Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Африка республикасы хакимиятләре Путинга БРИКС җыенына килмәскә кушкан


Русия президенты Владимир Путин Көньяк Африка республикасында БРИКС җыенында. 2013 ел, архив фотосы.
Русия президенты Владимир Путин Көньяк Африка республикасында БРИКС җыенында. 2013 ел, архив фотосы.

Көньяк Африка республикасы – Рим статусын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә тиеш. "Безнең Путинны кулга алмау кебек вариантыбыз юк. Әгәр ул монда килсә, аны кулга алырга туры киләчәк", дигән басмага ил хөкүмәтенең вәкиле.

Көньяк Африка хакимиятләре Русия президенты Владимир Путиннан быел җәй Көньяк Африкада узасы БРИКС саммитына килмәвен сорый. Моның сәбәбе - Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Украинадагы сугыш җинаятьләрендә гаепләп, Русия президентын кулга алуга рөхсәт бирүе. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Sunday Times Көньяк Африка газеты яза.

Көньяк Африка республикасы – Рим статусын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә тиеш.

"Безнең Путинны кулга алмау кебек вариантыбыз юк. Әгәр ул монда килсә, аны кулга алырга туры киләчәк", дигән басмага ил хөкүмәтенең вәкиле.

Sunday Times язуынча, узган атнада Көньяк Африка республикасы президенты Сирил Рамапоса махсус хөкүмәт комитеты билгеләгән. Аның белән илнең вице-президенты җитәкчелек итәчәк. Бу комитет Путинны кулга алуга рөхсәт бирелгән вазгыятьтә ил хакимиятләренең нәрсә эшли алуын өйрәнергә тиеш булачак.

Басма әңгәмәдәше фикеренчә, саммитта Путин Мәскәүдән торып, видео аша катнашса гына – комитет башка чыгу юлы таба алмаячак, дип саный ул.

Басмага исемнәрен күрсәтмәүне сораган югары дәрәҗәле түрәләр Претория бу хакта Мәскәү белән сөйләшүләр алып бара, дигән.

Март ахырында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әлегә Русия президентының Дурбанда узасы саммитта катнашу карары юк, дип белдергән иде.

  • Көньяк Африка Җөмһүриятенең Мәскәү белән тыгыз элемтәләре бар. Үз вакытында Кремль Африка милли конгрессының апартеид режимына каршы көрәшен хуплаган иде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, узган ел февральдә Көньяк Африка Җөмһүрияте Мәскәүнең гамәлләрен тәнкыйтьләмәде һәм нейтраль калырга теләвен, кораллы низагны бетерү өчен диалог кирәклеген белдерде.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG