Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм президент ярдәмчесе Владимир Мединский өлкән сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәреслекләрен тәкъдим итте, дип яза РБК.
Басма анда язылганнардан өзекләр китерә. Украина – теләсә нинди оппозиция тыела торган “ультра милләтче” дәүләт дип атала. “Бүген Украинада бүтәнчә фикерләү нык эзәрлекләнә, оппозиция тыелган, урысныкы булган бөтен әйбер – дошмани дип игълан ителгән”, диелә тарих китабында.
Анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.
Дәреслекне язган авторлар Русиядә чит ил эшмәкәрлегенә “көчле басым” ясала, ә Көнбатыш “Русия мөлкәтен турыдан-туры урлап” Русияне икътисади блокадага ала ди. “Безнең илне изоляцияләргә тырышулары барып чыкмады”, дип искәртә алар.
Шулай ук өлкән сыйныф укучыларына интернетта Украинадагы сугыш белән бәйле мәгълүмат күргән чакта “ялган мәгълүматлар, роликлар, фейк фотолар һәм видеолар җитештерүче дөнья индустриясенең туктаусыз эшләвен” онытмаска кушканнар.
Әлеге бүлекне “Кызыклы детальләр” дигән башисем белән бүлгәннәр. Анда әйтелгәнчә, Русия “ят агентлар”ны теркәү турындагы канунны 2022 елда гына кабул иткән, ә менә Америкада шундый ук канун 1930 еллардан ук гамәлдә.
“Игътибарлы булыгыз. Уйлагыз: теге яки бу “оппозиционерлар, фикерләр лидерлары, популяр блогерлар” яңалыкларны нигә һәм нәрсә өчен “эшкәртә”. Кемнәрнең мәнфәгатенә ярашлы? Уйлагыз. Шул чакта сез арзанлы манипуляцияләр корбаны булмассыз”, дип йомгак ясалган китапта.
- Быел 1 сентябрьдән башлап Русиядә өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа китаплардан укый башлаячак.
- Июль ахырында 11 сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән әзерләнгән, "махсус хәрби операциягә" багышланган бүлеме дә булган бу дәреслекләрнең әлегә Татарстан мәктәпләренә килмәве әйтелгән иде.
- Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
- Шул ук вакытта быелгы уку елыннан ОБЖ дәресендә башлангыч хәрби әзерлек бирелә башлаячак. Аерым алганда бу дәресләрдә мәктәп укучыларын дроннарны сугышчан куллану нигезләренә өйрәтергә ниятлиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум