утырышы ябык узар дип уйлаган идем. Ник дигәндә, Мәскәүдә экстремистик маддә нигезендә гаепләнелгән элеккеге күршемне әле 2022 елның декабрендә үк ябык утырышта хөкем иттеләр. Мәскәүдә минем сак астында калу вакытын озайту нигезендә узган утырышларның берсендә тикшерүчеләр процессны ябык рәвештә үткәрүгә иреште. Шулай да Уфада Башкортстанның экстремизмга каршы тору үзәгеннән дәлилләнмәгән хат нигезендә моны эшләүләре ачуны чыгарды. Алар бу эш интернет-ресурсларда тискәре яктан яктыртылачак, шаһитларга, прокуратурага һәм мәхкәмәгә карата экстремистик характердагы өндәмәләр тагылачак, шулай ук мәхкәмә бинасында хөкемдарга һәм процесста катнашучыларга басым ясау өчен урам акцияләре оештырырга чакырулар булачак дигән дәлилсез сүзләр әйтелде. Минемчә, медиа һәм җәмәгатьчелек гаепләүнең абсурдлыгын һәм дәлилләрнең булмавын күрмәсен өчен утырыш ябык тәртиптә уза.
— Мәхкәмә эшендә Русия төбәкләрендәге Навальный Штабының элекке хезмәткәрләре шаһит буларак катнашуы турында нәрсә әйтә аласыз? Сез алар белән таныш идегезме? Алар чыннан да ихластан сөйли дип уйлыйсызмы?
— Әлеге шаһитлар белән мин таныш түгел идем. Әгәр Штаб эшендә экстремизм күренешләре булуны танымаса, аларга минем кебек үк башта кулга алыначагы, аннан ирегеннән мәхрүм ителәчәге турында әйтелгән дип уйлыйм. Шуңа күрә мин шаһитларның ихлас сөйләүләренә ышанмыйм.
"Туганнар үзләрен нык тота, ләкин бу минем кәефемне төшермәс өчен эшләнә сыман"
— Уфадагы тикшерү изоляторына күчерелгәннән соң, сезгә сак астында утыручыларның шартларын яхшырту өчен көрәшергә туры килде. Мондагы шартлар Мәскәү изоляторыннан ни кадәр аерыла?
— Уфа һәм Мәскәү изоляторларындагы шартлар бер-берсеннән нык аерыла. Мәскәүдән аермалы, монда иске ятаклар, керамик раковина урынына тимер юыну савыты тора. Тәрәзәләр ике яктан да рәшәткә белән капланган, Мәскәүдә исә бары тышкы яктан гына рәшәткә бар. Камерадагы бәдрәф тә төп бүлмәдән капланмаган.
Кибет даими эшләми. Анда нәрсә сатылганын белү мөмкин түгел. Нидер сатып алырга теләсәң, ике атна көтәргә кирәк. Ахырдан сиңа кирәкле әйбер булмавы да ачыклана ала. Акча түләп әзер ризык та алып булмый. Җирле ашханәдән яңа пешкән икмәк ризыклары, кара бодай һәм бик үк тәмле булмаган токмач соратып алырга мөмкин. Моннан тыш, 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр вакуум савытка салып балык тапшыруны тыйдылар, гәрчә монда суыткыч бар. Мәскәүдә рөхсәт ителгән күп кенә азык-төлекне монда тапшырмыйлар.
Тагын нинди үзгәрешләр? Антибиотиктан кала, ютәлдән дару юк. Камерадагы кайнар су чынлыкта кайнар түгел. Аның җылынуын 10 минут агызып көтеп утырырга кирәк. Шуңа да киемеңне яки башыңны юарга теләсәң, суны кайнатырга туры килә. Монда түләүле хезмәтләр юк, чәчне дә кистереп булмый. Мәскәү изоляторында матурлык салоны эшләде. Чәч кистерергә, буятырга, маникюр, педикюр, каш ясатырга мөмкин иде. Шулай ук түләүле спорт залы эшләде, өстәмә түләүгә кер юу машинасында киемнәрне юып булды. Биредә көндәлек газетларны да миңа берничә тәүлек узганнан соң гына китерәләр.
— Мондагы режим кырысракмы?
— Тикшерүчеләр һәм адвокат белән очрашу бүлмәсендә сак астында калган кешене читлеккә утырталар, хәтта очрашу адвокат белән генә узса да. Мәскәүдә мондый читлекләр юк иде. Тикшерү изоляторыннан автозакка күчеп утырганда кулларны богаулыйлар. Әгәр дә бер кулда минем кирәк-яраклар һәм документлар тулы букча, икенчесендә ризык тартмасы булса, автозакның тар тимер баскычыннан менү шактый кыенга төшә. Шул ук вакытта мәхкәмәдән изоляторга кайтканда автозактан кулларга богау кидертмичә чыгаралар. Мантыйк кайда? Мәскәүдәге изоляторда автозакка утыртканда кулларны богаламыйлар иде.
Уфадагы СИЗОның уңай яклары да бар. Ишегалды ачык һавада урнашкан. Шуңа да күк, кояш күренә. Кызынырга яки кышын әле яуган кардан йөрергә мөмкин. Мәскәүдә исә, түбәле ишегалдында йөргәндә син кояш һәм явым-төшемне күрмисең. Без ел дәвамында күләгәдә, ясалма ут яктылыгында тузан баткан бетонлы идәннән йөрдек. Шулай ук Уфада посылка һәм хатларны тизрәк китереп тапшыралар. Автозакка да соңрак алып чыгалар, җыелу бүлегендә дә азрак торасың. Мәхкәмә юлына озак вакыт китми. Мондагы камера шакмак рәвешендә ясалган, шуңа күрә үзеңне иркенрәк хис итәсең. Мәскәүдә ул вагон тибында иде. Тикшерү бүлмәләрендә тәрәзәләр ак буяу белән буялмаган. Хатын-кызлар корпусының коридорында тәрәзә аша Уфаны күрергә була. Мәскәүдә исә, тәрәзәләр түшәм янында урнашканлыктан без шәһәрне күрә алмый идек.
— Сез изоляторда нәрсә үзгәртә алдыгыз?
— Уфа изоляторында утыру дәвамында мин кибеттә эчә торган су саттыруга, су фильтры куйдырырга, моңа кадәр рөхсәт ителмәгән ашамлыклар — эремчек һәм кайбер яшелчәләрне алуга ирештем. Шулай ук миңа матрац белән юрганны алыштырдылар. Изоляторга ябылганда миңа үз көн тәртибемне кертергә, чәнечке, теш җебен алып керергә рөхсәт итмәгәннәр иде, хәзер аларны кире кайтардылар. Шулай ук мин төнлә камерадан коридорга телевизор чыгаруны канунсыз дип әйттем. Нәтиҗәдә, изоляторда утыручыларның барысы да телевизорны төнлә чыгаралар, ә мин — юк.
— Мәхкәмә утырышы узганда көнегез ничек уза? Ялга һәм мәхкәмәгә әзерләнергә вакыт каламы?
— Гадәттәгечә иртәнге алтыда торабыз. Аннан иртәнге аш ашыйм, мәхкәмә утырышына барырга әзерләнәм. 9:30-10:00да мине килеп алып, полиция конвое кулына тапшыралар. 10:30дан, яисә 11:00дән 13:00кә кадәр утырыш бара. Аннары 14:00кә кадәр конвой бүлмәсендә төшке аш ашыйбыз. Миңа кайнар су бирәләр һәм мин татлы ризыклар белән чәй эчәм. 14:00тән 17:00-17:30га кадәр утырыш дәвам итә. Кичке алтыда мине кире тикшерү изоляторына кайтаралар. Тикшереп алганнан соң 19:00 сәгатьләрдә камерага күчерәләр. Мин кичке аш ашыйм, хатлар, газет укыйм яки киләсе мәхкәмә утырышына әзерләнәм. Дөрес, һәрвакытта да барлык эшкә көч һәм вакыт җитми. Кичке унда йокларга ятам.
— Күптән түгел сез беренче тапкыр ирегез, әти-әниегез, абыегыз белән күрештегез. Бу очрашулар ничек узды? Сезнеңчә, якыннарыгыз үзләрен ничек тота?
— Без бер сәгатьләп сөйләштек. Мәскәүдә очрашуларга ике-өч сәгать вакыт бирелә. Аралашу рәшәткәле пыяла аша телефоннан барды. Ирем һәм абыем чәчәкләр белән килгән иде. Аларны монда тапшыру ярамаса да, миңа бәйләмне күрү рәхәт булды. Әти белән әни бергә килделәр, шуңа күрә телефон трубкасын бер-берсенә бирә-бирә сөйләштеләр. Якыннарым үзләрен нык тота, ләкин бу минем кәефемне төшермәс өчен эшләнә сыман. Әнинең борчудан кан басымы күтәрелә, әтинең йөрәге авырта. Иремнең әнисе химиотерапиянең дүртенче курсын уза…
"1 ел, 4 ай һәм 10 көн — Путин һәм Ко-ның мине ничек якыннарымнан аерганына шуның кадәр вакыт үтте. Һәм менә, ниһаять, күрешү. Пыяла һәм рәшәткә аша телефоннан сөйләштек — Русия СИЗОсында кыска вакытлы очрашулар шулай уза. Бары Мәскәү СИЗОсында рәшәткәләр юк, тоташ пыяла. Алмазга бәхет елмайды, тиз арада очрашуга языла алды. Мәскәүдә кешеләр буш урын алыр өчен ай буе көтәргә мөмкин. Өстәвенә күрешүләр дә эш көнендә генә уза, ягъни кешеләргә эштән сорап китәргә туры килә. Уфада исә, хатын-кызларның очрашуы шимбә көнне уза. Мәскәү СИЗОсында күрешүләр 2-3 сәгать дәвам итә, Уфада — бары тик 1 сәгать. Шулай да бу мәхкәмәдә бер минутлык очрашудан күбрәк. Мин бәхетле! Тулы бер сәгать буена мин көчле, зирәк һәм яраткан ир — үземнең ирем белән сөйләшә алам. Бер-берегезне яратыгыз һәм бергә уздырган вакытның һәр сәгатен бәяләгез".
"Бар кешене дә куркуда озак тотып булмаячак"
— Украинадагы сугыш инде бер елдан артык дәвам итә. Сез вакыйгаларның ничек үзгәрүен, Башкортстанның нинди югалтуларга дучар булуын белгәч нинди хис кичердегез?
— Мин оялу, сыкрау, ачу, ачы хәсрәт кичердем... Безне тагын да авыррак киләчәк көтә дип уйлыйм. Мин шулай ук гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылыр дип саныйм. Русия — Төньяк Корея түгел, бу ил СССРга әйләнеп кайтмаячак. Дөнья үзгәрде, безнең илдә дә буыннар алмашына. Һәркемне дә куркуда озак тотып булмый. Һәм, бернигә дә карамастан, мин кешеләргә ышанам. Хәтта бер ел элек булганнан да көчлерәк хис бар.
— Сезнең камерада куелган телевизорда Украинадагы сугыш турында Русия пропагандасы күрсәтелә. Камерада утыручылар белән бу темага сөйләшәсезме? Аларның фикерләрен үзгәртергә тырышасызмы?
— Камерада мин берүзем булганлыктан, пропаганда хакында сөйләшергә кеше юк. Мәскәү изоляторында мин кешенең фикерен үзгәртергә тырышып карадым. Әмма бу җиңел эш түгел. Кайберәүләр телевидение һәм рәсми медиа алдап сөйли алмый дип уйлый. Мәскәүдәге изоляторда утыручы белемле һәм уйлый белүче кешеләрнең фикерен үзгәртергә кирәкми иде, алар болай да барысын аңлый.
"Россия 24 Башкортостан" телеканалы нәрсәсе белән сокландыра. Репортажларда хәбәрче окопларны күрсәтте. Ниндидер мизгелдә ул әйтеп куйды: "Ничек матур монда!", әйтерсең тузган торактан яңа фатирга күченгән кешеләрне күрсәтә. Окоптагы чатырларда ак түшәмнәргә таң калды. Мин хәзер Ремаркның "Кара обелиск" китабын укыйм. Анда мондый эпизод бар. Төп герой психиатрик хастаханәнең Беренче дөнья сугышында башына җәрәхәт алган яисә тереләй йокыга киткән корбаннар өчен бүлеккә кергән. Сугыш турында инде онытылган булса да, алар өчен бу дәвам итә. Алар өчен окоп ятак булган. Хастаханәдә аларны яңадан "казып куялар" һәм "казып чыгаралар", "үтерәләр", "үләләр", "буалар", алар "газ белән буылалар", акыралар, үрмәлиләр, гырылдыйлар, "сизмәсеннәр" дип почмакка сыеналар. Гомумән алганда окопларның "матурлыгын" беркем дә искә алмады. Чөнки сугыш — ул коточкыч һәм үлем!"
— Бүген сезнең эш белән беррәттән сугыш һәм Путин режимына каршы торучыларга карата бик күп мәхкәмә эшләре бара. Гаепләнүчеләрне утырту Сталин чорын хәтерләтә. Петербурда буган шартлаудан соң хакимият Алексей Навальный тарафдарларына һәм активистларына яңа "ау" ачты. Сезнең фикерегезчә, бүген Русия нинди чорга аяк басты һәм бу күпмегә кадәр дәвам итәчәк?
— Бу украиннар белән генә түгел, үз халкың белән дә дошманлашу чоры. Бу хакимияттә утыручы аерым югары затларның шәхси мәнфәгатьләре хакына илне җимерү чоры. Минемчә, бу хәлләр ким дигәндә Украинадагы хәрби каршылыклар тәмамланганчыга кадәр дәвам итәчәк.
— Сез Алексей Навальный белән язышасызмы?
— Алексей белән без язышмадык, бары 8 мартта аның минем хакта язган постын укыдым. Мин Алексейны мәхкәмәдә видеоэлемтә аша күрергә өметләнәм. Ул көнне минем, дөресрәге, безнең эш нигезендә аннан шаһит буларак сорау алынырга тиеш.
— Ришвәтчелеккә каршы көрәш фондының (ФБК) чит илдәге хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмне җитәрлек дип саныйсызмы?
— Сак астында утыручы кеше өчен әлеге мәсьәләне ачык итеп күрсәтү, адвокатлар, хатлар, кирәк-ярак тапшыру белән ярдәм итәргә мөмкин. Минем боларның барысы да бар. Миңа ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә.
— Нинди хөкем карары көтәсез?
— Русиядә чыгарылган хөкем карарларының 99,9 процентында гаепле дип табалар, шуңа минем очракта да искәрмә булмас дип уйлыйм. Мәхкәмә билгеләгән мөддәттән иреккә иртәрәк чыгармын, ә минем канунсыз утыруыма гаеплеләр Русия Җинаять кодексына ярашлы җавап тотар, дип өметләнәм.
- Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
- Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
- 20223 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
- Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.
- Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум