Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өйдә Зөһрә, эштә — Зоя. "Исемне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтәм"


Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәева плакатлары
Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәева плакатлары

Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәеваның татар исемнәрен бозу турындагы плакатлары урнаштырылган. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Зөлфия Илкәева — рәссам, архитектор. 1997 елда Чаллыда туган. Казандагы архитектура университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яшәп иҗат итә. Иҗаты милли, мәдәни мирасны өйрәнү белән бәйле. Төрле инсталляцияләр, фото, видео һәм башка медиалар кулланып иҗат итә.

Азатлык шушы күргәзмә һәм кеше исемнәрен бозуның нәрсәгә китерүе турында рәссамның үзе белән сөйләште.

Зөлфия, бу сезнең шәхси күргәзмәме яисә уртак проектмы?

— Бу уртак күргәзмә. Мин арт-резиденциядә эшлим. Без биш сәнгатьче кыз. Без өч ай буе Пермьне өйрәнеп, бу шәһәр турында иҗат иттек. Мин Пермь татарлары темасына эшләргә уйладым. Монда әле бер програм да булачак.

Пермь татарлары белән аралашып булдымы?

— Мин бит үзем дә Пермь татары кызы. Минем әтием дә, әнием дә Барда районыннан, Рәҗән һәм Аклаш авылларыннан. Һәм бөтен туганнарым шунда. Әтиемә 17 яшь булганда ул Чаллыга күченә, шунда яши, әнине дә шунда алып килә. Апаларым белән мин дә шунда тудык. Әмма бөтен җәйләрне, каникулларны без Барда якларында үткәрдек, шуның өчен безнең телебез дә бераз аерыла, чөнки анда башкачарак сөйләшәләр, Казан татарлары кебек түгел.

—​ Мәсәлән, бу аерма нәрсәдә чагыла?

— Без беркайчан да дәү әни дип әйтмибез, кәртәни дип әйтәбез. Бу башкортча да шулай бугай… Юк, алар нәнәй ди. Бәрәңге димибез, картуп дибез.

—​ Арт-резиденциядә биш сәнгатьче кыз дидең. Бишесе дә татармы?

— Юк, мин генә татар. Башкалар берсе Петербурдан, берсе Ростовтан. Тагын берсе Хакасиядән һәм бер кыз Пермьнән, урыс кызы.

—​ Ни өчен бу исемнәр темасына иҗат итәргә булдыгыз? Ничек башланды бу эш?

Зөлфия Илкәева, Юля Ланар фотосы
Зөлфия Илкәева, Юля Ланар фотосы

— Монда килгәч, Пермь татарлары темасына эшләргә җыендым да, Пермь татарлары белән Казан татарлары арасында нинди аермалар барын өйрәнергә тотындым – музейларга йөрдем, китаплар укыдым. Һәм шуны аңладым: традицион темаларга эшләү актуаль түгел. Күбрәк проблемнар турында сөйләшергә теләдем. Башта үземнең гаиләмә киттем, этник яктан нинди проблемнар күрүләрен сорадым. Миңа әни (аның исеме Зөһрә) сөйләгән иде: ул 18 яшендә Пермьгә институтка керергә килә, әмма керә алмый һәм ике ел заводта эшли. Заводта эшләгәндә аңа Зөһрә димиләр, кешеләргә җайлы булсын дип Зоя дип дәшәләр. Ул вакыйганы мин резиденциядәге кураторым Светага сөйләдем. Ул да Пермь кызы, Пермь ягында бер авылда яшәгән. Шул авылдагы укытучыны Галина Михайловна дип атаганнар, ә аның чын исеме Гәүһәр Мөдәрис кызы булган. Мин ничектер шул темага игътибар иттем һәм башка кешеләрдән шундый мисаллар турында сорый башладым. Һәм миңа монда, Пермьдә кешеләр шундый ук тарихлар турында сөйли башладылар. Шуның өчен мин менә бу исемнәрне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтергә уйладым.

—​ Ягъни, һәр плакаттагы тарихлар, локацияләр (мәктәп, завод һ.б.) уйлап чыгарылмаган, ә чын тарихлар?

— Күбесенчә, әйе, алар нәкъ реаль кешеләрнең миңа сөйләгән тарихлары. Кайберләре – үзләре миңа сөйләгән түгел, твиттер, инстаграм аша табылган тарихлар. Локацияләрнең кайберләре уйлап чыгарылган, билгеле, мондый хәлләр заводта яки институтта гына түгел, төрле җирдә була ала.

Күргәзмәдәге плакат
Күргәзмәдәге плакат

—​ Сезнең исемегез дә Зөлфия. Урыс теллеләр өчен әйтергә авыррак. Сезнең исемне дә бозып әйтәләрме?

— Мине бозып әйтмиләр иде, ләкин Зуля дип әйтергә омтылышлар булды. Әмма минем әниемнең бу тәҗрибәсе, күрәсең, бөтен дусларыма, сыйныфташларыма тәэсир иткән, алар "Юк, бернинди дә Зуля түгел", дип әйтә иде. Һәм мин дә мине Зуля дип атарга ярамый, бары тик Зөлфия генә дип әйтә идем.

—​ Гадәттә үзләренең исеме бозылып әйтелгән кешеләр балалары мондый мәшәкать күрмәсен дип җиңелрәк исемнәр куша.

Исемнәрне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтергә уйладым

— Әйе. Мәсәлән, минем беренче апамның исеме Юлия. Ул бит татар исеме түгел. Юлия исеме ул урыс та түгел, ниндидер грек исемеме шунда... Шуның өчен – җиңел булсын өчен – шундый исем биргәннәр, Юлия дип. Үзе татарча да кебек, әмма татар исеме түгел. Аннан соң инде мин өченче бала, минем исемем Зөлфия – чын татар исеме.

—​ Ни өчен татарларда үз исемнәренә мондый битараф караш дип уйлыйсыз? Мәсәлән, заводта гына түгел, хәтта өйдә дә Миша булып калучылар бар. Каян килә бу?

— Миңа оныкларының соңыннан гына әбиләренең исеме башка икәнен белү очраклары турында язганнары бар. Белмим, бәлки ничектер җәмгыятьтә җиңелрәк яшәр өчен, җайлашырга тырышудыр… Бу бит барыбер үзеңне ничектер иминрәк итү чарасы. Менә шундый уйларым бар. Мин инде социаль антрополог, эксперт түгел, бу үз уйларым гына. Башкаларга аңлаешлы, уңайлы булсын өчен. Исемеңне бер тапкыр, ике тапкыр әйтсәң, син кешеләргә аның авыр икәнен аңлыйсың бит, син аны өченче тапкыр әйтмисең инде. Кемдер әйтә, кемдер әйтми, өченче тапкыр да үз исемен әйтергә тырышучылар бар. Төрле мисаллар бар.

—​ Хәзер, әнидән башка, үзегез нәрсәдер эшләгәндә, яңа танышлар, партнерлар, хезмәттәшләр исемегезне урыслаштырырга тырышса, ничек җавап бирәсез?

— Зуля түгел, Зөлфия, дим. Кемдер хәтта ярыймы-ярамыймы дип рөхсәт тә сорамый, Зуля, ди. Мин әйтәм, юк, Зөлфия, дим. Минем бит исемем болай да Зульфия дип урыслаштырыла, алар әле шуны да әйтергә теләми.

—​ Танышларыгыз арасында "нигә, урыс исемнәрен яратып кыскартып әйткән кебек, татар исемнәрен дә гадиләштереп әйтергә ярамый" дип дәгъва белдерүчеләр юкмы?

— Исемне әйтергә, истә калдырырга авыр дип әйтәләр. Мин андый сәбәпләрне аңламыйм. Алар белән ризалашмыйм, юк, дөрес әйтегез, дим. Бу – минем исемем.

—​ Күргәзмәне күргәч, "Кычытмаган җирне кашыйсыз, милләтләр арасында низаг тудырасыз" диючеләр булмадымы?

— Юк, булмады. Мин дә аннан курыккан идем, чынлап әйтсәм. Ачылышны күргәч, кешеләр миңа килеп, минем дә шундый мисаллар бар, минем әбиемнең исеме шулай иде, минем эштә шулай иде дип сөйләделәр, урыс кешеләре булса да. Тулаем аңлашу мохите булды.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

—​ Татарларның үз исемнәрен кыскартырга риза булуына башка милләтләр нинди карашта? Хәзерге вакытта, русларның кайберләре үзләренең рус булмаган нәселләрен, шәҗәрәләрен өйрәнә башлаган заманда, "ник татарлар үзләренең исемнәрен кыскарта?" дигән сорау тумыймы?

— Миңа "Без бит аларның чын исеме нинди икәнен белмәдек, ул танышканда Миша диде, шуның өчен шулай атыйм. Минем гаебем бармы?" дип сорау биргәннәре бар. Аларның гаебе юк инде.

—​ Аңлавымча, сез бу тарихларны социаль челтәрләр аша да җыйдыгыз, шулаймы? Фикерләшүләр күп булдымы?

— Әйе, ул постлар бик күп реакция җыйды, твит астында ике йөзләп тарих җыелды. Инстаграмда – туксанлап комментар һәм инстаграм хикәяләренә җаваплар.

—​ Барысы ничә плакат ясалды?

— Унсигез.

—​ Пермьдә бу сезнең беренче күргәзмәме?

— Әйе, Пермьдә беренче. Гомумән, мин үземнең сәнгать юлымны башлыйм гына әле.

—​ Күргәзмәгә сезне кем чакырды?

— Резиденцияне Мәскәүнең Максар фонды ясады. Алар монда бер иганәче тапканнар иде – фармацевтика ширкәте мөдире. Аңа бу сәнгать темасы ошады, ул безгә үзәктә бинаны ремонтлашты, безгә гонорар, материалларга акча бирде. Ә гомумән бу open call иде, мин үземнең портфолиомны һәм проектымны ничек күрүемне җибәргән идем, һәм мине чакырдылар.

—​ Ә башка катнашучыларның проектлары нәрсәгә багышланган иде?

— Берсенеке Пермь диңгезе турында – электән монда диңгез булган, шуңа күрә монда тозлыклар күп, диләр. Монда геологиядәге Пермьнең үлү чоры (The Great Dying) эзләре бар. Икенче акция – без яшәгән иске Разгуляй районы турында. Монда агач йортлар бетә, яндырыла – шул турыда. Тагын берсе – Пермьне юбилейга әзерләү хакында. Быел Пермьгә 300 ел. Марттан бирле монда урамнарны яңарталар, биналар төзелеш белән уратып алынган – менә шуның хакында. Дүртенчесе – Пермьнең подъездлары турында. Гомумән, төрле темалар.

—​ Пермь татарлары турында өйрәнү өчен музейларга йөрдем дидегез. Гомумән алганда, Пермь тормышында, мәдәният дөньясында татарлар нинди урын алып тора?

— Туган якны өйрәнү музейларында Пермьдә нинди милләтләр бар, шулар күрсәтелә – анда костюмнар, ниндидер тукымалар, түбәтәйләр, ничек өйләр ясалган. Һәр милләтнең шундый почмагы бар. Мин инде Барда музеенда да булдым – анда да шундый ук тема.

—​ Кызык булдымы ул музейда?

— Юк, һич кызык түгел. Ул шундый академик күрсәтү ысулы – милләтләрне әйберләр аша, өйләр аша… Мондый күзаллаулар бөтенләй актуаль түгел, беркем дә шулай йөрми, шулай киенми. Бу бит инде совет чорыннан калган репрезентация, әле һаман яңасы юк.

Безнең Барда ягында Барда гәзите чыга. ТНВда Бардага бер сәгать бирәләр. Мин монда татарларның ниндидер чарасы булса, барам. "Пермь татар кызы"на бардым, әле сентябрь аенда Пермьдә татар-башкорт мәктәбе ачарга җыенганнарын белдем. Төрле эстрада концертлары, сабантуйлар була.

—​ Казанда, Татарстанда күргәзмә оештырганыгыз булдымы?

— Казанның "Смена" үзәге белән бер проект ясаган идем: былтыр Чаллының ЗЯБ районы турында проект ясадым. Анда ЗЯБтагы бер өй кебек инсталляция куелды: тәрәзәләрен ачсаң, анда бу район турында кешеләрнең тарихлары белән танышырга була иде. Тагын Казандагы Заманча сәнгать галереясы өчен видеоинсталляция ясаган идем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG