Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә кимендә 10 хәрби комиссариатны яндырмакчы булганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Baza” язуынча, алар моны телефоннан шалтыратучылар эшләргә мәҗбүр итте дип сөйләгән. Күпчелек очракларда утны хатын-кызлар төрткән диелә.

Соңгы тәүлектә Русиянең төрле төбәкләрендә кимендә ун хәрби комиссариатка ут төртмәкче булганнар. Мондый очраклар Казанда, Петербурда, Омскида, Калугада, Можайскида, Подольскида, Верхнеуральскида (Чиләбе өлкәсе), Россошьта (Воронеж өлкәсе) һәм Копейскида (Чиләбе өлкәсе) теркәлгән. Бу хакта “Baza” һәм SOTA Telegram-каналлары хәбәр итә.

“Baza” язуынча, алар моны телефоннан шалтыратучылар эшләргә мәҗбүр итте дип сөйләгән. Күпчелек очракларда утны хатын-кызлар төрткән.

Әйтик, 1 августка каршы төндә Чиләбе металл конструкцияләр заводында эшләүче 54 яшьлек хатын-кыз Копейскидагы хәрби комиссариатка янучан маддә тутырылган шешә ыргыткан.

Верхнеуральски һәм Можайскида да хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган хатын-кызларны тоткарлаганнар. Калуга һәм Казанда хәрби комиссариатны 78 һәм 62 яшьлек пенсионерлар яндырмакчы булды. Воронеж өлкәсендә яна торган сыекча тутырылган шешә белән тарих укытучысын тоткарладылар.

Укытучы сөйләвенчә, шалтыратучылар үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган, сезнең исемгә кредит алырга тырышалар дигән. Соңрак исә тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре булып кыланып, мошенник хәрби комиссариатта качып ята, аны тоткарлау өчен комиссариатка ут төртергә кирәк дип күндергәннәр.

Аннексияләнгән Кырымның Кефедә (Феодосия) яшәүче урыс теле укытучысын да шундый ук хәлләрдән соң тоткарлаганнар. Аңа хәрби комиссариатны “кураторы” яндырырга кушкан, диелә.

Петербурда Чайковский урамындагы комиссариатны яндырырга теләүләреннән соң чит милекне махсус зарарлау турында җинаять эше ачылган. Бу хакта “Фонтанка” хәбәр итә.

Кичә кич полиция билгесез затның комиссариат ишегенә янучан сыекчалы шешә атуы, соңрак машинасы белән капкасына бәрдерә башлавы турындагы хәбәрдән соң, бинаны уратып алган. Һөҗүм итүче тоткарланган һәм төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. “Фонтанка” аның исемен атамый, әмма ир төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче оешмада машина йөртүче булып эшләгән диелә.

Медиалар мәгълүматынча, ут төртүенең сәбәбе – иргә үзен ФСБ хезмәткәре Колесников дип таныштырган кеше шалтырата башлаган. Ул аңа хәрби комиссариаттан Украина белән бәйле кайбер документларны алу өчен провокация оештырырга тәкъдим иткән диелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде.
  • Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG