Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Русиядә "ят агент"ларга 228,6 млн сум штраф салганнар, бу алдагы ел белән чагыштырганда 60 тапкыр күбрәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел “ят агент”лар исемеленә кертелгән физик һәм юридик затларның да саны нык арткан. Юстиция министрлыгы исемлекне 188 исемгә тулыландырган, ә 2021 елда реестрга 108 физик зат һәм оешма кертелгән булган.

2022 елда Русия мәхкәмәләре "ят агент"ларга 228,6 миллион сум штраф салган. 2021 елда исә аның күләме 3,8 миллион сум булган, димәк былтыр 60 тапкырга арткан дигән сүз. Бу хакта Русия юстиция министрлыгының Русия Дәүләт Думасына биргән хисабына таянып, "Коммерсантъ" яза.

Министрлык мәгълүматынча, былтыр Роскомнадзор "ят агент" статусын бозу турында 156 беркетмә төзегән, бу исә мәхкәмәләр өчен "ят агент" дип табылган затларга һәм оешмаларга штраф салырга нигез булган. 2021 елда Роскомнадзор шундый 58 беркетмә төзегән.

Узган ел "ят агент"лар исемеленә кертелгән физик һәм юридик затларның да саны нык арткан. Юстиция министрлыгы исемлекне 188 исемгә тулыландырган, ә 2021 елда реестрга 108 физик зат һәм оешма кертелгән булган.

Хисаптан күренгәнчә, 2022 елда Русия мәхкәмәләрендә затларны "ят агент" дип танулары турындагы 118 карар шикаять ителгән (2021 елда мондый мөрәҗәгатьләр саны 43 булган), әмма бер генә үтенечне дә канәгатьләндермәгәннәр.

2022 ел ахырына "ят агент"ларның бердәм реестрында 515 физик зат һәм оешма турында белешмәләр булган. Шул ук вакытта юстиция министрлыгы "ят агент"лар белән бәйләнештәге 861 зат турында белешмәләре барлыгын җиткерә.

Быел май аенда Думага "ят агент"лар турындагы канунга "өченче затлар" дигән төшенчәне өстәргә тәкъдим итә торган канун өлгесе кертелде. Бу кешеләр "ят агент"та түгел, алар белән бәйлелеге дә юк. Бу категориягә "теләр-теләмәс билгеле бер йогынты ясарга" һәм ят агентларга аларның эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы канунны бозарга булышырдай кешеләрне кертмәкчеләр.

Мондый кешеләргә юстиция министрлыгы кисәтү чыгарырга мөмкин. Әгәр хокук бозу министрлык кисәткән вакытта төзәтелмәсә, физик затларга 50 мең сумга, оешмаларга 300 мең сумга кадәр штраф яный.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 1 декабрьдә Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
  • 1 декабрьдән "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерәләр. "Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" өчен аерым исемлек төзелде, бу – ят агент медиа чараларында һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларда эшләүчеләр, аларның җитәкчеләре, аларны оештыручылар. Шул исәптән, элеккегеләре дә.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG