Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп укучыларына 2024 елдан башлап ОБЖ фәне урынына Ватанны саклау нигезләре укытачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яңа белем бирү федераль програмын булдыру өчен эшче төркем төзелә башлаган. Анда саклану министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә керәчәк диелә.

Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин. Бу хакта Думадагы түгәрәк өстәлдә министрлыкның дәүләт сәясәте департаменты һәм гомуми белем бирү идарәсе мөдире урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте, дип җиткерә "Интерфакс".

"Без 273нче федераль канунга дәреснең исемен "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртү турында үзгәреш кертергә тиеш. Икенчедән без федераль дәүләт мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертергә тиеш. Һәм федераль төп белем бирү програмнарына да. Хәзер ул яңа федераль белем бирү програмы булачак һәм "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип аталачак", дигән Тимофеева.

Яңа белем бирү федераль програмын булдыру өчен эшче төркем төзелә башлаган. Анда саклану министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә керәчәк диелә.

Элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов быел Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары барлыкка киләчәген хәбәр иткән иде.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Март ахырында Русиядә мәктәп програмына пилотсыз очкыч дәресләре кертергә тәкъдим иткәннәр иде. Пилотсыз очкычлар дәресен хезмәт предметының бер өлеше буларак укытырга мөмкиннәр. Мәктәп укучыларына пилотсыз очкычларның конструкция төрләре, програмнары турында өйрәнү файдалы булачак дип саныйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG