Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курганның Эчкен авылы балалары Актанышта татар лагерендә ял итәчәк


"Бүләк" лагере. Архив фотосы.
"Бүләк" лагере. Архив фотосы.

Бүген балалар Казан белән танышты.

Май ае башында янгыннан күп йорт янып беткән Курган өлкәсенең Эчкен татар авылы балалары Актанышның "Бүләк" лагерендә ял итәчәк.

Бүген 30 бала һәм аларның татар теле укытучылары Казанга килде. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итә. Эчкен авылы балалары шулай ук Казан белән дә танышачак.

Актанышта алар "Бүләк" лагереның "Тел" сменасында ял итәчәк. Ул бүгеннән башлана һәм 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

  • Эчкен авылы 2005 елда 450 еллыгын уздырды. Төп версиягә күрә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1556-1558 елларда монда татарлар күченеп килгән. Әмма авыл тагы да борынгырак. Чөнки Казан җимерелгәч, татарлар инде яшәп яткан авылга, милләттәшләре янына килгән, ул элек тә рухи үзәк булып торган, мәдрәсәләре белән танылган булган.
  • Бер ел элек, 2022 елның 10 маенда, Русия президенты Владимир Путин янгыннарга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә "урман янгыннарына каршы нәтиҗәле көрәшү өчен федераль дәрәҗәдә барлык кирәкле карарлар кабул ителде" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG