Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Микулай". Керәшен татарлары кинофильмга үпкәләгән


"Микулай" фильмыннан кадр
"Микулай" фильмыннан кадр

"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр  бар.

"Микулай" кинофильмы 22 июньдә киң прокатка чыкты , кайбер кинотеатрларда инде кинофильмның күрсәтелүе тукталды. Әмма режиссерның сүзләренчә, аны тиздән дигитал платформаларда эшләүче кинотеатрларда карап булачак һәм көзен аерым кинотеатрларда да янә карау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Киноның прокатка җәй көне чыгуы начар. Вакыты уңайсыз.

"Микулай"ны кинофильм буларак тормышка тудыру өчен 4 еллык хезмәт кирәк булды. Аның кино буларак барлыкка килүенә кешеләрнең дә өлеше зур булды. Бу краудфандинг нигезендә акча тупланган беренче Татарстан фильмы булды. Кино төшерүче такым 784 мең сум акча җыя алды. Билгеле, киноны ясап бетерер өчен халык җыйган акча гына җитмәде. "Микулай"ның бюджеты 20 млн сумны тәшкил итте. Монда Татарстан мәдәният министрылыгының грант акчасы да, "Татнефть" ширкәтенең ярдәм акчасы да кергән. Шулай да Илшат Рәхимбай әле тегеннән, әле моннан, бурычларга бата-бата, киноны төшереп бетерде.

Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

Режиссер прокаттан кергән акчадан чыгымнарның бер өлешен каплап булыр иде дип өметләнеп сөйләгән иде. Әмма Бердәм автоматик дигитал систем (ЕАИС) мәгълүматларына караганда, кинотеатрларга килеп караучылардан кергән акча 2 млн 398 мең 84 сум күләмендә генә җыелган. Илшат Рәхимбай бу сумма зуррак булуына өмет иттем, әмма булмады, диде Азатлыкка. Прокаттан аз акча җыелганның үз объектив сәбәпләре бар һәм бу саннар коточкыч начар түгел дип аңлатты.

Билгесез режиссерның, күпләргә таныш булмаган милләт турында, популяр булмаган жанрдагы кинофильмның бу кадәр сумма җыюы да начар түгел дип аңлаттылар

— Киноның прокатка җәй көне чыгуы начар. Вакыты уңайсыз. Кешеләрне бу вакытта кинотеатрларга китертү авыр, алар табигатьтә, урамда, кафеларда, паркларда ял итә, авылларга, сәфәрләргә китә. Моңа ничарадан бичара ризалаштым, чөнки көзгә премьераны калдырасым килмәде. Бу проектны ябып алга атлыйсы килде. "Прокатчиклар" 22 июньне тәкъдим иткәч, ярар дидем. Әмма фильмны җәй көне прокатка чыгарырга ярамый икәнен аңладым. Маркетингка акчаны кызганмаска кирәк, бу да дәрес булды. Беренче тәҗрибә. Белем өстәдек. Хәзер ничек эшләргә кирәклеген беләбез, — диде ул. — Шулай да билгесез режиссерның, күпләргә таныш булмаган милләт турында, популяр булмаган жанрдагы кинофильмның бу кадәр сумма җыюы да начар түгел дип аңлаттылар. Авторлык кинога халык ябырылып бармый. Шуңа бераз тынычландым.

Илшат Рәхимбай "Микулай"ны эшләгәндә бу фильм кемгә кирәк, аңларлармы аны, кабул итәрләрме дип курыкканын да әйтте. Әмма аның сүзләренчә, тамашачы кабул да иткән, ошаткан да, аерым кешеләр бу фильмны психотерапия буларак та куллана. "Уңай фикерләр күп әйтелде, язылды, мин шатмын, канәгатьмен", диде ул.

Әмма автор киносы турында тискәре фикерләр дә әйтелә һәм дәгъвалар күбрәк керәшен татарлары тарафыннан белдерелә. 13 июль Алабуга шәһәрендә "Иллюзион" кинотеатрында "Микулай" фильмы күрсәтелде һәм режиссер Илшат Рәхимбай белән дә очрашу оештырылды. Киноның азагында тамашачылар арасында "Хурлык!", режиссерга "Керәшеннәрне шулай ямьсез итеп күрсәтергә кем хокук бирде!?" дип кычкырулар да, үпкәләүләр, белдерүләр дә яңгырады.

Керәшеннәрне шулай ямьсез итеп күрсәтергә кем хокук бирде!?

Максим Малов — журналист. Ул тумышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан. "Микулай" да Питрәч районының Талкыяз авылында төшерелде. Кинофильмда ул Сарысаз дип бирелә. Малов Азатлыкка "Микулай" фильмына өметләр зурдан иде, әмма акланмады дип фикерләре белән уртаклашты. Фильмдагы керәшен татарларының күрсәтелгән яшәеше, тормышка карашы чынбарлыкка туры килми дип аңлата ул.

— Фильмны карадым, яртысыннан инде торып чыгып китү теләге туды. Кино ошамаганга да түгел, мин берне көттем, ә экранда — башка күренеш. Өметләрем акланмады. Гел караңгылык, кешенең акылдан шашуы, тәмам түбәнгә тәгәрәве — менә боларны карау авыр. Аннары кинода төп каһарман — керәшен кешесе, вакыйгалар керәшен татарлары авылында бара. Бу берничә тапкыр әйтелә. Әмма кинодагы күрсәтелгән йолалар, хәлләр керәшеннәргә кагылмый. Мукшы яки мариларның тормышка шундый күзаллавы, яшәү рәвеше бардыр, әмма бу керәшен татарлары түгел. Без андый түгел.

Максим Малов
Максим Малов
Мукшы яки мариларның тормышка шундый күзаллавы, яшәү рәвеше бардыр, әмма бу керәшен татарлары түгел. Без андый түгел.

Шул ук актер Виктор Сухоруков "Овсянки" кинофильмында төште, мариларның йолалары, гадәтләре күрсәтелде, менә дигән, ә "Микулай"да — барысы да уйлап табылган, — дип сөйли Малов. —Дөрес, киноны карагач, кешенең кайгысы, шатлыгы, акылдан шашуы аерым милләткә генә түгел, бөтенесенә дә хас дигән нәтиҗә ясала. Әмма кинода аерым милләтнең тормышы күрсәтелә, режиссер үз өстенә бу — керәшеннәр тормышы дигән җаваплылыкны ала икән, монда саграк эш итәсе кирәк.

Илшат Рәхимбай кинода авыл малайларының ирләр буларак җитлегү сәхнәсен күрсәтә. Җенси тормышны ачты да салып бирде. Мин моны мыскыллау буларак кабул иттем. Керәшен татарларында шәхси тормышны кешеләр алдында да, табын артында, башкаларга сөйләү дә юк. Оят булып санала.

"Микулай" — язучы, драматург Мансур Гыйләҗевның әсәре. Ул спектакль буларак Казанның Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театрында да, Әлмәт татар дәүләт драма театры да сәхнәгә чыгарылды. Уңышлы бара. Әлмәттә дә, Казанда да "Микулай" спектакленнән соң шау-шулар купмады.

Җенси тормышны ачты да салып бирде. Мин моны мыскыллау буларак кабул иттем.

Кариевта Микулайны уйнаган актер Олег Фазылҗан спектакль белән кино арасында бернинди дә охшашлык юк, икесе ике дөнья, дип аңлата. Кинода керәшен татарларының ничек күрсәтелүе белән ул да риза түгел. "Микулай" киносында ул авыл кешесен уйный.

— Яшьләрне сорыйсың, кино ошый диләр! Ә мин аңламадым. Ошамады. Мин —​ керәшен татары. Саф керәшен татар авылында, халыкның җанын-тәнен белеп үскән кешемен. Әмма бу кинофильмда керәшеннәр юк, без түгел ул. Шуңа керәшеннәр шаулавын, үпкәләвен аңлыйм. Керәшен мәдәниятын күрсәтәбез диделәр, әмма әллә ни генә килеп чыкты. Милләт төшенчәләре белән саграк эш итәргә кирәк, — диде Фазылҗан.

Олег Фазылҗан "Микулай" спектаклендә
Олег Фазылҗан "Микулай" спектаклендә
Китапта — милләт тарихы, әмма әдәби әсәр кинодан аерыла

Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина узган елны ук "Микулай" киносын ябык "показ"да күрде, карагач ук хәйран калдым дигән иде. Бер ел элек үк ул Илшат Рәхимбайга керәшен татарлары "Микулай"ны кинофильм буларак кабул итмәячәге хакында әйткән. Нәкъ шулай, мин әйткәнчә булды, ди ул.

— Мансур Гыйләҗевнең "Микулай" китабын укыдым. Ул тирән әсәр, төрле темаларны күтәрә. Киноны кабул итәр өчен әсәрне укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Китапта — милләт тарихы, әмма әдәби әсәр кинодан аерыла.

Керәшеннәрме соң бу дип аптырап карап утырдым. Режиссер Илшат Рәхимбай мариларны керәшеннәр белән бутый дигән хис калды.

Кинодагы төп персонаж — керәшен абзые. Акылдан язган, үзенә дөнья уйлап тапкан, курчаклар ясаган, хатыны асылынып үлгән, заман арбасыннан төшеп калган… Аның авылны ташлап китәсе килми, яшәтәсе килә. Бу кинофильмда бөтен егетләрне җыеп ятучы Анфиса да бар. Йолалар, гадәтләр күрсәтелә. Беренче карагач та нык ачуым килгән иде, шулкадәр буталган барысы да, керәшеннәрме соң бу дип аптырап карап утырдым. Режиссер Илшат Рәхимбай мариларны керәшеннәр белән бутый дигән хис калды. Хәзер исә мин тынычрак кабул итәргә кирәк, дигән фикердә, — дип аңлата Лилиана үз фикерләрен. — Кино керәшеннәр хакында түгел, алар антураж ролен генә уйный.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

Кинематография өчен алар җете төсле образ буларак кына кызык. Режиссер керәшеннәрне төп мәйданга куеп эпатаж, шау-шу тудырырга теләгән дигән хис калды. Керәшен татарлары урынына татар, чуаш, удмурт булса да, шул ук тема — авылның бетүе, кешеләрнең төшенкелеккә бирелүе, авылның киләчәге бармы, әллә аны торгызу иллюзияме. Менә шул хакта уйланырга кирәктер. Барыбызга да.

Керәшеннәрне аңлыйм, аларга киноны кабул итү авыр. Үземә дә авыр булды, әмма тынычланырга кирәктер. Без үзебезне күрсәк, бар нәрсәне дә лупа аша үткәрәбез, безне ничек күрсәтәләр, безне ничек кабул итәрләр — мең дә бер сорау. Әллә нинди үпкәләр калкып чыга. Шулай да үзебезгә читтән дә карарга өйрәнү мөһим.

Үзебезгә читтән дә карарга өйрәнү мөһим

Кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәбибуллина "Микулай" документаль түгел, ә нәфис фильм икәнен һәм режиссерның үз карашы була ала дигәнне искә төшереп фикер йөртергә кирәк, ди.

— Бу документаль фильм түгел. Нәфис фильм — ул уен киносы, режиссерның теләсә нинди вакыйганы үзенчә күрсәтергә хокукы бар. Квентин Тарантино "Бесславные ублюдки" кинофильмында Һитлерны кинотеатрда үтерә. Моның чынбарлыкта булмаганын барысы да белә, әмма режиссер уйный, үзенчә күрә, — дип аңлата ул. — Чынбарлыкны күрергә тели икән кеше, ул документаль фильм карый. Бу тарихи драма да түгел. Режиссер үзе төшергән киноның жанрын этнотриллер, ди.

Нәфис фильм — ул уен киносы, режиссерның теләсә нинди вакыйганы үзенчә күрсәтергә хокукы бар

Рәхимбай "Микулай"да керәшеннәрнең киемнәрен кулланган, яшәвен тудырырга теләгән, керәшеннәр авылы аша кинодагы төп персонажның тарихы тасвирлана. Ул үз иллюзияләреннән арына алмый, үзен гаепле тоя. "Микулай"да барысы да мәхәббәт белән ясалган. Кешеләргә ярату, ихтирам ярылып ята. Фильмда төрле кешеләр, персонажлар күрсәтелә, аларның холыклары да төрле, кемдер яхшы, кемдәдер тискәре яклар өстенлек итә. Әмма төп каһарман барысын да ярата, аның өчен барысы да кадерле, аның алар белән аерылашасы килми. Бу бит — ярату.​

Әдилә Хәбибуллина
Әдилә Хәбибуллина

Тәнкыйтьче әлегә кадәр татарлар турында Русия кинотеатрларына чыккан бер генә нәфис фильм булмаганына игътибар итә.

— Безнең хакта сөйләсеннәр, кызыксыннар өчен, мәдәният, җырлар, йолаларыбызга игътибар итсеннәр өчен, без ачык булырга тиеш. Дөрес, матур итеп күрсәтәләрме дип борчылу урынсыз. Кысалардан чыгарга кирәк, — ди ул.

Хәбибуллина мондый шау-шулар чыгып тора һәм бу табигый дип саный.

Уңай фикер әйткән керәшеннәр дә булды

"Россия" каналында чыккан "Зөләйха" сериалы өчен дә, аңа кадәр язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы өчен дә татарларның бер өлеше үпкәләде. Әдәби әсәр дә, кино да зур шау-шу, полемика тудырды. Ул әле дә тынмый. Кинорежиссер Илшат Рәхимбай "Зөләйха" тирәсендә купкан бәхәс "Микулай"га комаучауламас иде, дип иронияләп әйтә. Бушлай PR булыр иде, кинофильмга килүчеләр, аны караучылар саны тагын да артыр иде, ди.

Рәхимбай башта керәшен татарларының үпкәле дәгъваларын авыр кабул иттем дип хисләре белән уртаклашты, әмма аныңча уңай фикер әйтүчеләр, кинода күтәрелгән мөһим темаларны күрүчеләр күбрәк булгач, тынычландым диде Азатлыкка.

— Башта дулкынлану булды. Керәшеннәр ни диярләр, тискәре кабул итүчеләрнең булуын аңлый идем, андыйлар никадәр күләмдә булыр дигән сорау борчыды. Чыннан "Микулай"ны кабул итмәүчеләр дә, моны туры әйтүчеләр бар. Аты-юлы белән сүгүчеләр табылды. Әмма керәшеннәр арасында, шул ук Алабугадагы премьерада уңай фикер әйткән керәшеннәр дә булды.

Кешеләр үпкәләргә тели, алар үз хис-тойгыларын шулай чыгара

Бер кызык күренеш. Мине сүгү керәшеннәрнең аерым пабликарында бара, әмма анда уңай, конструктив фикер язучылар табыла, ләкин аларны җуеп, сөртеп баралар. Начары гына, "Микулай"ны сүккән комментарлар гына кала. Ни дип әйтим?! Кешеләр үпкәләргә тели, алар үз хис-тойгыларын шулай чыгара.

Шуны әйтергә телим. Кинода күтәрелгән тема барысына да — татарына да, урысына да, мариена да кагыла. Кемдер кинода бала үтерүче, авыру, фәхишә янына йөрүче кешене күрә, кемдер — авылы өчен кайгырып, үз дөньясында яшәүче Микулайны.

Казандагы "Микулай" премьерасына билгеле керәшен татарлары күренмәде. Мәсәлән, Татарстанның баш керәшен татары булып саналган Иван Егоров ("Ак барс холдинг" башлыгы — ред) премьерага чакырылу булса да килмәгән.

Иван Егоров
Иван Егоров

Азатлык мәгълүматына караганда, аннан да "Микулай"ны төшерүдә, прокатка чыгаруда булышуны сораганнар, әмма Егоров бу эштә катнашмаган. Гәрчә ул керәшен татарларына кагылган барлык мәдәни проектларны да финанс яктан күтәрергә тырыша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG