Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә сугышчылар җыю тукталды, "ватанга кирәк булгач та", яңадан башланачак диде


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта күпчелек сугышчылар ялда.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожин Русиядә яллы сугышчылар җыю тукталды дип игълан итте һәм "Вагнер"ның үз эшчәнлеген Африка белән Беларуста дәвам итәчәген раслады. Пригожинның мөрәҗәгате аның белән бәйле Grey Zone Telegram-каналында чыкты.

"Әлегә сугышчылар җитә, аларны яңадан җыя башлау нияте юк. Әмма безнең белән элемтәдә булсагыз, рәхмәтле булырбыз. Ватанга илебез мәнфәгатьләрен яклый алырдай яңа төркем төзү кирәк булгач та, яңа сугышчыларны һичшиксез җыячакбыз", ди Пригожин.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта күпчелек сугышчылар ялда, чөнки "аңарчы озакка сузылган киеренке эш алып барылган". Хосусый хәрби ширкәттә "Русиянең бөеклеге өчен башкарылачак" чираттагы бурычлар билгеләнә, ди ул.

Пригожин вагнерчыларга Русиянең "башка куәт оешмаларына" күчү өчен бернинди чикләүләр куелмавын, әмма күчәргә теләгәннәрнең күп булмавын искәртә.

  • 24 июньдә кораллы фетнә чыкканнан соң, Владимир Путин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчыларына саклану министрлыгы белән контракт төзергә тәкъдим итте.
  • Июльдә билгеле булганча, әлеге фетнәдән соң, берничә көннән Путин вагнерчылар һәм Пригожин белән Кремльдә очрашкан. Соңрак моны президент сүзчесе Дмитрий Песков та раслады, әмма очрашу нечкәлекләрен сөйләмәде.
  • Фетнә бетеп, күпмедер вакыт үткәч, төбәк басмалары һәм медиалары "Вагнер"га яллы сугышчылар җыю туктатып торыла дип хәбәр итте, әмма Пригожин моңа фикер белдермәгән иде әле.
  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау һәм акчалар вәгъдә ителде.
  • Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм аны иганә итүче эшмәкәр Евгений Пригожин шәхси хәрби кампания Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка алуны туктатты, дип белдерде. Колонияләрдән сугышка кешеләрне Русия саклану министрлыгы исеменнән җыя башлаулары хәбәр ителде.
  • Июль ахырында "Важные истории" "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчелеге үзләренә ялланган барлык элекке тоткыннарны өйләренә кайтарып җибәрергә булган, дип җиткерде. Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта бу тоткыннарның күбесе үзләрен аклауны көтә һәм Анапа кунакханәләрендә яши. "Контрактлары беткәнчегә кадәр дип, бөтенесен Анапага чыгардылар, бер көнгә дә иртәрәк җибәрмәячәкләр", диелә. Чатларда туганнары язуынча, элекке тоткыннар кунакханәдә кәеф-сафа кора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG