Истанбулда икмәк йорты ачкан башкорт кызы Кирстен Гайнет турындагы мәкаләдән соң күпләр аның Төркиядә кыстыбый пешерүгә алынуы яисә аның режиссер эшчәнлеге белән түгел, ә башкорт кызы өчен сирәк исеме белән кызыксынды. Азатлык берничә кеше белән аларның исем үзгәртү сәбәпләре турында сөйләште.
Кирстенга әйләнгән Айгөл
Кирстен Гайнет кайчандыр Айгөл Гайнетдинова булган. Ул исемен көллиятне тәмамлаганда үзгәрткән.
"Әти-әнием биргән исемем — Айгөл, игезәгемнең исеме — Алсу. Гади башкорт исемнәре. Айгөл исемен бик яратам, башкортча ул "ай чәчәге" дигәнне аңлата. Әтием дә, әнием дә мине Айгөл дип атыйлар иде, ирем ике исем белән дә эндәшә.
Бала чакта миңа исемем ошамый иде. Без авылда, Инзәр бистәсендә туып үстек. Игезәк сеңлем белән минем сәламәтлегебез начар булды, икебез дә еш авырый һәм мәктәптәге дәресләрне калдыра идек. Икебез дә бәләкәй буйлы булдык. Сыйныфта икебезгә каршы буллинг булды. Исемнең шушы балачак һәм комплекслар белән булган бәйләнеше үземә ышаныч бирмәде. Айгөл исемен мәктәптәге һәрвакыт авырый торган, һәрвакыт газаплана торган, начар укучы, укытучылардан тиргәлүче шул бәхетсез кызчык исеме булганга яратмадым", дип сөйли Кирстен.
Ул начар укуның сәбәбе буларак еш авыруы һәм шул сәбәпле күп дәресләр калдыруын әйтә.
Ул вакыттагы Айгөлгә һәрвакыт бик акыллы булмаган кешегә караган кебек караулары минем хәтергә яхшы уелып калды
"Ә укытучылар балада үзенчәлекле шәхесне күрми, алар барысына да бертөрле карый. Безнең кай ягыбыз беләндер аерылып торганны санга сукмый. Юкса, һәр кеше нәрсә беләндер аерылып тора, һәркем — үзгә бер шәхес. Мин үзем математика, геометрия фәннәреннән өлгерми идем, шуңа күрә ул вакыттагы Айгөлгә һәрвакыт бик акыллы булмаган кешегә караган кебек караулары минем хәтергә яхшы уелып калды.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, мин медицина көллиятенә кердем, тормышымда яңа баскычны башларга теләдем, мөгаллимнәрнең миңа карашы сыйныфтагы кебек түгел, башкача булуын теләдем. Мәктәп укытучыларының һәрвакыт яраткан укучылары була, хәтта "икеле"гә укысалар да, укытучылар кайбер укучыларны аерып карый. Безне никтер яратып бетермиләр иде. Мин моның нәрсәгә бәйле булганын белмим, бәлки, без бик тыныч, басынкы булгангадыр, тәртип бозмый, беркайчан да кич чыгып йөрми, эчми-тартмый идек. Гаиләдә кырыс тәрбияләделәр, дискотекаларга йөрмәдек, начар компанияләр белән дуслашмадык.
Без җиде яшькә кадәр башкортча гына сөйләштек, соңыннан урыс мәктәбенә күчтек һәм баштарак акцент белән сөйләшә идек
Сыйныфта безнең букчаларны чүп савытына ыргыталар иде, яисә бездән, безнең акцентыбыздан көләләр иде — без җиде яшькә кадәр башкортча гына сөйләштек, соңыннан урыс мәктәбенә күчтек һәм баштарак акцент белән сөйләшә идек. Минем ул кечкенә Айгөл белән бәйле шушы хатирәләрдән арынасым килде", ди Кирстен.
Кирстен һәм аның сеңлесе көллияткә кергәч, беренче елны үзләрен үзләре үк уйлап чыгарган башка исемнәр белән атый башлаган.
"Бу безгә ничектер бик ошый иде — үзеңне башкачарак хис итәсең, мәктәп сыйныфында газапланган кыз дип хис итмисең һәм үзеңнән яңа шәхес ясыйсың. Нәкъ менә көллияттә үземдә яңа шәхес үстерә башладым", дип искә ала ул.
Унбиш яшьтә алар көллияткә кергән, Уфага күченгән, ике ел иске исем белән йөргән, диплом алыр алдыннан яңа исемнәрне рәсмиләштерергә ЗАГСка киткән.
"Моның бер авырлыгы булмады, бездән бары тик "Инанып эшлисезме?" дип кенә сорадылар. Кирегә юл юк, исемне бер генә тапкыр алыштырырга була, дип аңлаттылар. Унсигез яшьтә әти-әниләрнең ризалыгы кирәкми иде инде, без үзебезнең җаваплылыкны тоеп карар иттек. Соңыннан гына әти-әнигә әйттек. Әлбәттә, бу дөрес түгел, әмма, минем уйлавымча, һәрнәрсәне аңлатырга була — мөгаен, күңел ярасы көчле булганга, мәсьәләне радикаль рәвештә хәл итәсе килгәндер.
Соңыннан без университетка күчтек. Әти-әниебездән аерылдык. Үземне яңа исемем белән бик рәхәт хис итә идем, хәзер дә рәхәт. Әмма хәзер үз шәхесем, үз-үземә ышаныч өстендә эшли торгач, алдыма куйган максатларыма ирешә башладым — Екатеринбур университетына, аннан күчеп Петербур университетына укырга кердем. Үземнең мәктәптә начар укыган, әти-әнисенең өметен акламаган, тугыз сыйныфны алгебра-геометриядән ике "өчле" белән тәмамлаган кыз түгел икәнемне раслау минем гомерлек хыялым иде.
Шәхси үсешем унсигез яшьтә башланды. Үз-үземне аңлау күпмедер дәрәҗәдә яңа исем белән килде.
Әти-әни өчен, әлбәттә, бу гадәттән тыш хәл булды
Әти-әни өчен, әлбәттә, бу гадәттән тыш хәл булды. Алар башта моның нигә кирәген аңламады, без аларга бу исемнәрне үзебез сайлавыбызны, аларның безгә ошавын аңлаттык — алар кабул итте. Аларның ул вакытта безне аңлавына бик рәхмәтлемен, әмма хәзер үземнең бу гамәлемне хупламыйм — әти-әнидән рөхсәт сорамыйча исем алыштыру кирәкмәс иде. Әмма, кызганыч, безгә ул вакытта әти-әниләр белән хәзерге кебек ышанычлы мөнәсәбәтләр җитмәгәндер. Әлбәттә, сәбәпләрен белсә, алар моны җиңелрәк кабул итәр иде. Бу гамәлне аңлап бетермәү берникадәр низаглар тудырды — юк, зур гауга да түгел, низаг та түгел, алар башта кабул итә алмады. Соңрак күнекте", ди Гайнет.
Аның әйтүенчә, исем алыштыру аңа үсәргә, җәмгыять таккан шаблонга ышанмаска ярдәм иткән.
"Кызганыч, гаиләдә безнең ниндидер үзенчәлекләргә яки сәләтләргә аерым игьтибар итүче булмады, уртача статистик балага мөнәсәбәт ничек булса, шулай: укы, вакыт уздырып йөрмә, өйне җыештыр. Айгөл исеме белән миңа боларны бала аңыннан тартып чыгару авыр булды.
Башкорт акценты белән сөйләшә идем, шуның өчен урыс балаларыннан буллинг кичерә идем
Бала вакытка кайтып, ник башкорт булмаган исемне сайлавымны аңлата алам: урыс мәктәбендә укыдым, башкорт акценты белән сөйләшә идем, шуның өчен урыс балаларыннан буллинг кичерә идем. Үсәргә һәм яшәргә комачаулаучы бу хәлдән котыласым килгәндер. Шуңа күрә башкортча да, урысча да булмаган аңлаешсыз исем сайлаганмындыр. Хәзер мин моңа башкача карыйм. Ә ул вакытта унҗиде яшьлек бала моны хәлдән чыгуның бердәнбер ысулы итеп күргәндер.
Тагын шуны әйтергә телим: Уфадан Петербурга күчкәч, университетта үз һөнәрем тирәсендәге төрле кешеләр белән күп аралашырга туры килде. Башкортстаннан дигәч, миңа "Әй, без ул башкортларны шулкадәр яратмыйбыз, татарларны яратмыйбыз, ул чуркаларны сөймибез, ярый әле син башкорт та, татар да түгел, син — урыс", диләр иде. Минем, киресенчә, үз халкым турында сөйлисем, халкымны яратасым, аларга җавап итеп "Мин — башкорт" дип әйтәсем килде.
Эшләгән фильмнарымның күбесе — этник фильмнар, башкорт халкының матурлыгы, башкорт теле, Башкортстан турында күрсәтергә теләдем. Азагына кадәр аңлап бетермичә, ниндидер хисләр, үпкәләр, рухи җәрәхәтләр аркасында исемемне алыштырсам да, исемем-кыяфәтем белән башкортка охшамасам да, укытучылар (югары белемле кешеләр!) мине һәрвакыт аерып "син менә Башкортстаннан, ул бит Русия түгел" дип әйтәләр иде. Православ булмыйча, мөселман булуыма да басым ясыйлар иде — "сездә, мөселманнарда, болай, ә христианнарда менә болай" диләр иде. Кайбер укытучыларның — факультеттагы 2-3 укытучының — нәкъ менә шундый кәефе сизелә иде. Бер укытучы мине хәтта шымчы дип атады: "Әйдәгез, бөтен серләрне ачып бетермик, безнең төркемдә шымчы бар", диде. Әлбәттә, бу "шымчы" мин идем, чөнки Петербурдан да, Мәскәүдән дә түгел идем. Шуңа да карамастан, мин бу университетта, бу факультетта ике диплом якладым, башкортлар турында фильм төшердем һәм башкорт авылына багышланган фотокүргәзмә оештырдым — аларга бу фотокүргәзмә бик ошады, аны озак сөйләделәр. Максатым безнең ниндидер чуркалар түгел, безнең халык аз санлы, бик кызыклы һәм мәдәниятле милләт икәнен күрсәтү булгандыр.
"Ник мондый исем?" дип һәрвакыт сорыйлар. Минем бервакытта да аңлатырга теләгем булмады, "менә шундый исем" дип нокта куя идем. Бу минем өчен бик шәхси тема. Менә беренче мәртәбә бүлешәм", ди Кирстен (Айгөл) Гайнет.
Иреккә әйләнгән Ярослав хикәясе
Ярослав катнаш гаиләдә туган. Әтисе — урыс, әнисе — татар.
"Мине элек Ярослав дип атыйлар иде, хәзер дә кайбер җирдә шулай атыйлар. Мин бик ассимиляцияләшкән гаиләдән. Тугач исемемне Артемий дип кушарга теләгән булганнар, әмма әтиемнең төшенә бер сабый кергән, ул әтигә: "Мин Артемий түгел, әти, мин — Ярослав", дигән. Шуннан соң төштәге сабыйга охшаган бала туса, Ярослав дип исем бирергә карар кылганнар. Шулай булып чыккан да. Миңа, дөресен әйткәндә, бу исем хәзер бөтенләй ошамый, ул артык маскулин, мәҗүси һәм, гомумән, артык славян. Гендер ягыннан да, милләт ягыннан да нейтраль Ярик исеменә кыскарттым", ди ул.
Соңрак Ярославны бер чатта шактый өлкән яшьтәге татар милләтчесе белән таныштырганнар һәм ул татарга Ярик исеме белән йөрү килешми дигән.
"Эрик исеме әле ярый, ә Ирек булса тагы да яхшырак, диде. Бу фикер миңа ошады. Бу сүзнең "азатлык" мәгънәсен дә искә алып, бөтенләй куандым. Онлайн бөтен җирдә шушы исемгә алыштырдым. Документларда әле һаман Ярослав, миңа шулай уңайрак, чөнки үземне Ярослав буларак кабул итмим, өченче зат буларак кына — ә бөтен бюрократия өченче зат принцибына корылган.
Иске танышлар күнеккәнчә Ярик дип атый
Иске танышлар күнеккәнчә Ярик дип атый. Ә яңа мохиттә мин — һәрвакыт диярлек Ирек. Миңа акча кайтарырга кирәк булганда, минем Ярослав Владимирович икәнемне белеп, кешеләр хәтта гаҗәпләнә дә.
Яңа исем белән миңа, әлбәттә, иске исемгә караганда рәхәтрәк. Ниндидер тарихи гаделлекне торгызган сыман хис итәм үземне. Минем бабамның әнисе Хәдичә Миңгәрәй кызы булган, әмма ул ни өчендер туганнарына бик каты үпкәләгән дә, алардан качып киткән. Аларга ачудан үзе турында гомер буена берни дә сөйләмәгән, һәм үзен тик Катерина Григорьевна дип атарга гына рөхсәт иткән. Минем бабай үзен татарча өйрәтергә сорагач: "Мин сине бу елан теленә өйрәтергә җыенмыйм", дип җавап биргән. Ә мин менә аңа җәза буларак җибәрелгәнмендер инде", дип көлә Ирек (Ярослав).
Лилиядән — Ясминәгә, Ясминәдән — Лилиягә
Лилия шулай ук катнаш гаиләдә туган. Әнисе — башкорт, әтисе — беларус.
"Әнием белән әтием ике якка да килешерлек нинди исем куярга дип озак уйлаганнан соң, Лилия исемендә тукталганнар. Балачакта ул миңа никтер бик ошамый, килешми кебек тоела иде. Әле исламга килгәнче, кечкенә чакта ук Марина исемен аласым килде, ул миңа диңгезне хәтерләтә иде. Ә Лилия исеменә күңелем ятмады. Егерме алты яшьләр тирәсендә тормышымның үзем теләгәнчә бармаганын аңладым — тормышта һәрдаим ниндидер җитди тетрәнүләр килеп чыга иде. Мин болар барысы да үземә килешмәгән исемгә бәйле дип уйладым. Әлбәттә, хикмәт бу исемдә генә түгел иде.
Кайбер чыганакларда исем алыштыру язмышны үзгәртә ала дип укыдым. Тәвәккәлләргә булдым
Кайбер чыганакларда исем алыштыру язмышны үзгәртә ала дип укыдым. Тәвәккәлләргә булдым. Мәчеткә киттем. Анда миңа таныш булмаган бер кыз, Ясминә исеме бар — матур исем, ул сезгә дә килешә, диде. Мәчеттә шулай дигәч, ул вакытта бу исем үземә дә ошады. Инде барысы да үзгәрер дип ышандым. Моның өстенә элекке исеме шулай ук Лилия булган тагын бер кыз белән таныштым. Ул мәктәптә чагында ук бу бик яхшы исем түгел дип укыган һәм аны югары сыйныфларда ук башка исем белән атый башлаганнар, хәзер дә атыйлар. Әмма паспортында ул һаман Лилия булып кала.
Мин, киресенчә, шундук паспорт өстәленә киттем, исем алыштырырга гариза яздым. Мин Норильскида туганга, туу турындагы таныклыкны да алыштыру кирәк иде. Мәскәүдән Норильскига сорау җибәрделәр, өч ай буена документлар килгәнен көттеләр. Февральдә гариза яздым — май аенда инде миңа Ясминә исеменә яңа паспорт бирделәр.
Мин әле беркемгә дә сөйләмәдем, әти-әниләремә дә әйтмәдем, чөнки аларның моны авыр кабул итәчәген белә идем. Аеруча әти. Нәкъ паспорт алыр алдыннан мин ял сәфәренә киттем, ял итүчеләр төркеме белән танышканда "исемемне алыштырам" дип аңлаттым, һәм мине яңа исемем белән атый башладылар", дип сөйли Ясминә.
Шулай да, вакыт узгач, Лилия бу исемнең үзенә бөтенләй туры килмәгәнен аңлаган.
"Бу исемнең яңгыравы ошамый башлады. Без бу исем белән шулкадәр кушыла алмадык ки, яңа алган паспорттагы исемемә карагач, хәтта хәлем начарайды — бу исем белән йөрергә теләмәгенемне аңладым. Шулай итеп, бер атнадан аны кире Лилия исеменә алыштырырга киттем.
Әти-әнигә әйтмәгән дә идем, әмма алар өйдә яткан паспортны үзләре күргән булса кирәк. Әти, әлбәттә, миңа берни әйтмәде. Әнинең исә бик нык күңеле төште — үзебез генә калгач, ул бу исемне әти белән бик ныклап сайлаганнарын, мине гомер буе шушы исем белән генә белгәннәрен, минем башкалар турында уйламавымны, әтинең, миңа әйтмәсә дә, бик нык борчылганын әйтте.
Әти — ул шундый кеше — миңа каты бәрелмәде, тыныч кына "Шундый җитди карарны безнең белән киңәшми дә кабул иткәнсең", диде.
Исемемне кабат алыштырыр өчен өч ай көтәргә туры килде. Яңа исем белән бу өч ай, дөресен әйткәндә, коточкыч булды. Иң кызыгы — шул вакытта мин үземнең беренче исемемне ярата башладым.
Ниһаять, тагын өч ай узып, үземнең иске исемем белән яңа паспорт алганнан соң, мин бу исемемне башка беркайчан да алыштырмаячагымны, аның миңа бик ошаганын, бик килешкәнен аңладым", дип сөйли Лилия.
Исемне кайсы очракларда алыштырырга була? Балигъ булган кеше фамилиясен, исемен һәм атасының исемен теләсә кайсы вакытта алыштыра ала. Русия кануннарында кешегә исем-фамилиясен алыштырырга ярамаган сәбәпләр күрсәтелмәгән, әмма ЗАГС органнарының хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хакы бар.
Исем үзгәртү өчен 1600 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.
Исемне үзгәрткәч, ЗАГС кешенең шәхси мәгълүматларын үзгәртүне раслый торган таныклык бирә. Фамилиясен, исемен яисә атасының исемен үзгәртү кешегә кайбер йөкләмәләр өсти. Алар барлык шәхси документларны алыштыруга кагыла — паспорттан алып банк карталарына кадәр бөтен документларны яңартырга кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум