Карелиядә алты кешене үтерүдә гаепләп элегрәк хөкем ителгән “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте сугышчысын – 37 яшьлек Игорь Софоновны кулга алганнар. Ул күптән түгел Украинадагы сугыштан кайткан булган. Ир гаебен танымый.
Север.Реалии язуынча, 1 августта Карелиянең Прионежски районы Деревянное авылында биредә яшәгән алты кешенең мәете табылган. Аларның тәнендә пычактан калган яралары булган.
Үтерүләр бер-берсеннән 200 метрлап ераклыкта урнашкан ике шәхси йортта булган. Беренче өйдә әтиле-уллы ике ир-ат, икенче өйдә өч ир һәм бер хатын-кыз үтерелгән диелә. Җинаять эзләрен яшерү өчен ике йортны да яндырмакчы булганнар.
Мәетләр табылып алты сәгать узгач, полиция бу үтерүләрдә шикләнелгән Софоновны һәм 38 яшьлек Максим Бочкарёвны тоткарлаган.
Медиалар мәгълүматынча, алар икесе дә элек бер үк колониягә озак мөддәткә утыртылган булган. Софонов – үтерү өчен һөҗүм итү, талау, караклыклар өчен, ә Бочкарёв – көчләү, җенси төрдәге көчләү гамәлләре, талау, караклык өчен.
2022 елда Игорь Софонов “Вагнер” белән Украинадагы сугышка киткән. Шуннан соң аны аклаганнар (күрәсең президент Владимир Путин фәрманы беләндер – ред.).
Деревянное авылында яшәүчеләр әйтүенчә, Софонов сугыштан быел яз көне кайткан. Ирнең авылдашлары сүзенә таянып "Daily Карелия" Telegram-каналы язуынча, фронттан кайткач ир күп эчкән.
Бочкарёвның биографиясе турында берни әйтелми. Адвокаты Бочкарёвның гаепләүләрне кире кагуын һәм полициядә кыйналуын сөйли.
- Узган язда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә ителде.
- Төрле бәяләмәләргә күрә, “Вагнер” белән сугышка 50-70 мең тоткын киткән. Июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдергән иде.
- Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
- Татарстан-Башкортстанда әлегә авыр җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган вәхшилекләр булгалап тора. Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
- Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә. Казанга ул быел март аенда кайткан, сугышта вакытта калак сөяге астын үтәли ядрә тишеп кергән булган. "Махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар – ред.) катнашкан булуына карамастан, ирне ике айга – 23 августка кадәр тикшерү изоляторына җибәргәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум