Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым "зур төрмәгә" әйләнәме? Ярымутрауда тикшерү изоляторлары күпләп төзелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аннексияләнгән Кырымда 2014 елдан бирле барган репрессияләр шартларында тикшерү изоляторларына кытлык килеп туган. Русиянең күп көче һәм акчасы Украинадагы сугышны тәэмин итүгә китүгә карамастан, Кырымда СИЗОлар төзүгә бүленгән акчаларны үзләштерүдә проблем күренми.

Русия куәт оешмалары Кырымда күбрәк тикшерү изоляторлары һәм махсус тоту урыннары (спецприемник) төзергә җыена. Аннексияләнгән төбәктә 2014 елдан барган репрессияләр шартларында — кулга алынучыларны һәм хөкем ителүчеләрне тоту урыннарына кытлык. Камералар тулы, йокы урыннары җитми, кешеләр чиратлап йокларга мәҗбүр. Кырым ярымутравында төрмәләр санын арттыру өчен Русия куәт оешмалары дистәләрчә миллион сум тотарга ниятли дип исәпләп чыгарган "Крым.Реалии".

Тикшерү изоляторлары (СИЗО) кытлыгын бетерү өчен Русиядә 2018 елда җинаять-төзәтү системын үстерүгә 55 миллиард сумлык дәүләт програмы расланды. Төп көч һәм финанслар Украинадагы сугышка китсә дә, Кырымда бу акчаларны үзләштерү төгәл бара дип яза портал.

Дүрт ел эчендә изолятор

Акмәчеттә вакытлыча тоту изоляторы төзергә җыеналар. Русиянең дәүләткә сатып алулар порталыннан күренгәнчә, моңа 10 миллион сум бүленә. Проектны августта әзерли башламакчылар, ә бина үзе 2025-2027 елларда төзелергә тиеш. Сугыш вазгыяте һәм Украинаның төбәкне үзенә кайтару ихтималы турында даими сөйләп торуына карамастан, Русия Кырымга бәйле шундый планнар кора.

Тендер документларына караганда, бер бинада 26 кешелек изолятор, ә икенчесендә — административ сакка алынучы 40 кешене махсус тоту урыны булачак. Алар Акмәчет үзәгендә салыначак диелә.

Акмәчеттә изолятор төзүгә тендер
Акмәчеттә изолятор төзүгә тендер

Акмәчеттә глобаль "төрмә"

Шәһәрдә төрмә һәм изоляторлар төзү беренче ел гына бармый. Былтыр 366 урынлык СИЗО ачылды. Анда инде тоткыннар утыра һәм андагы шартларга зарлана.

Русия Украинага басып кергәннән соң әлеге СИЗОда Украинаның оккупацияләнгән яңа төбәкләреннән украиннар да утыра. Бу хакта хокук яклаучылар белдерә.

2022 елда Акмәчеттә ачылган тикшерү изоляторы. Ул 366 кешегә исәпләнгән.
2022 елда Акмәчеттә ачылган тикшерү изоляторы. Ул 366 кешегә исәпләнгән.

Тагын бер зур изоляторны Акмәчет районы Молодежное авылы янында төземәкчеләр. Тендер документларына караганда, объект 2025 елда тапшырылырга тиеш. Ул 1,5 мең кешегә исәпләнгән.

СИЗО төзүгә бюрократия аяк чала

Акъярда да бер изолятор төзергә җыеналар иде. Ләкин былтыр җирле куәт оешмалары вәкилләре объектны төзүче ширкәт белән килешүне өзде. Шуңа күрә төзелеш эшләре әлегә сузыла.

Элек Акъярда эчке эшләр министрлыгы идарәсен җитәкләүче Павел Геращенко шәһәргә изолятор һәм махсус тоту урыны бик кирәк, чөнки бөтен тоткарланучыларны Акмәчеткә алып баралар, ә анда болай да урын юк дип белдергән иде. СИЗОны Феленк култыгында төземәкчеләр иде.

Объект проектын ясаучылар бу урында төзелеш эшләрен бары тик андагы бик күп төрле проблемнарны хәл иткәч кенә башлап була диде: су һәм электр тәэминәтен көйлисе бар, юллар төзергә кирәк. Моннан соң проектны тормышка ашыруны туктатып тордылар.

Кырымның Акъяр тоткыннарын да кабул итәргә мәҗбүр булуына Русиянең Кырым сенаторы Ольга Ковитиди да игътибар иткән иде. Бу гаепләнүчеләрнең һәм хөкем ителүчеләрнең хокукларын боза диде ул.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) хөкем карарларын үтәү һәм махсус исәп идарәсе башлыгы Игорь Вединян сүзләренчә, Русия изоляторларының дүрттән бер өлеше тулган. Кырымда хәлләр аеруча авыр диде ул.

Әлеге проблемны яңа төрмәләр төзү белән хәл итмәкчеләр. Ләкин Кырымда кайбер объектлар төзелеше бюрократик һәм техник киртәләргә килеп төртелә.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Русия шундый ил ки, андагы халыкның яртысы утырырга, яртысы аларны сакларга тиеш ди.

"Элек тә, хәзер дә тоткарлаулар көчле бара. Кырымтатарларыннан гына да якынча 200 кеше хөкем ителеп төрмәләрдә утыра, яки тикшерү изоляторында кала. Киң таралган җинаять эшләреннән "Хизб-ут-Тәхрир", мәҗлесне тыю, террорчылык эшләрен атарга була. Русия хакимияте тоткарлауларны көчәйтергә җыенамы, юкмы — миндә мәгълүмат юк. Алар моны болай да эшли. Бу шундый ил, аларда ярты ил утырырга һәм яртысы сакларга тиеш", диде ул Азатлыкка.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • Июньдә Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайды. Кремль тоткыннары туганнары берләшмәсе хәбәр итүенчә, камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.
  • Июнь башында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторында Кырым сәяси тоткыннарын – Мәҗлес башлыгының беренче урынбасары Нариман Джелялны һәм активистлар - бертуган Ахтемовларны газаплыйлар дип белдергән иде.
  • Моннан тыш, "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә террорчы оешма булып танылган) эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG