Себер ханлыгы башкаласы булган Искердә, нәкъ шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында, билгесез кешеләр тәре кадап киткән. Моннан тыш, әлеге биләмәләрне саклаган ике этне дә бер-бер артлы агулап үтергәннәр. Бу — Искергә ясалган беренче генә һөҗүм түгел.
Белешмә: Искер җире
Искер шәһәре Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.
Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга.
Гасырлар узса да, "Искер" халык күңелендә югалмый. Узган гасыр ахырында һәм бу гасыр башында Төмән өлкәсенең кайбер татар оешмалары Русия хөкүмәте алдында Искер шәһәре булган җирне тарихи һәйкәл буларак саклап калу тәкъдиме белән чыга. Әмма тәкъдим дәүләт ягыннан яклау тапмый, ул бернинди дәүләт програмына да кертелми.
Искерне тергезү эшенә Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы алына. Әлеге оешма тырышлыгы белән 2008 елдан башлап Тубыл шәһәренән 18 чакрым ераклыкта, элек Искер шәһәре булган җирлектә "Искер-җыен" фестивале үткәрелә башлый. Фестиваль кыска вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә, катнашучылар Төмән өлкәсеннән генә түгел, Татарстан, Себер төбәкләре һәм Казакъстаннан да килә. Искердә кунакханә, чәйханә, төрбә, истәлекле билге кергән хан комплексы, мәчет һәм тагын берничә бина салу күздә тотылды һәм аларның кайберләрендә төзелеш алып барылды.
Искер җире федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас статусында.
Искердәге сәер хәлләр турында "Мирас" оешмасы шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрдә хәбәр итте.
Постта әйтелгәнчә, 19-20 майда себер татарларының "Сүзге-тора" тарихи-мәдәни мирасы фестивале вакытында Искердә делегатлар шәехләр кабере янында канунсыз төстә тәре кадап куюларына тап булган. Луиза Шәмсетдинова хакимият органнарына мөрәҗәгать иткән, ләкин бүгенгә кадәр җавап килмәгән. Шундый ук хәл 2019 елда булган иде ди ул.
Соңрак, 1 июньдә билгесез кешеләр бу биләмәләрне саклаган Лада исемле йөкле этне, 2 июньдә — Цезарь исемле икенче этне агулап киткән. Луиза Шәмсетдинова бу эш белән мәхкәмә-медицина экспертизасы шөгыльләнә диде.
Бүген Искер җирендә "Мирас" оешмасы төрле корылмалар төзесә дә, бүгенгә кадәр җир Тубыл районы хакимияте кулында. 2021 елда Төмән хөкүмәте Искердәге мәчет урнашкан җирнең бәясен 850 тапкыр арттыруы билгеле булды. Элек мәчет салынган җир кишәрлегенең бәясе 2 400 сум булса, хәзер ул 2 040 150 сумга кадәр күтәрелгән.
Искер җирлегенә багышланган чатта исә, Луиза Шәмсетдинова Искердәге мәчеткә газ үткәрү өчен 8,4 млн сум акча сорауларын, шунлыктан мәчетне һәм җир кишәрлеген терки алмавын әйтә. Ул Искерне саклау турында Татарстан президенты карары булуына карамастан, аның тормышка ашмавын искә төшерә. Татарстан тарафынннан ярдәм бары елына бер тапкыр җырчылар һәм галимнәр җибәрү белән генә чикләнә ди ул. Бүген Луиза Шәмсетдинова милли активистларны Рөстәм Миңнеханов һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменә мөрәҗәгатьләр язарга да чакыра.
Азатлык Луиза Шәмсетдинова белән элемтәгә керде. Ул тикшерү бару сәбәпле, әлегә бу вакыйгалар хакында сөйли алмавын хәбәр итте, ләкин барысы хакында да тәфсилләп соңрак сөйләячәген әйтте.
Тарихчы Дамир Исхаков Искердәге соңгы вакыйгалар артында радикаллар торырга мөмкин дип саный.
"Бу — ахмаклар эше. Шовинизм көчәйгәч шулай буласы билгеле инде. Русиядә мондый ахмаклык эшләүчеләр күп, кызганыч. Моның артында хакимият түгел, радикаллар тора дип уйлыйм", диде ул.
Галим үзе дә май ахырында узган "Сүзге-тора" фестивалендә катнашкан, Искергә дә барып килгән. Соңгы вакытта Искердә хакимият белән бәйле кискен проблемнар булмады ди ул. Шулай да бу гамәлләргә хакимият үз бәясен бирергә тиеш дип саный.
"Бу вазгыятьтә хакимият органнары ничек хәрәкәт итәр, карарбыз. Хакимиятнең реакциясе башка милләтләргә булган мөнәсәбәтен дә күрсәтәчәк. Әгәр башка милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртмасалар, бу фронттагы вакыйгаларга йогынты ясарга мөмкин", ди ул.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу вакыйгалар артында татарга каршы сәясәт һәм Луиза Шәмсетдиновадан үч алу ята дип саный. Ул Шәмсетдинованың православ миллиардеры Константин Малофеев белән каршылыкта торуын да әйтә.
"Мин Искергә беренче тапкыр 2005 елның декабрендә бардым. Анда әле каккан казык та юк иде. 18 ел буе Луиза анда бик күп эшләр эшләде, әмма барысы да бик авырлык белән барды. Искердә бу җирләрне алу, анда мәчет, музей, шәехләр аллеясы төзү өчен Луиза дистәләгән мәхкәмәләр аша үтте. Бер якта — җирле хакимиятнең һәм карагруһ урысларның астыртын һәм ачыктан-ачык каршы эшләве. Икенче яктан — акчасызлык. Мондый зур проектларны башкарып чыгу өчен бик зур акчалар кирәк, ә Луиза аны каян алсын? Болай да бурлак кебек өстерәде.
Карагруһларның Искергә каршы вандаллыклары күптән башланды инде. Беренче елларда ук Искер өчен шәһит киткән татарларга истәлек ташы куйган идек. Аның аен каерып алып, обелискны Иртыш буена төшереп атканнар иде. Элек ул тирәдә урыс бомжларының берән-сәрән ташландык каберләре бар иде. Искер күтәрелә башлагач, сукбай каберләре артты, кеше буе тәреләрен якын ук китереп куя башладылар. Һәм менә хәзер астана каршына ук утыртып куйганнар. Имеш, монда кем хуҗа икәнне күрсәтәләр! Мәчеткә эчләре яна. Луизадан Ермак өчен дә үч алалар, чөнки ул Тубылда аңа һәйкәл куюга кискен каршы төшкән иде. Луиза Русиядәге карагруһ сәясәтнең соры кардиналы, төп идеологы булган праваслав эшмәкәр Константин Малофеев белән ачыктан-ачык конфликтка керде. Ермакка һәйкәлне барыбер куйдылар, ул Тубылда аңа икенче һәйкәл инде. Луизадан менә шулай астыртын үч алалар, имеш, мыскыл итәләр. Юк, алай гына мыскыл итә алмаслар, тәре белән генә мәчет нурын каплый алмаслар! Хәзер Луиза Шәмсетдиновага барыбызның да ярдәме кирәк", диде ул.
Бу Искергә беренче генә ясалган һөҗүм түгел. Шуңа охшаш хәл 2013 елда булган иде. Ул вакытта шәехлар җирләнгән мөселман зиратындагы ярымайларга тизәк сыладылар. Луиза Шәмсетдинова, иртәнге биштә бер төркем кешеләр кунак бүлмәсенә килеп, ишек ачуны таләп иткәннәр, ләкин ишекне ачмагач, якындагы ярымайларны вата башлауларын сөйләгән иде. Элек мондый хәлләр елына бер булса, хәзер инде ай саен диярлек кабатлана, дип әйткән иде ул ун ел элек.
Әйтергә кирәк, Искер тирәсендә каршылыклар даими кабатланып килде. 2016 елда Луиза Шәмсетдинова Төмән хакимияте белән низагка керде. Ул түрәләрнең Искер җиренә бирелгән аренда мөддәтен озайтырга теләмәвен әйтте.
2018 елда исә "Искер-җыен" тарихи-мәдәни мирас фестивале узган вакытта хакимият себертатарларга каршы сугышкан Ермакны искә алу көнен билгеләп үтү өчен казакларны җыйды. Моны себер татарларын котырту өчен махсус эшләнгән дип бәяләделәр.
Cебер җирен урысныкы дип күрсәтү омтылышы һәрвакыт дәвам итте. 2020 елда Тубыл шәһәрендә Ермакка багышлап гыйбадәт тәресе урнаштырырга җыенуга татарлар, шул исәптән Луиза Шәмсетдинова каршы чыкты. Шул ук елны Тубыл һава аланына урыс атаманы Ермак исемен кушу тәкъдиме яңгырады. Милли җәмәгатьчелектә бу хуплау тапмады.
Искернең сакланышы җәмәгатьчелектә зур сораулар тудыра. Иртыш елгасы ярларының зур тизлек белән җимерелә бара. Өч ел элек Төмән өлкәсе татарлары Искер җирлеген саклап калуны сорап, губернатор Александр Моорга мөрәҗәгать иткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум