21 майда Болгар музей-тыюлыгында Изге Болгар җыены узды. Дини чара булуга карамастан, аның рәсми тантанасы Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын аклау, Русия президентын хуплау, аңа мәдхия һәм рәхмәт уку чыгышлары белән истә калачак. Җыеннан безнең репортажны тәкъдим итәбез.
Изге Болгар җыенына турист төркемендә яки кунак булып килгән кешеләр бик уңды: аларның автобусларын музей-тыюлыкка үткәрделәр. Калганнарга, музей-тыюлыкның капкасын узып, 30-40 минут үзәккә җәяү атларга яки автобус көтәргә туры килде. Автобус билеты бер якка 50 сум тора. Кешеләр үз чиратын көтеп тормыйча килгән автобуска ябырыла да, аның ишекләре көч-хәл ябылып кына кузгала. Шуңа хәтта өлкән яшьтәгеләр дә җәяү атларга мәҗбүр булды.
Җыен иртәнге 9да ук бәйрәм концертыннан һәм базардан башланды. Биредә иң күп сатылган тауар казылык булгандыр, мөгаен, ул биредә һәр почмакта иде. Шәхси эшмәкәрләрдән тыш, төрле районнарда килгән райполар халыкны тукландыруны үз өстенә алды. Биредә үк Русия ислам университеты, Мәскәү ислам университеты чатырлары да куелган иде, дини белем алырга теләүчеләрне үзләренә чакырдылар.
Ул арада Кече манара һәм Хан төрбәсе комплексында Тәүбә кылу өчен күмәк догалар кылынды.
Төп сәхнә Идел Болгарында Ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе янында урнаштырылган иде, рәсми тантана шунда сәгать 11дә башланды.
Алып баручы Фәнис Җиһанша чараны ачып җибәреп, башта татарча, аннан урысча, җыенның нинди уңайдан узуын аңлатты. Ул 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам диненең рәсми төстә кабул ителүен искә алу максатыннан 1989 елдан бирле ел да үткәрелеп килә, дип аңлатты. Шуннан соң сәхнәдә торган кунаклар белән таныштырып чыкты.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзен бисмилладан һәм мөселманча сәламәләүдән башлады да, патриархка алкышлар сорап тәмамлады.
— Ел саен яз көне бирегә киләбез. Болгар – ул безнең нигезебез. Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәячәк. Быел монда пәйгамбәребезнең ядкәрләрен күрергә мөмкинлек булды. Динсез, Аллаһсыз безнең бернинди перспективабыз юк. Дагыстан кардәшләребезгә, бигрәк тә Дагыстан мөфтиенә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Мөхәммәт пәйгамбәрнең ядкәрләре безнең янәшәдә генә, хәтта аны тотып карау мөмкинлегенә дә ия булдык. Бу күп нәрсә турында сөйли. Бездә бу көннәрдә бик күп чара уза: Kazanforum, "Русия – Ислам дөньясы" стратегик төркем эшчәнлеге. Казанга 80 илдән 16 мең кеше килде. Кичә Русиянең безгә килгән барлык руханилары белән очраштык. Безгә Русия патриархы Кирилл килү – зур дәрәҗә. Сүз уңаеннан, ул Болгарга да килде, югары бәясен бирде. Утырышта әйтте: "Ислам белән православие дөньядагы дөрес булмаган хәрәкәтләргә каршы тора ала", диде. Бу дөрес тә. Ул бүген Казанда үзенең православ чараларын уздыра. Биредәге мөселманнарга да котлауларын, хөрмәтен җиткерергә кушты, әйдәгез, безнең эшне күргән һәм югары бәяләгән патриархка кул чабыйк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикага кунак булып килгән чыгыш ясаучылар татарларны, мөселманнарны сугышка өндәп нотык тотты, Kazanforum: "Русия – Ислам дөньясы" кебек халыкара чараларның Татарстанда узуы, Болгарда шушы җыенны уздырырга Русия хөкүмәтенең рөхсәт бирүе өчен – барысы өчен Русия президентына һәм хөкүмәтенә рәхмәтле булырга чакырдылар.
Русия президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты башлыгы Евгений Еремин барлык русиялеләрнең изге җирләре уртак булуы, бу җирләрне кичә генә Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл үзе килеп изгеләштереп китсә, бүген инде Мөхәммәд пәйгамбәр ядкәрләре изгеләштерүе турында сөйләде. Аннан соң, халыкларның бердәмлеге турында сүз башлап, аның сугышта ничек әһәмиятле булуы турында дәвам итте. Ләкин түрә бу сугышны Русия башлавын, Украина җиренә Русия танклары басып керүен, нәтиҗәдә, күпме ирләрне, улларны кабергә салуын әйтергә "онытты".
— Болгар – ул күп милләтле һәм төрле динле Русия халкының изге җирләренең берсе. Ни өчен русиялеләрнең изге җирләре уртак? Чөнки милләтебезгә, динебезгә карамастан, традицион рухи кыйммәтләребез уртак. Бездә бер халык бердәмлеге. Ләкин ул бердәмлек үзеннән-үзе сакланмый, югыйсә, бүген махсус операциядә булган хәлләр булмас иде. Русиялеләр белән бергә фашизмга каршы көрәшкән бабаларның оныклары бүген безгә, безнең Русия халкына каршы тагын фашист свастикасы ясаган танклар җибәрә. Безнең бердәмлекне сакларга кирәк һәм монда басып торучылар, без аны көндәлек хезмәтебез белән саклыйбыз. Бу бердәмлекне Татарстан җитәкчеләре дә үз сәясәте белән хуплый. Татарстанның тырышлыгын исәпкә алып, Казанда узып килгән форумга халыкара статус биреп, бу бердәмлекне президент Путин да хуплый. Безнең традицион рухи кыйммәтләрнең бердәмлеге өчен без көрәшәчәкбез, тырышачакбыз. Русия президенты традицион кыйммәтләрне саклау сәясәте алып барырга дигән бурыч куйды, бу дәүләт органнарының гына түгел, һәркайсыбызның бурычы. Үзен бөек Русия халкына кертүче һәркемнең бурычы. Бүген безнең туганнар шул традицион кыйммәтләр өчен көрәшә һәм без җиңәчәкбез, чөнки Аллаһ безнең белән, дип сөйләде Еремин.
Иң кызыгы, Путин бу форумга халыкара статус биргәнче үк ул халыкара санала иде инде. Татарстан моңа кадәр дә мөселман дәүләтләре белән элемтәләр эзләде, республикага инвестицияләр җәлеп итте, аңа Русия президентының статус бирү-бирмәве берничек тә комачауламады. Хәзер ул Татарстан урнаштырган элемтәләрне Русия файдасына кулланырга тели һәм татарлар аңа рәхмәт әйтергә, русиялеләр бердәмлеге өчен куана-куана сугышка китәргә тиеш дип көтә.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да үзенең буталчык чыгышында илне яклау турында сөйләргә тырышты. Ул да патриарх Кириллны искә алып, аның сүзләрен үрнәк итеп китерде.
— Намаз укыганчы, тәһарәт алабыз, пакьланабыз, чистарынабыз. Ният булырга тиешле, ул ниятне гамәлгә ашыру өчен, әлбәттә, тәүбә кирәк. Бая гына, меңләгән кеше белән биредә тәүбә кылыштык, Аллаһыдан ярлыкауны сорадык. Гөнаһлардан күпме мәшәкатьләр, күпме бәлаләр туа. Украинагы сугыш та тиктомалдан гына түгел, бөтен Европа да, Америкасы да, илебезнең чикләренә килеп, бәла-зәхмәткә салмакчылар иде. Илебезне яклыйбыз. Менә монда амәнәтләр артыбызда – Ак мәчеттә дә пәйгамбәрнең сакал бөртекләре бар. Без боларны ядкәр дибез. Әмма Аллаһының иң олы ядкаре, амәнәте – туган илебез. Безгә генә түгел, бар халыкка һәр милләткә. Без конституциябезгә кушымталарны киңәшкән вакытта (сүз Русия Конституциясен үзгәртү турында бара - ред.) патриарх Кирилл да әйтте: "Безнең гыйбадәтләребез генә төрле, Раббыбыз бер, туган илебез дә бер", диде. Менә шушы җирләрдә һәм күпме сугышларда аталарыбыз, бабаларыбыз каны коелган. Шушының кадерен белергә кирәк.
Мәскәүдән дә президентыбыз, хөкүмәтебез динебезгә иркенлек бирде, Казан форумнарны да, шушы җыеннарны да үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә аларга тагын да дәртләрен арттырсын, куәт бирсен. Барыбыз да илебезнең кадерен белеп яшик. Ул сугыш чукмарларына каршы егетләребез батыр көрәшәләр. Имамнарыбыз, батюшкаларыбыз да анда катнаша, шуның өчен бөтен милләтләр, бөтен дин әһелләре арасында татулыгыгызны ныгытып яшәүләрне насыйп итсен, - диде Таҗетдин.
Русия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр советы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Малайзия авыл хуҗалыгы министрына Русия мөселманнары медале бирелүен искә алды. Ул министр Болгарга да килгән, аңарчы медальне дүрт көн салмый тагып йөргән, Равил Гайнетдиннең шуңа күңеле булган икән.
"Басып алырга җыеналар болар, әһә", диде артымда утырган ир.
"Безнекеләр шуны аңламыймы икән?" дип хуплады аны икенчесе.
Сүзен дәвам итеп, Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка, Марат Хөснуллинга рәхмәтләрен җиткерде. "Русия мөселманнарының ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуны, үз карары белән, федераль дәрәҗәдә үткәрик дип игълан иткәне, хөкүмәткә шундый фәрман биргәне өчен, Русия милләтенең лидеры булган Путинга рәхмәт", диде Гайнетдин. Ялгышыпмы, Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән мөселманнарны ул бөтен Русия мөселманнары дип атады.
Русия Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов та Кырымда зур мәчет төзелүен, аны Путин теләге һәм ярдәме белән эшләүләрен әйтте, берләшеп, ил нигезен ныгытырга чакырды. Тәрҗемә иткәндә, аның чыгышы арзанлы манипуляцияне хәтерләтте: "Путин шундый яхшы, ул сезгә мәчет тә төзеп бирә, форумнар да уздырырга рөхсәт бирә, бу җыенны да тыймый – сез аның өчен сугышка гына барыгыз", дигән сымак яңгырады ул.
— Татарстанның дәрәҗәсе шул кадәрле зур. Илдә күпме регион, никадәр чит илдән шулкадәр кунакларны дәшеп, Русия исеменнән бу форумнарны башкару Татарстанга ышанып тапшырылды. Чөнки Татарстан һәм аның җитәкчелеге, безнең халкыбыз, Аллаһка шөкер, бу эшне башкара алабыз. Өченче көнне президент Путин милләтара киңәшмә (Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы турында сүз бара - ред.) уздырган вакытта Кырымда мәчет салу турында да әйтеп узды. Аның теләге, аның ярдәме белән анда зур мәчет төзелә. Безгә бар халыклар белән бергә илнең нигезен эчтән ныгырга кирәк, дип әйтте. Минемчә, бу эшне Рөстәм Нургалиевич, сезнең җитәкчелектә һәм имамнар форумы, без, килгән кунаклар бу теләкне, бу өндәүне үтәп, илебезнең нигезен ныгытып хезмәт итәбез. Бу эшләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсә иде, диде Крганов.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев Русияне беркем беркайчан җиңмәгән дип белдерде һәм тиздән "җиңәчәкбез" дип ышандырды.
— Пәйгамбәрнең чәчен күрү, аның әйберләрен күрү ул пәйгамбәрнең үзен күрүгә тиң. Шуңа бу - зур эш. Кешеләрне дә кертегез анда, алар да күрсен. Ул бу илгә бәрәкәт китерәчәк. Хәзер бик авыр вакыт, чөнки күршеләребездә сугыш бара. Монда Луһанскидан мөфти дә бар, анда бик авыр. Без барыбыз да тырышабыз, булышабыз. Ләкин сугыш кырында Украина җиңәргә тиеш дип әйтүче кешеләр дә табыла тора, нинди ахмак шулай дип әйтергә мөмкин? Русияне беркем беркайчан җиңә алмаган, нинди Украина җиңсен аны? Барлык НАТО белән сугышса да, валлаһи, Русияне беркем дә җиңә алмаячак. Рамзан Кадыров анда үзенең солдатлары белән эшли, иншаллаһ, җиңү тиздән бездә булачак, диде ул. Халык бу сүзләргә "амин" дип кычкырды, аны алкышларга тотында. Ул моңа куанып, сүзен дәвам итте.
— Без монда килгәндә мөфти ярдәмчесе тегеннән мәетләр кайтуы, аларны ничек җирләүләре турында сөйләп килде. Берни эшләп булмый, сугыш булганда, корбаннар да була. Кирәк булса, барыбыз бергә үз илебез, үз ватаныбызны якларга басачакбыз. Иншаллаһ, шулай булачак. Ә безнең барыбызга да татулыкта һәм туганлыкта яшәвебезне телим. Бергә булсак, безне беркем җиңә алмаячак. Шуңа мин үз кардәшләрем белән бергә булу өчен Кавказдан сезгә килдем, диде Бердиев.
Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Нәфигулла Аширов татарлыкка, аны саклап калырга кирәклегенә басым ясады.
— Яшьләребез Изге Болгар җыены диеп әйткәнгә начар күз белән карый. Бу - аңламаудан. Безнең татар халкының ислам диненә ирешү бәхете тигән җиребез ул, аның изгелеге шунда. Безгә пәйгамбәр өммәте булырга Аллаһ насыйп итте, күп кешегә ул насыйп булмады. Без бөтен дөньяга танылган, мәгърур татар халкы. Безгә татарлыгыбыздан оялырга түгел, горурланырга кирәк. Бүген татарны тегенди-мондый дип, төрле халыкларга, бөртекләргә бүләләр, ләкин без татар булып дөньяга танылдык һәм татар булып калабыз. Кыямәт көненәчә татар мөселман халыгы булып яшибез иншаллаһ. Пәйгамбәребезнең ядкәрләрен китергәннәр диләр, бу бик әйбәт, аны күрәбез, шатланабыз, пәйгамбәребезне искә төшерәбез. Ләкин иң кыйммәтлесе – пәйгамбәр юлыннан баруыбыз. Пәйгамбәрне үз тормышыбызга үрнәк итеп алсак, аның уй-фикерен дәвам итсәк, иң кыйммәтлесе шул булыр, диде Аширов.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да җирлегебездә мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылуын искә алды.
— Безнең җирлектә хәләл тормыш рәвеше өчен барлык шартлар, инфраструктура тудырылган. Балалар бакчасы, мәчетләр, кафелар – бар да эшли. Шуңа "әлһәмдүллилләһ" дияргә кирәк. Пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар: "Гыйбадәт ун өлештән торса, тугызы – хәләл эзләүдә", ди. Аллага шөкер, безнең халыкка хәләл табуда бер кыенлык та юк. Дагыстандагы кардәшләребезгә рәхмәт, алар сәбәпче булып, пәйгамбәребезнең амәнәтләребезен күрә алдык. Аны сез дә күрә аласыз, бер-берегезгә зыян салмыйча, сез дә кереп карагыз. Ләкин амәнәтләр күп: динебез дә, Коръән Кәрим, намаз да амәнәт. Хәзер без намазга таба барабыз, борынгы мәчетебездә өйлә намазы укылачак, диде Камил хәзрәт һәм шуның белән рәсми өлеш тәмам булды.
Өйлә намазыннан соң, төп сәхнәдә концерт номерлары дәвам итте.
Килгән кунакларда бер теләк: "Сугыш бетсен!"
Май аенда гына 70 яшен тутырган Наилә Бахитова Болгардагы җыенга ел саен килүен сөйләде. Ул үзе Ульян өлкәсе Мирный бистәсендә яши икән.
— Бу җыенга 15 ел гына йөрим инде, артыграк булмаса. Туганым Димитровградтан машинасы белән килеп алды да, иртәнгә үк килеп җиттек. Элек автобус белән килеп йөрдек. Быел да автобуслар булды, "Өмет" газетында игъланы бар иде. Бик яратам шул газетны, сез дә безнең "Өмет" газетыннан түгелме? Без аны гел укып барабыз, төбәктәге татар яңалыкларын шуннан белеп торабыз. Монда килгәч, күңел җилкенә, шулкадәр күп мөселманны күреп, иманыңны ныгытып кайтасың. Бер елны килә алмый калган идем, икенче җыен җиткәнче үз-үземә урын таба алмадым. Хәзер зур Коръән янына да кереп чыгабыз, намаз укыйбыз, сәдакалар салабыз. Үзебезгә, балаларыбызга исәнлек-саулык теләп догалар кылам. Бу сугышлар туктасын, тынычлык килсен дип Аллаһтан сорыйм. Татарстанны бик яратабыз инде. Мин мәчетне карап торучы кеше, шуннан безне җыйнап, автобус белән Казанга да алып киләләр. Мәчетләргә йөрибез. Оныгым да Казанга килеп, университетка укырга керде, - дип сөйләде Наилә ханым.
Башкортстанның Кыйгы районыннан килгән Шамил Шәрипов бу җыенда ел аралаш катнашуы турында сөйләде. Ул үзе Башкортстанда Татар конгрессы әгъзасы, Кыйгы районында мәхәллә рәисе дә икән.
— Кыйгы районыннан 5 делегат килеп, Казанда ике форумда катнаштык. Болгарга җыенга да килдек. Биредә меңләгән мөселман белән бергә өйлә намазы укырга, дусларым, танышларым белән күрешергә дип киләм. Былтыр Тәлгать Таҗетдин ярдәме белән, үзебезнең Юкәле Күл авылында мәчет ачтык. Хәзер балаларны мәчеткә тартасыбыз килә. Хәләл җефетем мөгаллимә, ул мәчеттә балалар укыта, бирегә дә бергә килдек. Үзебезгә, якыннарыбызга тазалык, исәнлек теләп, илдәге сугышлар туктасын, җирдә тынычлык булсын, дип теләп дога кылдык. Сугышта якыннарыбыз булмаса да, безнең авылдан биш егет шунда катнаша. Берсе менә яраланып кайтты, ярты ел реабилитациядән соң, көзгә тагын китәчәк Аллаһы боерса, дип сөйли Шамил Шәрипов.
Самарадан килгән автобусларда кыргызлар да бар иде. Милли киемнәреннән килгәнгә, бик күпләр алар белән басып фотога төшәргә ашыкты. Айнур Какелеева бирегә өч ел рәттән килүен, хәзер оныгын да үзе белән йөртүе турында сөйләде.
— Яшь барган саен, рух турында уйлана башлыйсың. Мин хәзер оныгыма башка халыкларның да ничек яшәвен күрсәтергә телим. Татарлар безнең тугандаш халык, бер үк динне дә тотабыз. Мин аңа шулар хакында сөйлим. Туганнар арасында да татарлар бар – әниемнең апасы татарга кияүгә чыкты, алар Кыргызстанда яшиләр. Ул апам гел ирен мактап кына тора, мин үзем дә татарларны бик яратам, - ди ул.
Башкортстанның Кырмыскалы районыннан килгән башкорт хатыны Гүзәл Искәндәрова өч автобуста 150ләп кеше килүләре турында сөйләде. Ул бу изге җыенга килүе белән бик бәхетле булуын әйтеп күз яшьләрен сөртте.
— Безнең автобусларда татарлар да, башкортлар да бар – шундый катнаш төркем, әмма барыбыз да мөселман. Башка автобуслар да бар дип беләм, Башкортстаннан бик күп кеше килде. Мин гап-гади авыл апасы инде. Гомер буе балалар үстереп, беркая чыгып йөри алмадым. Олыгайгач кына, әле быел намазга бастым, ике ел ураза тотам. Башкорт милли киеме белән кызыксына башладым, реконструкция ясыйм, балаларга да өйрәтәм. Зубово дигән авылга башкорт киемнәре буенча фольклор ансамбленә йөрим, шуның җитәкчесе Ләйсән Афзалетдинова мине дә үзе белән алды, рәхмәт аңа. Шушы изге җиргә килүемә бик шатмын, хәтта күзләрем яшьләнә бу шатлыктан. Балаларыма саулык телим, бу сугышлар бетсен иде, дип дога кылам. 24 яшьлек туганым әле бүген генә яраланып кайтып төшкән, шуны хәбәр иттеләр. Аягында өч кыйпылчык бар, зуррагын алганнар, ике кечкенә кыйпылчыкны алырга тәҗрибәле хирург кирәк дигәннәр. Ул бер ай Белгородта һоспитальдә яткан иде инде, дип сөйләде Гүзәл ханым.
Пермь төбәгендә яшәүче Зөһрә һәм Раил Вәисовлар бу җыенга беренче тапкыр килгәннәр, ошатканнар.
— Без бу җыенга беренче мәртәбә килдек, бәйрәм бик ошады. Мондый рухтагы чараны моңарчы бер дә күргән булмады. Пермь мәчете аша Казан-Болгарга сәяхәткә туристик юллама сатып алган идек – бер кешегә 6500 сумлык кына юллама. Юлда йөрүләре генә бик авыр, төне буе юлда – Казанга 12 сәгать килдек. Кичә Казанда экскурсияләрдә йөрдек, бүген монда булдык. Пермь краеннан бу чарага өч автобуста 150 татар кешесе килде. Сез белмисездер, Пермь өлкәсендә татарлар 200 меңнән күбрәк бит! Машиналарда килүчеләрне дә күрдек, безнең регион номерлары еш очрый, - дип сөйли Раил Вәисов.
Сугыш бетсен, тынычлык булсын дип догалар кылдык, теләкләребезне теләдек. Анда якыннарыбыз булмаса да, башкалар өчен борчылабыз. Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләрен карап чыктык, аңарчы бик озак чиратта басып тордык, ди Зөһрә Вәисова.
Форум