Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение-2023 җыр бәйгесендә Швеция җиңде


Лорин
Лорин

Лорин Швециягә җиңүне икенче тапкыр китерде.

14 майга каршы төндә Британиянең Ливерпуль шәһәрендә Евровидение-2023 җыр бәйгесе үтте. "Tattoo" җыры белән Швеция вәкиле Лорин җиңү яулады. Ул 583 балл җыйды.

526 балл белән икенче урынны Финляндия башкаручысы Кяарийя алды. Беренче өчлеккә 362 балл белән Израил җырчысы Ноа Кирел да керде.

Лорин Зәйнәп Нока Тәлһәви Швециягә җиңүне икенче тапкыр китерде. Моңарчы ул Евровидение бәйгесендә 2012 елда "Euphoria" җыры белән җиңгән иде. Тамырлары белән Мәгъриб бәрбәрләреннән.

Лорин – Евровидение бәйгесе тарихында ике тапкыр җиңү яулаган икенче җырчы. Моңарчы бу рекордны Ирландиядән Джонни Логан куйган булган, ул 1980 һәм 1987 елларда җиңгән булган.

Җырчы 1983 елда Стокһолмда туа. 2004 елда Idol бәйгесендә катнаша, популярлык казана башлый. Шуннан соң телевидениедә продюсер булып эшли. 2011 һәм 2012 елларда Швециядәге Melodifestivalen фестивалендә катнаша, андагы уңыш дулкынында илне 2012 елгы Евровидениедә тәкъдим итә һәм җиңү яулый.

Быелгы әйгене 2022 елда Евровидениедә "Stefania" җыры белән җиңгән Украина вәкиле Kalush Orchestra музыкаль төркеме башлап җибәрде. Узган ел Украина җиңсә дә, Русия тарафыннан башланган сугыш аркасында җыр бәйгесен Британиядә үткәрү карары кабул ителгән (аның вәкиле 2нче урын алган иде).

Шулай да музыкаль бәйгедә Украинага һәм аның вәкилләренә зур игътибар бирелде. Чара башында узган елларда бәйгедә катнашучы украин вәкилләре, шул исәптән 2016 елда җиңү яулаган "1944" җыры белән кырымтатар җырчысы Җамала да чыгыш ясады.

Быел бәйгедә барлыгы 37 ил катнашты, финалда җиңү өчен 26 ил ярышты. Русия 2022 елда Украинада башлаган сугыш өчен бәйгедән чыгарылды.

  • Евровидение халыкара җыр бәйгесе 1956 елдан бирле оештырылып килә. 2022 елда аның аудиториясе 161 млн тамашачыдан артып китте.
  • Украина бәйгедә 3 тапкыр: 2005, 2017 һәм 2022 елларда җиңгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG