Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телле җәйге аланнар быел күпме бала кабул итә


Актаныштагы "Бүләк" аланы
Актаныштагы "Бүләк" аланы

Татарстанда быел 168 мең бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр балалары, Украинаның аннексияләнгән төбәкләреннән килгән балалар да бар. Елдагыча, татар телендә эшләүче аланнар да бар. Татар теленә игътибар зур булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Татарстанда җәйге аланнар эшли башлады. Республиканың яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматына караганда, бүген 71 алан эшли, шул исәптән 5 чатыр алан. Алар берьюлы 14 меңләп баланы сыйдыра ала. Әлеге вакытта 13 аланда мобилизацияләнүчеләрнең 178 баласы ял итә. Украинадагы сугышта катнашучыларның барлыгы 6 мең баласына бушлай юлламалар биреләчәк. 2-19 июньдә Чаллының "Саулык" аланында Украинаның Луһански өлкәсе Лисичански шәһәреннән 139 бала ял итә.

Быел җәй Татарстанда барлыгы 168 мең бала һәм үсмер төрле аланнарда ял итәр дип көтелә.

Юллама бәяләре 5 мең сумнан 37 мең сумга кадәр җитә. Район муниципаль аланнарында ул арзанрак булса, Казан шәһәренә караган аланнарга ата-ана кимендә 13 мең сум түләргә тиеш, ә республика дәрәҗәсендәге һәм яшьләр үзәкләре оештырган аланнарда бер смена 18 мең сумнан 27 мең сумга кадәр җитә.

Анапа, Кырымда бер смена ял итү бер балага 37 мең сумга төшә.

Шунысы да бар, бюджет юлламалары күп бирелми. Мәсәлән, Казан шәһәренә караучы аланнарга бу җәйдә барлыгы 15 мең юллама сатылса, аның бер меңе генә 13-15 мең сумнан булды. Калганнары ике тапкыр диярлек кыйбатрак.

Казан өчен юлламаларны апрельдә бүлделәр, алар берничә минут эчендә алынып бетте. Ата-аналар юнь бәягә бик әз санда юлламалар чыгуына, чыкканнарын да гаделсез бүлүгә зарланды.

Татарстанда татар телле аланнар бармы? Алар кайсы районнарда урнашкан һәм балаларга нинди програм тәкъдим итә? Азатлык шуларны белеште.

"БҮЛӘК" АЛАНЫ, АКТАНЫШ

"Бүләк" аланы (Актаныш) 2012 елдан башлап дәүләт програмы кысаларында төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән балалар өчен төбәкара аланнар оештыра. Сменалар июнь башыннан башланды. Баллар Мәскәү, Оренбур, Ижау, Төмән һәм Курган якларыннан килгән. Шул исәптән Курган өлкәсендәге янгыннан соң көлгә калган Эчкен (Йолдыз) авылыннан да 30 бала биредә ял итәчәк. Балалар янында туган тел укытучылары, биология һәм химия мөгаллимәсе Гөлфия Сәфәргалиева да бар.

Агым җитәкчесе Резеда Шәехова Азатлыкка сөйләвенчә, быел да "баламны Актаныш лагерына җибәрергә телим" ажиотажы кабатлана.

"Моны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина да раслый ала, ял итүчеләр исемлеген һәм квоталарын ул барлый. Беренче сменада Мәскәү, Курган, Сартау, Төмән, Пермь өлкәләреннән, Казан, Уфа, Ижау, Оренбур шәһәрләреннән, Мари Иленнән килгән егет-кызлар белән бергә Актанышның һуманитар гимназиясендә укучы 25 бала да ял итә. Беренче агым 1 июньнән 18енә кадәр, икенче агым 22 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр агымда 125шәр бала ял итәчәк. Болар – Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан төрле бәйге, ярыш, олимпиадаларда җиңгән укучылар өчен түләүсез уздырыла торган төбәкара агымнар. Берничә ел биредә ял итүче балалар үзара дуслашып, ел дәвамында да аралашып торалар. Укуларын гимназиябездә дәвам итүчеләр дә бар. Әйдәманнар – Арча педагогия көллияте шәкертләре. Әлеге көллият белән күп еллар бик яхшы хезмәттәшлек итәбез", диде Шәехова.

Төбәкара агымнарның юллама чыгымнарын республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы каплый.

"МИЛЛӘТЕБЕЗ ХӘЗИНӘЛӘРЕ"

Быел "Идел" яшьләр үзәгенең "Милләтебез хәзинәләре"ндә ике алан эшләячәк. "Идел" үзәгендә яңа җитәкче – 5 майдан үзәкне Наилә Гәрәева җитәкли.

Беренче алан 30 майда башланды, ул 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге аланда 100 бала ял итәчәк. Татарстанны да санаганда, балалар барысы 22 төбәктән җыелган: Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Пермь өлкәсе, Әстерхан, Волгоград, Иваново, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирски, Омски, Оренбур, Пенза, Ростов, Рязань, Самар, Свердлау, Томски, Төмән, Сембер өлкәләреннән.

Програмда – татар тарихы (Алтын Урда мирасы, ханлыкларның кыска тарихы), татар теле (диалектларның үзенчәлекләре). Наилә Гәрәева белдерүенчә, програмның төп темасы – татар дөньясын берләштерүдә Татарстанның роле. Моннан тыш, көн саен вокал, кул эшләре, инглиз сөйләм клубы, генеалогия остаханәләре эшләп торачак.

Икенче алан август азагына планлаштырылган.

"АЙБАГЫР"

Керәшен татарларының "Айбагыр" аланы уздырыла башлауга быел 13 ел тула. Кайчандыр Яшел Үзән районында уздырыла башлаган алан соңрак Мамадыш районына күчә, ә соңгы ике елда Әтнә районындагы яңа "Мирас" этноаланында уза. "Мирас" (Наследие) – төрле халык мәдәниятләрен үстерү өчен махсус төзелгән лагерь.

Аланны оештыручы Людмила ханым Азатлыкка сөйләвенчә, елга бер генә алан эшли, ул гадәттә ел саен августта, Питраудан соң уза: ""Мирас" (Наследие) – төрле халык мәдәниятләрен үстерү өчен махсус төзелгән этнолагерь. Без быел шул лагерьда икенче тапкыр булчакбыз. Республикада моңарчы андый лагерь юк иде.

Быел безнең барысы 78 бала, алар өч төркемдә булачак. Үзебезнең алдан әзерләнгән этномәдәни програм белән эшлибез – ул туган тел, йолалар, традицияләр, керәшеннәр арасыннан чыккан билгеле кешеләргә багышлана, бәйрәмнәр, ярышлар, кызлар арасында "Айбагыр чибәре" бәйгесе уздырабыз, егетләр арасында традицияләрне белүгә бәйле "Айбагыр егете" бәйгесе оештырабыз.

Республиканың бөтен районнарыннан киләләр, керәшен балалары гына түгел, татар балалары да күп. Кем керәшеннәр белән, безнең мәдәниятебез белән кызыксына, барысын да кабул итәбез. Бик яратып йөриләр. Башка елларда Удмуртиядән киләләр иде, Чиләбе өлкәсеннән килүчеләр булды. Бу юлы башка өлкәләрдән гаризалар юк, пандемия заманыннан бирле төбәкара дәрәҗәгә кадәр кабат күтәрелеп китә алганыбыз юк. Инде агым тупланды, әйдаманнарыбыз да әзерләнә.

Әйдәманнарыбыз барысы да шушы аланнан чыккан кешеләр, алар бездә үсәләр дә, аннары әйдәман булып китәләр. Кайбер балалар өчәр-дүртәр ел киләләр дә, аннары аерыласылары килми, кайберләренең энеләре-сеңелләре монда үсеп җитә. Педагог-оештыручыбыз да, кураторыбыз да, әйдәманнар составы да барысы да шушы аланнан чыккан балалар, бүгенге көндә зурлар. Ел дәвамында социаль челтәрдәге төркем аша үзебезнең балалар белән, ата-аналар белән аралашып торабыз, алар безнең чараларга, очрашуларга киләләр. Алар үзләре республикадагы башка чараларда, фестивальләрдә очрашалар. Мәсәлән, безнең "Туым жондызы" фестивале була, алар шунда бер-берсе белән күрешәләр, без фестивальгә "Айбагыр" балаларын җәлеп итәбез, чөнки аларның инде бу традицияләрдә катнашканы бар, белеп киләләр. Мондый милли чараларда чакырсаң, балалар "ачылып китә", хәзер алар үз мәдәниятенә ачык йөзле кешеләр.

Аланның програмы тик татарча. Татарча яхшы белүче балалар да килә, әти-әниләре әзрәк тел өйрәнеп кайтсыннар дип тә җибәрә. Безгә күбрәк авыл балалары килә. Соңгы ике елда алан грант ярдәмендә эшләнә, коммерцияле проект түгел бу, ата-аналар взносы гына түләнә. Ел саен нинди дә булса грант отарга тырышабыз, әлбәттә, иганәчебез бар, "Ак барс Холдинг" ширкәте ярдәм итә. Взнос күләме 14 мең сум тирәсе. Былтыр җәйге ял юлламаларына кэшбек бар иде, быел юк, анысы кызганыч.

"Айбагыр" – Татарстан керәшеннәренең "Бәрәкәт" оешмасы проекты. Ял вакытында балалар татар телен, керәшен халкының мәдәни-тарихи, рухи-әхлакый кыйммәтләрен өйрәнә, туган телдә аралаша, шәхси сыйфатларын, иҗади сәләтләрен үстерә.

"СӘЛӘТ"

"Сәләт"тә быел аланнар саны 30га җитте. Яңа аланнарның берсе – "Сәләт-Мирас" мөдире Зәлия Саттарова Азатлыкка яңа агым програмының кайбер серләрен ачты. Алан мөдире аңлатуынча, програм татар мәдәнияте, тел һәм тарихына багышланачак. Яңа барлыкка килгән агым буларак, быел бердәнбер җәйге тулы агым гына булачак, 17 июль – 3 август Кама Тамагы районы "Аргамак" базасында узачак. Барлыгы 90 бала көтелә. Хәзерге вакытта иң ерак төбәкләр – Казакъстан һәм Мәскәүдән килүче балалар бар, калганнары үзебезнең Татарстан балалары. Програм үзенчәлекләре шунда: без татар фольклорын гына түгел, татар мәдәниятенең башланып килешеннән алып, бүгенге көненә кадәр өйрәнәбез. Шул ук музыка дисеңме – татар халык җырлары гына түгел, барлык классик академик музыка, хәзерге яңа заманча музыка, аларны өйрәнәбез. Бию дә шулай ук – элек бию нинди булган, хәзер заманча бию нинди. Театр ягыннан: театр ничек үзгәргән, шуларны өйрәнәчәкбез.

Дәресләргә килгәндә, балалар татар теле һәм тарих фәнен өйрәнәчәк, аннан кала сайлап алына торган иҗади дәресләр арасында вокал, хореография, театр, уен коралларында уйнау һәм кул эшләре дәресләре керәчәк. Иҗади дәресләр арасыннан бала икесен сайлап алачак. Ягъни тулаем алганда дүрт дәрес: татар теле, тарих һәм ике иҗади дәрес.

Остаханәләргә килгәндә, сәхнә теле, татар журналистикасы, блогерлык, каллиграфия, музыка яздыру програмнарын өйрәнү, төрле кул эшләре остаханәләре булачак. Бездә бик кызыклы кунаклар көтелә: мәсәлән, Кәрим Тинчурин театры актерлары Илфак Хафизов белән Эдуард Никитинны, Галиәсгар Камал театры артистасы Ләйсән Гатауллинаны көтәбез. Быел безгә яшь дирижер Айдар Ниязов карамагындагы татар оркестры киләчәк.

Програмда шулай ук "Татарча бал" көтелә. Кунаклардан, Америкадан кайтып җитә алса, Зарина Вилданованы көтәбез, кайтып җитә алмаса, видеоконференция аша спикер буларак чыгыш ясарга тәкъдим итте. Кунак буларак шулай ук "Татар кызы 2023" бәйгесе җиңүчесе Энҗе Габидуллинаны да көтәбез.

Әйдәманнар такымы ел башыннан, кыштан ук туплана башланды. Алар белән элемтә бик тыгыз, програм төзү, сценарийлар әзерләү буенча очрашабыз. Әлбәттә, бу рәсми очрашулар гына түгел, алар чын гаилә булып формалашырга тиеш, чөнки алар тулаем 18 көнлек агымны чын такым булып, бергәләп уздырасы бар, шуңа күрә аларга әйдәманнар гаиләсенә әйләнүгә юнәлтелгән очрашулар да бик кирәк, шунлыктан, без бик тыгыз элемтәдә. Аллага шөкер, әйдәманнарыбыз бик яхшы, яшь, энергияләре ташып тора", дип сөйләде Саттарова.

Соңгы елларда "Сәләт"тә балалар татар телендә бик сөйләшми, бөтен чаралар да татар телендә узмый дигән фикерләр дә әйтелде. Зәлия Саттарова аланда татар теленең мөһимлеге югалмый дип саный.

"Әлбәттә, безнең татар мәдәниятенә, тарихына багышланган юнәлеш булгач, татар теле бик мөһим урын алып тора. Гомумән, "Сәләт"тә татар теле – бик мөһим элемент, татар теленнән без аны башка алып та бара алмас идек. Безгә быел татар телен белмәгән балалар да киләчәк, ләкин алар татар теле белән бик кызыксына, шуңа күрә без аларны алырга булдык. Шул ук дәресләр бездә ике телгә бүленә: татар телен әйбәт белгән балалар өчен һәм татар телен әйбәт белмәгән балалар өчен. Шуңа күрә, минемчә, татар телен аңламаган-белмәгән балалар өчен дә авыр булмас. Ә кичке чаралар ике телдә алып барылырга тиеш дигән карашта калабыз" диде ул.

Быел "Сәләт"нең утызынчы сезоны. Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Кырым базаларында 30 җәйге профильле алан оештырылачак.

Чуашстанда "Сәләт–Батыр" үзәге ачылачак, анда 4 смена. "Болгар–Туган тел" аланы ике смена форматында узачак. Биләр тыюлыгында "Сәләт" форумы 6 смена форматында узачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда "Сәләт" яшьләр үзәге мөдире Айгөл Габдрахманова сөйләде.

"Безнең юлламаларга бәяләр республика буенча уртача. Алар өлешчә дәүләт тарафыннан субсидияләнә, өлешчә ата-аналар тарафыннан түләнә. Юлламага яшәү, туклану һәм балаларга бирелә торган продукция керә. Дәүләт тарафыннан тулысынча түләнелә торган юлламалар бар - мәсәлән, "Болгар-Туган тел" аланы һәм Биләр форумы. Быел кешбэк каралмаган, әмма юлламага чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин булачак", – диде Габдрахманова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

"Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын быел дүрткә арттырачагын әйткән иде. Ярымутрауда узачак алан "Сәләт"нең үз базасында, Форостагы "Ак Барс" яшьләр үзәгендә оештырылачак.

Быел Татарстан Кара диңгез буена 5,3 мең баланы ял итәргә җибәрергә ниятли. Татарстан Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда да балалар өчен җәйге аланнар оештырачак. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде. Республика хакимияте, Украинаның контрһөҗүм башларга җыенуы турындагы хәбәрләргә карамастан, аланнар эшен туктатырга җыенмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG