Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия президент сайлавында җиңде


Чит ил башлыклары Эрдоганны җиңү белән котлый.

Яңарту, 22:45: Төркия сайлау шурасы башлыгы Әхмәт Йәнәр Эрдоганның сайлауда җиңүен рәсми игълан итте. Ул 52,14% тавыш җыйды, аның көндәш Кылычдароглу 47,86% тавыш алды, дип хәбәр ителде.

Төркиядә 28 майда узган президент сайлавының икенче турында җиңүне Төркиянең хәзерге президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган яулый. Бу тавышларны санаган Төркиянең ике дәүләт агентлыклары саннарыннан күренә.

Anadolu агентлыгы тавышларның 97,9%ын санаган хәлдә Эрдоганның 52,14% тавыш казануын, аның көндәше Кәмал Кылычдароглу 47,86% җыюн күрсәтә.

Anka агентлыгы тавышларның 97,5%ын нәтиҗәләрен күрсәтеп, Эрдоган өчен 51,87% кеше тавыш бирүен, Кылычдароглу 48,13% тавыш казануын әйтә.

Рәсми саннарны игълан иткән Төркия югары сайлау шурасы җитәкчесе Әхмәт Йәнәр сүзләренчә, әлегә барлык тавышларның 75,42%ы саналды. Эрдоган 53,41% белән алда бара, Кылычдароглу 46,59% җыя.

Эрдоган үзе Истанбулда тарафдарлары алдында чыгыш ясап, үз аудиториясенә рәхмәтләр белдерде. Ул инде үзенең җиңүен игълан итте. Сайлау нәтиҗәләрен ул "демократия бәйрәме" дип атады. "Bye, bye, Kemal!" (Сау бул, Кәмал!) шигыре белән ул үзенең сайлауда җиңүенә ишарәләде.

Эрдоган үз чыгышында оппозиция вәкилләрен ЛГБТ белән бәйлелектә гаепләде һәм Ак фирканең (хакимияттәге фирка) беркайчан да ЛГБТ белән бәйлелеге була алмавын әйтте.

Рәсми нәтиҗәләр әлегә игълан ителмәсә дә, чит ил башлыклары Эрдоганны инде җиңүе белән тәбрикли башлады. Аны җиңү белән Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев, Катар әмире Тәмим ибн Хәмәд әл-Тани котлады.

Төркия президенты сайлавының беренче туры 14 май көнне узды. Анда бер намзәт тә 50% тавыш җыя алмады.

Рәҗәп Эрдоган ил белән 20 елдан артык идарә итә. Башта ул премьер-министр вазифасында, соңрак президент булды.

Сайлауларда аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу алты оппозиция партиясе белән берлектә тәкъдим ителде. Ул үзе дәүләтнең дөньяви системын яклаучы Җөмһүрият милли фиркасеннән. Коррупциягә каршы чыгышлары һәм Төркиянең Европа яклы үсеш юлы белән танылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG