Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләргә халык җыены оештырырга рөхсәт бирмәгәннәр


Башкортстан байрагы
Башкортстан байрагы

Җыенны 1 июльдә үткәрергә теләгәннәр иде. Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Авылда яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләр халык җыены уздырырга теләп, Таналык җирлеге башлыгына гариза тапшырган иде. Активист Буранбай Әскәров "Пруфы"га сөйләвенчә, хакимиятләр җыен үткәрергә рөхсәт итмәгән. Алар бу карарны шикаять итәргә җыена.

Җыенны 1 июльдә үткәрмәкче булдылар. Хәзерге вакытта авыл янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

Күптән түгел Баймак районы Сәйгәфәр авылында яшәүчеләр дә хакимиятләр кешеләргә халык җыены уздырырга рөхсәт бирми дип зарланды.

  • Соңгы вакытта Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды.
  • 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
  • Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
  • Халык җыены оештырган кешеләрне полиция тикшерә башлавы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG