2023 елга Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Дәүләт шурасы утырышында депутатлар хөкүмәтнең республика чыгымнарын арттырырга мәҗбүр булуын хуплады. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатканча, бюджет кеременең якынча 21,5 млрд сумга артуы көтелә.
Аерым алганда, табыш салымы 15 млрд сумга үсәчәк, милек салымы — 4,5 млрдка, салым булмаган керемнәр — 2 млрд сумга артачак дип фаразлана. Моннан тыш, Татарстан Мәскәүдән күбрәк акча алырга өметләнә.
Моңа кадәр федераль үзәктән республикага 61,4 млрд сум бүлеп бирү каралган булса, хәзер өстәмә 5 млрд сум килер дип көтелә. Мәскәү бирәчәк финансларны мәгариф инфраструктурасы, юллар, Зөя логистика үзәге төзелеше, туризм өчен тота алачак.
Русия оккупациясендә калган Украинаның Херсон өлкәсеннән Татарстанга китерелгән кешеләргә социаль түләүләр өчен республикага 96,5 млн сум бүлеп биреләчәк.
Шул ук Татарстанның чыгымнары 44,5 млрд сумга артуы көтелә. Өстәмә чыгымнар дәүләт контрактлары, бюджет оешмаларының кредит бурычларын каплау, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын уздырырга, илкүләм проект һәм федераль програмнарда катнашу өчен тотылачак.
Шулай ук республиканың дәүләт програмнары чыгымнары да артачак. Нәтиҗәдә, Татарстан бюджетының кереме 370,5 млрд сумга, чыгымы — 415 млрдка җитәчәк. Казна дефициты — 45,4 млрд сум тәшкил итәчәк.
Депутат Илшат Әминов Гайзатуллиннан бюджет дефицитын капларга республиканың акчасы булачакмы дип белеште. Министр "аерым чыганаклар бар" дип белдерде, ләкин нинди өстәмә керем турында сүз барганы әйтелмәде. Гайзатуллин дефицит артса да, Татарстан "федераль үзәк алдында булган җаваплылыкны бозмыйча" эшли.
Депутат Марат Галиевта табыш салымының артуы сорау тудырды. "Быел нефть табу һәм нефть эшкәртүдән керем, узган елга караганда азрак. Шулай да сәнәгать, транспорт оешмалары, сәүдә тармагы үсештә бара. Бу бюджетта табыш салымын 15 млрд сумга арттырырга мөмкинлек бирә", диде Гайзатуллин җавап биреп.
- Узган ел Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул итте.
- Быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле. — 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән.
- Республика казнасын тулыландыручы төп чыганакларның берсе — табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) 7,2 процентка кимеп 52,5 млрд сумга төште.
- Моңа кадәр финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан нефть салымыннан 8,5 млрд сум югалтачак диде. Бу нефть бәясе төшүгә һәм салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле дип аңлаткан иде ул.
- 2022 елда Татарстанда 1,479 млрд сум күләмендә салым һәм башка төр керемнәр җыелган. Шул сумманың 71 проценты Мәскәүгә юлланган, 29 проценты Татарстанда калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум