Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак активистына канунсыз алтын чыгаруга каршы җыен оештыруы өчен штраф салганнар


Илсур Ирназаров
Илсур Ирназаров

Активистны 20 майда Темәстә уздырган чараның урынын һәм вакытын, шулай ук формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаеплиләр. Аңа 10 мең сум штраф салынган.

Кичә, 15 июньдә Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе җирле активист Илсур Ирназаровка Темәс авылында халык җыены оештырган өчен 10 мең сум штраф салган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

20 майда Баймак районы Темәс авылында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.

Шунысы да бар – авыл җирлеге хакимияте чарага рөхсәт биргәндә аның исемен "җыен"нан "җыелыш"ка үзгәрткән. Әмма чара узган чакта анда катнашучылар моның "халык җыены" буларак уздырылуын таләп иткән иде.

5 июньдә җыен оештыруны башлап йөргән Илсур Ирназаров өенә полиция хезмәткәрләре килде.

Аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Активистны 20 майда Темәстә уздырган чараның урыны һәм вакытын, шулай ук формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаепләделәр.

Мәхкәмәдә активист халык җыены оештыруын әйтеп, гаебен өлешчә таныган.

"Калганы исә – район һәм республика хакимияте юристларының хәйләкәр тозаклары: алар "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар" турындагы федераль канунны бозып, нигезсез чараның уздырылган урынын һәм формасын үзгәртте", ди ул.

Ирназаров әйтүенчә, бу канунны нәкъ менә Темәс авыл советы бозган. "Әмма без аңлыйбыз: җирлек башлыгы мөстәкыйль карар кабул итмәгән, үзенә район башлыгы ничек әйтсә, шулай эшләгән. Ә район башлыгы республика башлыгы идарәсе күрсәтмәләре нигезендә эш иткән", ди ул.

Хөкемдар Ләлә Янтилина активистны хокук бозган дип табып, 10 мең сум штраф салган. Ирназаровның дәлилләре игътибарга алынмаган.

"Намус һәм вөҗдан кануннары ягыннан мин гаепсез. Җыелган кешеләрне алдашмадым, алар нәкъ менә халык җыенына килде. Түрәләргә чараны үз кулларына алып, алдау юлы белән җыенны җыелыш буларак үткәрергә бирмәдем", ди ул.

Ирназаров "оештыручы гаепле дип танылган икән, җыенда чыгыш ясаучыларга да бу "гаепнең" бер өлешен бүлеп бирү гадел булмасмы?" дигән сорау куя.

Чарада республика вице-премьеры Азамат Габдрахманов, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминов, Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов чыгыш ясады. Активист штрафны аларга да бүлеп бирергә тәкъдим итә.

  • Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә ел дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгарылуга зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
  • Быел апрель ахырында Баймак районы Ишморза авылында узган җыега 1 меңнән артык кеше килгән иде. Нәтиҗәдә алтын чыгаручы ширкәтнең лицензиясе алынган.
  • Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
  • Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
  • Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
  • Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG