Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда оппозиционер Янгулбаевларның туганнарын мәҗбүриләп Украинадагы сугышка җибәргәннәр


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Моңарчы Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты.

Чечня Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Сайди Янгулбаевның дүрт туганын Украинадагы сугышка китәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта хөкемдарның улына – «Газаплауларга каршы комитет»ның элекке юристы Әбүбәкер Янгулбаевка сылтама белән «Агентство» яза.

Сугышка Сайди Янгулбаевның абыйсын – Сайд-Ахмедны һәм туганнан туган энеләре Хәсән, Адам, Йосыпны алганнар. Аларга повесткалар бирелмәгән, янаулар белән сугышка ихтыяри булып китәргә мәҗбүр иткәннәр диелә. Аларның хәзерге вакытта Донецкида булуы әйтелә.

Әбүбәкер Янгулбаев үзенең Telegram-каналында Рамзан Кадыровның каналындагы видеодан скриншотлар чыгарды. Роликтагы сугышчыларны Чечня башлыгы “махсус хәрби операция уздырыла торган урынга” киткән “ихтыярилар” дип атый. Янгулбаев алар арасында Сайд-Ахмедны һәм Адамны таныган.

  • Шул ук вакытта хокук яклаучы искәртүенчә, Хәсән – гаиләсендә бердәнбер бала, ә кечкенә вакытта туберкулез белән авырган. Күптән түгел аның баласы туган булган. Ул Адам Янгулбаевны да яшь әти дип атый.
  • Июньдә “СК SOS” кризис төркеме Чечня турында хисап чыгарды, анда җирле халыкны шантажлап һәм куркытып сугышка барырга мәҗбүр итәләр диелә. Аларның туганнарын сугышка озату белән дә яныйлар дип искәртелә.
  • 2022 елның 20 гыйнварында Чечняның куәт оешмасы вәкилләре "Җәфалауларга каршы комитет"ның элеккеге юристы Әбүбәкер Янгулбаевның әти-әнисе: отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаев һәм аның хатыны Зарема Мусаеваның Түбән Новгородтагы фатирына бәреп керде. Алар Мусаеваны мәҗбүри рәвештә Чечняга сорау алырга алып китте, аны Грозныйда полицияне мәсхәрәләү һәм аңа һөҗүм итү административ эше нигезендә сак астына алдылар.
  • Быел июль аенда аны полициягә карата көч куллануда гаепләп, 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Моңарчы Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты. Янгулбаев кызы һәм уллары белән бергә чит илгә чыгып китте.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG