Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселманнарның туганнары: якыннарыбызны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“28 июньнән башлап төрмәдә эшләүчеләр мөселманнарның камераларына бәреп кереп, Коръәннәрен ерткан, намазлыкларын, хәләл ризыкларын тартып алган, тоткыннарны кыйнаган. Хөкем ителгәннәрне кыйнау, түбәнсетү һәм мыскыл итүләр хәзергәчә дәвам итә”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән. Алар төрмәдәге канунсыз майтарылган хәлләрдән зарланып, ярдәм сораган.

"28 июньнән башлап төрмәдә эшләүчеләр мөселманнарның камераларына бәреп кереп, Коръәннәрен ерткан, намазлыкларын, хәләл ризыкларын тартып алган, тоткыннарны кыйнаган. Хөкем ителгәннәрне кыйнау, түбәнсетү һәм мыскыл итүләр хәзергәчә дәвам итә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Туганнары әйтүенчә, 7 июльдә мөселман тоткыннарны мунчага кертеп нык кына кыйнаганнар, чәчләрен, сакалларын кырганнар. Шәхси әйберләрен, шул исәптән эчке киемнәрен дә тартып алганнар.

"Димитровград төрмәсендә эшләүчеләр, тоткыннар үз ихтыярлары белән "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар – ред.) китсен өчен, аларга түзмәстәй шартлар тудырачакларын ачыктан-ачык әйтә", диелә шикаятьтә.

  • Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Әйтик былтыр 13 апрельдә ураза тотучы мөселман тоткыннарны (нигездә алар тумышлары белән Чечня һәм Ингушетиядән) кыйнаганнар иде.
  • Ул чакта да Тентүләр вакытында Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) идарәсенең битлек кигән сугышчылары Коръәннәрне һәм намазлыкларны юк иткән, шулай ук тоткыннарны диннәренә, милләтләренә кагылышлы түбәнсеткән диелде. ФСИН идарәсе сугышчылары тоткын-кавказларны кыйнаганда "Украинага киттегез дә, Русиянең яклаучылары булдык дип уйлыйсызмы әллә?", дип тә кычкырган.
  • Бу хәлдән соң, 13 апрельдә тоткыннар ачлык игълан итте һәм җәфалауларга, түбәнсетүләргә каршылык белдереп, кан тамырларын һәм корсакларын кисте. 29 апрельдә ачлык игълан иткән 60 кеше, нәтиҗәсе булачагына өмет өзеп, каршылык белдерү чарасын туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG